Тупли авылы зиратын чистарту буенча зур өмә үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_052715 майда җирле Тупли (Тёплый Стан) халкы белән бергәләп төрле яктан кайткан авылдашлар авыл зиратын чистарту буенча зур өмә оештырдылар.

Әйе, зиратта эш күп. Соңгы елларда куаклар басып алган урынга күп көч бирелә.

Берничә җирдә куакларны Иршат Зәйдуллин, Габдулла Яруллов бензопила белән кисеп һәм балта белән арчып торучылар артыннан башкалар йөкле машиналарга төяп тордылар. Яше дә, олысы да бик тырышлык күрсәттеләр. Өмәчеләр арасында сиксән яшьтән узган Вил абый Мостафинның булуы турында аерым әйтеп китәсе килә. Шушы яшенә җитеп тә, ул бер өмәне дә калдырганы юк әле. Авыл тормышында бик актив катнашучыларның берсе ул. 

Өмә тәмамлангач, авылның өч мәхәллә имамнары Аллаһы Тәгалә тарафыннан олы рәхмәтләрен җиткереп, догалар кылдылар. Соңыннан өмәдә катнашучыларны Җәүдәт Шәрапов тарафыннан корылган өстәл көтә иде: барыбызны да тәмле итеп пешерелгән пылау һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.

IMG_0521IMG_0523 IMG_0524 IMG_0525 IMG_0527 IMG_0529 IMG_0531 IMG_0533 IMG_0536 IMG_0538 IMG_0541 IMG_0544 IMG_0545 IMG_0550 IMG_0554
                                                                                                                    Әнәс МИНГАЛИ.
                                                                                                          Автор фотосурәтләре.
Тупли авылы, Елховка районы.

Просмотров: 949

Комментирование запрещено