Пресс-релиз VI Всемирного форума татарских женщин / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены пресс-релизы

Logotip-Ak-Kalfak20-22 мая 2021 года Всемирный конгресс татар совместно с общественной организацией «Ак калфак» проводит VI Всемирный форум татарских женщин. На форуме планируется участие 300 представительниц прекрасного пола из более 60 регионов Российской Федерации и зарубежных стран. Также в мероприятии ожидается участие почетных гостей.

В трехдневную программу мероприятия включена работа дискуссионных площадок, пленарное заседание и культурная программа. 20 мая участницы будут работать, разделившись на 3 группы, в следующих дискуссионных площадках:

1) «Современная литература и общество»;

2) «Без – Тукайлы халык»;

3) «Формирование национального самосознания в условиях современного образования».

Пленарное заседание форума состоится 21 мая в культурном центре «Чулпан», также здесь будет организована выставка-ярмарка производителей продукции и товаров народных промыслов. В рамках форума предусмотрено участие в мероприятии «Калфак туе».

Кроме того, для участников схода запланирована культурная программа. Они посетят Татарский государственный театр драмы и комедии имени К.Тинчурина, где посмотрят спектакль «Өч аршын җир» по произведению Аяза Гилязова.

tatar-congress.org

***

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2021 елның 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздыра.

Җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 60 тан артык регионыннан һәм чит илләрдән 300 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

20 май көнне гүзәл затларыбыз төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

1.“Матур әдәбиятка кызыксыну уяту юллары”;

2.“Без – Тукайлы халык”;

3.“Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү”.

21 май көнне җыен делегатлары “Чулпан” мәдәни үзәгендә чараның пленар утырышы һәм “Калфак туе”нда катнашачаклар. Шулай ук биредә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә оештырыла.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Өч аршын җир” спектаклен тамаша кылачаклар.

tatar-congress.org

Просмотров: 1700

Один комментарий

  1. Элбэттэ Бездэ Самара Ак калфак оешмасы Ботендонья татар хатын кызлары жыенына кайбер хэзерлеклэр алып бардык Кадрия ханум кушкан эшлэрне эшлэргэ тырыштык
    Без жыенны хуплыйбыз Унышлар телибез