Татар халкының күренекле җырчысы Таһир Якуповка 75 яшь тулыр иде…

news_33019Татар халкының моңлы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның 13 майда туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

Таһир Якупов Казан шәһәрендә туа. Үзенең иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) солист-җырчы була. Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Татар халкының моңлы җырчысы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була, Казанда Татар зиаратында җирләнә.

2017 елның 17 ноябрендә Казанда, Кәрим Тинчурин урамындагы 17нче йорт диварында Таһир Якупов истәлегенә мемориал такта ачылды.

matbugat.ru

Просмотров: 859

Комментирование запрещено