Яңа Усман авылы буйлап танк үтте…

kXaJCaDyq4Y9 майда Яңа Усман авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган күркәм чаралар үтте. 

Митингта дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Кызганычка каршы, безнең авылда бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя, әмма алар бәйрәмгә — Җиңү мәйданына килә алмадылар, коронавирус белән бәйле чикләнүләр бар бит.

Авыл мәктәбе укучыларының матур сафлары, һәйкәл янында горур сакта торулары матур булды. Бөек Ватан сугышында башларын салган, хәбәрсез югалганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салганда күпләрнең күзендә яшь җемелдәде. Авыл җирлегендә эшләп килүче барлык оешмалар да катнашты бу чарада.

Митингтан соң авылыбыз буйлап автопарад узды. Яшьләр дә күп җыелган, олыраклар да, машиналарын бизәп, флаглар тотып, Җинү көненә багышланган җырлар яңгыратып кузгалып киттеләр. Алдан мотоцикллар бара, алардан кала танк… Әйе, чын танк диярсең. Яшь егетләр җыелып, бер машинадан чын танк ясаганнар! Үзләре хәрби киемнәргә киенеп, кызыл флагны җилфердәтеп, бик җитди танкта баралар. Хәрби машинаны кызыл йолдызлар белән бизәгәннәр.

kXaJCaDyq4Y

Бик күп санлы җиңел машиналар парадны дәвам итә. Авыл халкы — барсы да капка төбенә чыккан, кул селтәп, елмаеп, авылдашларын сәламлиләр, бәйрәм белән тәбриклиләр.

Кечкенә малайлар йөгереп килеп, фотога төшәргә сорыйлар. Егетләр аларның кайсын күтәреп, кайсын танкка бастырып, карточкага төшәләр. Әфәрин! Бик матур чара. Аларга бик зур рәхмәт!

Ә кичтән һәйкәл янына бик күп яшьләр җыелды, биредә “Хәтер шәме” чарасы үткәрелде. Алар үзләренең әби-бабаларын, сугышка үз өлешен керткән туганнарын искә алып, шәмнәр кабыздылар.

Хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз, рәхмәт сезгә бугенге матур тормышыбыз өчен! Сугыш каһарманнары каршында башыбызны иябез!

 Яңа Усман авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Камышлы районы.

Просмотров: 806

Один комментарий