Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлап…

e2ed03f6-9586-49e6-a74e-e4754d7bbc24Шенталы районының Денис  авылы урта мәктәбе Бөек Җиңү көнен бик көтеп алды һәм зурлап уздырды.

Сугыш ветераннарына хатлар язабыз, өйләренә барып, хәлләрен белеп торабыз, әби-бабаларыбызның фотосурәтләрен күтәреп, «Мәңге үлмәс полк» акциясендә катнашабыз, җырлар-шигырьләр конкурслары уздырабыз. Мәктәбебездә сугыш ветераннарына багышланган спорт ярышлары аеруча зур дәрәҗәдә үтә. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Без бит үзебезнең Ватаныбызны сакларга әзер икәнлегебезне күрсәтәбез.

1 майда Шенталы районының үзәгендә урнашкан «Кодр» стадионында уздырылган ярышлардан 10 медаль алып кайткан идек инде. Әмма анда барлык укучылар  да бара алмадылар бит, билгеле. Шуңа күрә 14 майда үзебезнең мәктәп янында урнашкан спорт мәйданында җиңел атлетика буенча көч сынаштык. Ярышларны Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышладык.

Класс-командалар эстафетасында 9 сыйныф укучыларына тиңләр булмады. Икенче урында — 8, өченче урында — 6 сыйныф укучылары. Барлык җиңүчеләр дә «Самара татарлары» журналлары белән бүләкләнделәр.

Аннан соң кызлар — 300 метр, ә малайлар 500 метр  дистанцияләрдә узыштылар. Җиңүчеләрне фотоларда күрәсез, ә җиңелүчеләр булмады да, чөнки бөтенебез ялкаулыгыбызны җиңеп, сугыш ветераннары алдында изге бурычыбызны үтәдек.

Сүз уңаеннан, һәрвакыт безгә ярдәм итүче Ринат Әкрәм улы Хәлиуллинга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

6969dfc1-276a-4390-8b69-4b14b2657cf9e2ed03f6-9586-49e6-a74e-e4754d7bbc24 WhatsApp Image 2021-05-14 at 11.09.48
 
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 866

Один комментарий