Беренче укытучым Фәһимә апа ВӘЛИӘХМӘТОВАга!

7Кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаган хөрмәтле укытучым! Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйм!

Сезгә укытучы сыйфатлары тумыштан бирелгәндер, ярдәмчел булу сыйфатлары холкыгызга салынгандыр. Шуңа күрә дә Сез бүген дә хөрмәтле һәм кадерле кешебез.

Күңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Язмыштан узмышлар юк

Просмотров: 1362

Комментирование запрещено