Кайгы режимындагы ифтар: «Я, Раббым, үз кулларыбыз белән балаларны озатырга язмасын…» / Муфтий Татарстана объяснил, почему решили не отменять Республиканский ифтар

7816D5A8-51F7-487B-8FAD-D08908EC5C39«Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар узды. Казанның 175 нче гимназиясендә вәхши оештырган канкоеш фаҗигасе аркасында күңелләр төшенке булса да, ифтарны үткәрми калмадылар.

— Зур кайгы килде, ләкин гел рәхәттә очрашырга димәгән бит, авыр булганда да ярдәм кирәк. Ифтар ул — бәйрәм түгел, очрашырга сәбәп. Бүгенге мәҗлестән ваз кичмәдек, киресенчә, мәрхүмнәр һәм исән калганнар өчен җыелышып дога кылырбыз дип уйлаштык, — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов бүгенге фаҗига һәм матәмгә бик үтемле, мәгънәле вәгазь әзерләгән. Атыш булган гимназиядә аның җәмәгате дә укытучы булып эшләгәнен әйтте. 

— Бүген бөек сынау. Җәмәгатем үз классыннан дүрт баланы хастаханәгә озатты. Хәлләре авыр булган балалар бар. Бүген изге ифтар мизгелләрендә, Аллаһы Раббыбыз догаларны кабул итә торган вакытларда, хәзер хастаханәдә яткан балаларга дога кылып, шифа сорасак иде. 

Аллаһы барчабызны сыный, әмма бирешергә ярамый. Шул вакытта вәхшиләр өммәтебезгә зарар китерә алмас, бердәм, көчле булыйк, кардәшләр. Бакыйлыкка күчкән балаларның ата-аналарына бергәләшеп сабырлык сорыйк. Аллаһы Тәгалә мондый куркыныч вәхшиләрдән, хәвефләрдән сакласын иде, — дигән сүзләрен җиткерде.

Илфар хәзрәт, зыян китерергә теләүчеләр булганда да, гел уразада булганыбызны истә тотырга киңәш итте. 

— Ачуны чыгарырга тырышучылар булганда да, сабыр булырга кирәк. Мөселман булуыбызны исебездән чыгармаска иде, — дип теләде. 

Кайгы уртаклашу сүзләрен Россиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Аширов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов җиткерде.

— Без дә, үз чиратыбызда, бүгенге фаҗигане уртаклашып, Аллаһыдан сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең рухлары шат булса иде. Көннәрнең солтаны — җомга көн, айларның солтаны — Рамазан. Бу айда мөселман кешесе Аллаһка нинди мөрәҗәгать белән ялварса, ул көткәннән дә артыгын арттырып бирер дип аңлаталар. Без дә Рамазан-шәрифнең бәрәкәте бу сөенечләрне китерер дип өметләнәбез, — диде Әлбир хәзрәт Крганов. 

Ул Интернетның зыяны да хәттин ашканын билгеләп үтте. Кеше акылын кулланып, үзенә буйсындыруда зарарын искәртте. Яшьләрне дөрес итеп үстерү, тәрбияләүдә әле бик күп эшлисе булганын да искәртте.

— Рамазан-шәриф ае белән хушлашабыз. Аллаһы Тәгалә тормышларыбызда бу мөбарәк айларны күп-күп еллар күрергә насыйп әйләсен. Бүген шундый фаҗигале хәлләр булды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем гөнаһсыз адәм баласын үтерсә, үз өстенә бөтен дөнья йөзендә яшәгән бәндәләрнең үтергән кебек гөнаһ ала». Вафат булган балаларның әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, — дип теләде Нәфигулла хәзрәт Аширов.

Дагыстан мөфтие, шәйх Әхмәд әфәнде Абдулаев исеменнән аның ярдәмчесе Магомед Магомедов та киләчәктә мондый фаҗигаләрнең кабатланмавын теләде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ифтарда катнашучыларга фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. 

«Син бирмәсәң, бер табиб та ярдәм итә алмас, синнән сорыйбыз, я, Раббым»
Халык күмәкләшеп ахшам намазын укыгач, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның йөрәк өзгеч итеп дога кылганда яңгыраган тавышы әле бик озак колак төбендә торыр төсле… Кайгы аның гаиләсенә дә килде. Хәзер аның улы Әмине хастаханәдә реанимациядә. 

—  Я, Раббым, бүген балалар бала вафат булды, җәннәтләреңне күрсәтсәң иде. «Балаларга тимә!» дип, алар каршына баскан укытучылар да синең каршыңа китте. Аларга да фирдәвес җәннәтләрен бир, я, Раббым. Безнең балаларга тәрбия, белем биргән изгелекләрен кабул итеп, җәннәтләреңә керт, я, Раббым. 

Син — кабул итүче. Бу дөньяда калган балаларга сәламәтлекләрен бир, Син бирмәсәң, бер табиб та ярдәм итә алмас, Синнән сорыйбыз, я, Раббым. Аякларына басарга ярдәм ит, я, Раббым. Син — терелтүче, Син — ярдәм итүче, син — һәр нәрсәнең хуҗасы, мондый авыр хәсрәтләрне җибәрмә, кайгыларны күрсәтмә, үз кулларыбыз белән балаларны озатырга язмасын. Балаларын үз куллары белән җирли торган ата-аналарына йөрәкләренә сабырлык, тынычлык бир, я, Раббым. Я, Раббым, Син — ярдәм итүче, хата-гөнаһларны кичерүче, Синнән сорыйбыз. Балаларыбызны үстереп, шушы балалар безгә дога кылсын иде, я, Раббым. Казаныбызга, Татарстаныбызга, Рәсәебезгә бәрәкәт, уңышларын бир, сугышлардан, ачлыклардан, афәтләрдән сакла…

Намаздан соң дога кылырсың дип, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм хәзрәткә алдан ук әйтеп куйган. «Син килеп дога кылырсың, синең догаң ихласрак булачак» дидем», — дип сөйләде журналистларга.

Ул гимназия янына барып, Рөстәм хәзрәтнең 8 А классында укучы малае Әхмәт белән сөйләшкәннәрен дә әйтте. Бәхеткә, ул каты яраланмаган, ярасы аягында, әмма, Камил хәзрәт әйтүенчә, аңа психологик яктан авыр. «Икенче улы Әмин урамда физкультура дәресендә шартлау вакытында яраланган, хәзер ул реанимациядә. Без иртәдән бирле борчылып яшәдек. Илфар хәзрәтнең җәмәгате дә», — дип ачыклык кертте мөфти.

Ифтар мәҗлесенә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, баш раввин Ицхак Горелик та чакырылган. Аларның бирегә килүе республикада төрле дин вәкилләре арасында дуслыкны чагылдыруын әйттеләр.

Чир китә, гадәт китми, диләр. Кызганыч, бу ифтарда да комсызлыгы канына сеңгән апаларыбызны күрергә туры килде. Өстәлләре журналистлар белән янәшә туры килгәч, безнең күз алдында артык калган ланч-бокслар өчен дә тарткалашып, сүзләшеп алдылар. Берсе кулын сузган иде, каршыдагысы ярсып очып кунды, тартмадагы помидорларга кадәр идәнгә тәгәрәде. Тамак шулай сугыштыра, күрәсең, югыйсә, бүгенге фаҗигаләрдән соң да басылып, нәфесне тыю хисе уянырга тиеш булса да… Әле үзенә тиеш булмаган ризыкны югалтуы сәбәпле чыгырыннан чыккан апалар газизләрен югалткан ата-аналарны уйлап карасын иде бераз…

Республика ифтары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадион дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристик комплексы көче белән оештырылган. Ифтар башта 5 мең кешегә ниятләнгән булса да, фаҗига сәбәпле, 3,5 мең тирәсе кеше катнашты. Алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар, мөфтиләр дә бар иде.

Ризык әзерләү өчен 3 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, су һәм соклар сатып алынган.

Республика ифтары бүләге булып, катнашучыларга Диния нәзарәтеннән Казан басмасы белән Коръән басмасын бүләк иттеләр.

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән амаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителгән.

Республикакүләм ифтарның мәгълүмати материалларына, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу йөзеннән, матәм тасмалары төшерелгән иде. 

intertat.tatar

***

В Казани прошел IX Республиканский ифтар, который собрал 3,5 тысячи верующих, хотя был рассчитан на пять. По словам муфтия Татарстана Камиля Самигуллина, накануне в течение дня к ним поступило много обращений и вопросов о том, будет ли отменен ифтар, в связи с трагедией, произошедшей утром в одной из казанских школ. На что муфтий ответил, что ифтар – это не праздник, поэтому отменять его не стали. «Сегодня произошла страшная трагедия. В течение дня к нам поступило много обращений о том, состоится ифтар или нет. Мы посовещались и решили, что ифтар – это не праздник, ифтар – это еще один повод для встречи единоверцев. Мы встретились и вместе помолились за души усопших и за здоровье пострадавших», – отметил муфтий. После чего собравшиеся прочитали коллективную молитву за души погибших и за выздоровление пострадавших.

При этом программу ифтара, который прошел на территории международного выставочного центра «Казань Экспо», все же скорректировали в связи с трагическими событиями, произошедшими в казанской школе. На информационные материалы мероприятия были нанесены траурные черные ленты, свидетельствующие о скорби по погибшим и пострадавшим. Вместо развлекательной программы участники ифтара поминали погибших детей и педагогов.

Ифтар также посетил президент Татарстана Рустам Минниханов. Войдя в зал, он взял в руки микрофон и со словами «сегодня в нашей республике произошла большая трагедия», призвал всех почтить память погибших минутой молчания. Присутствующие стоя почтили память погибших детей и педагогов. Сразу после этого прозвучал азан и наступило время разговения.

Самую проникновенную молитву за души усопших и здоровье раненых прочитал имам мечети «Гаиля» города Казани Рустам Хайруллин, чей ребенок пострадал при нападении на школу. Он, еле сдерживая слезы, попросил Всевышнего помочь врачам и оставить на этой земле выживших детей. Напомним, 9-летний сын хазрата Амин получил ранение в грудь. Его прооперировали в Детской республиканской больнице. Сейчас мальчик находится в реанимации.

Имам мечети Кул Шариф, первый заместитель муфтия Татарстана Ильфир Хасанов, говоря о трагедии, отметил, что она не обошла стороной и его семью. Супруга Хасанова Эльмира преподает в этой школе. Сама она осталась жива, а вот четырех учеников ее класса госпитализировали с различными ранениями.

Среди гостей ифтара были также муфтий Духовного собрания мусульман России Альбир Крганов, председатель Духовного управления мусульман Азиатской части России Нафигулла Аширов, помощник муфтия Дагестана Магомед Магомедов, генеральный консул Турецкой Республики в Татарстане Исмет Эрикан, митрополит Казанский и Татарстанский Кирилл, главный раввин республики Ицхак Горелик.

Меню разговения для постящихся включило в себя плов, сухофрукты, овощи и фрукты, воду, сок, очпочмак, беккен, чак-чак, конфеты, печенье, татарское национальное блюдо «Бал-май» и орехи. Для приготовления блюд было закуплено 3 тонны мяса, 1 тонна риса, 2,6 тонны овощей, 4,5 тонны фруктов, 900 кг сухофруктов, 500 кг чак-чака, 600 кг орехов, 300 кг печенья, а также вода и напитки.

На выходе в память об участии в Республиканском ифтаре 2021 года всем был подарен Коран с казанским шифром «Казан басмасы» от ДУМ РТ. Тем, кто не смог посетить ифтар, в течение дня на стадионе «Ак барс Арена» была организована раздача дополнительных ифтар-боксов.

Напомним, сегодня утром 19-летний Ильназ Галявиев ворвался в школу №175, выпускником которой является, и расстрелял школьников. По последним данным, в трагедии погибло девять человек, из них семеро детей – четыре мальчика и три девочки, и два педагога. 18 детей находятся в детской клинической больнице. У детей различные травмы – огнестрельные ранения, переломы и ушибы. В больнице также находятся двое взрослых. Место происшествия посетил президент Татарстана Рустам Минниханов.

На данный момент известно о восьми погибших (семеро детей и один учитель) и 20 раненых в результате атаки на учебное заведение. Среди пострадавших дети имама казанской мечети «Гаиля», экс-заместителя муфтия Татарстана Рустама Хайруллина. На опросе Галявиев объявил себя богом.

В связи с трагедией, развернувшейся в столице Татарстана, муфтият республики принял решение об отмене праздника «Рамазан Фест» в Казани, который был задуман как главное праздничное мероприятие в честь завершения священного месяца поста. Кроме того, будут отменены мероприятия в честь Ид аль-Фитр и в остальных мухтасибатах республики.

islamnews.ru

Просмотров: 1245

Комментирование запрещено