Татар журналистикасы чәй эчә, яки берләшеп нишлик?

VVS_0933Татар журналисты Раилә Хәялиева татар журналистлары марафоны уздырды һәм каләмдәшләрен чәй өстәле янына җыйды. Хәбәрчебез әлеге очрашуның максаты һәм нәтиҗәләре турында уйлана. 

Татар журналистларының вакыт-вакыт җыелыштыргалаштыргалап ала торган бер сыйфаты бар. Заманында Илфат Фәйзрахманов («Безнең гәҗит»), Данил Сәфәровлар («Матбугат.ру») журналистларны тупларга теләгәннәр иде. 10-15 еллар элек бер тапкыр пикникка чыкканыбызны, бер тапкыр матбугат сабантуе уздырганыбызны хәтерлим. Шуның белән шул!

Быел Раилә Хәялиева (Сабирова) тагын бер берләштерү адымы ясап карады. Яңа форматта. Дөресрәге, форматы яңа түгел, бары тик элеккедән үзгәрәк. Ягъни, Инстаграмда татар журналистлары марафоны үтте. Раилә Хәялиева каләмдәшләреннән мондыйрак сорауларга җавап бирүләрен сораган:

журналист булырга хәл ителгән көн;
күңелдә калган герой;
иң бәхетле көнем;
минем остазым;
мин әле яза алмаган тема яки, мин нәрсә турында беркайчан да яза алмас идем (ике вариантның берсен сайларга тәкъдим ителә);
эштә килеп чыккан мәзәк хәлләр;
журналист булмаган мин (журналистикадан тыш кызыксынулар)…
Каләмдәшләр җавап итеп түгәрәк-түгәрәк текстлар язганнар, матур-матур фотоларын урнаштырганнар.

Татар журналистлары марафонының мантыйкый финалы буларак, журналистлар Казан үзәгендәге рестораннарның берсендә очрашты. Шәхси инициатива буларак оештырылган чараның акчалы гамәлгә куючысы да, иганәчесе дә булмау сәбәпле, журналистлар үз хисабына җыелды. Моны журналистларның бергә җыелып әбәт ашавы дип тә карарга була. Бу зур залларда оештырылган, зур җитәкчеләр килгән «Бәллүр каләм» конкурсы финалы түгел, әлбәттә.

Программа? Юк, ниндидер катгый программа юк. Озын табын тирәли тезелеп утырышкан журналистлар түр башының сул ягыннан башлап үзләре белән таныштырып чыктылар. Утызлап журналист үзе турында сөйләде, оештыручыларга рәхмәт әйтте, мәҗбүри сорау буларак, өйгә нинди татарча матбугат яздырып укуы турында искәртте.

Арада Зөлфәт Зиннуров кебек популяр шоумен-журналист та, Алия Исрафилова кебек җырчы журналист та, Гөлүсә Закирова кебек баш мөхәррир дә («Идел» журналы), Гөлсинә Галимуллина кебек популяр язучы буларак танылган ветеран журналист та, Лилия Вәлиева кебек Бельгиядә яшәүче татар журналисты да, КФУның журфагы укытучылары да, безнең кебек төрле матбугат чараларының «рядовой» хәбәрчеләре дә бар иде. Баулыдан, Әлмәттән килгән журналист ханымнар да, декрет ялында булган журналистлар да бар иде. «Әдәби марафон» оештырып танылган «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин да килгән иде.

Шулай да, журналистиканың хатын-кыз кулына калып баруының күрсәткече буларак, Зөлфәт Зиннуров белән Раил Гатауллиннан кала нигездә бирегә хатын-кызлар җыелган иде. 

Оештыручы да хатын-кыз. Телибезме-теләмибезме, бу шулай…

Программаның беренче өлеше танышу булса, икенче өлешендә язучы Гөлсинә Галимуллина, призга китабын куеп, викторина оештырып алды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре массасыннан аерылып чыгып, популяр язучыга әверелә алган ханым шулай итеп теләсә нинди компаниядә дә үзеңне таныта алу буенча мастер-класс күрсәтте. Афәрин, дим инде. «Әрсезлек — ярты бәхет», дисәм, Гөлсинә ханым ачуланмастыр.

Инде алга таба проблемаларны уртага салырбыз дисәм, әбәт очрашуы беткән булып чыкты. Ул шулай итеп очрашу журналистларның үзпрезентациясе белән чикләнде.

Югыйсә, Гөлсинә Галимуллина үзенең Сөембикә образын өйрәнүе, «Сөембикә» операсының үзе охшатмаган урыннары турында әйткәч, мин, шул темага бәйләп, проблема күтәрермен дигән идем. Гөлсинә ханымга операда Сөембикә белән Кошчак мәхәббәтен күрсәтү ошамаган. Миңа да ошамады. Мин бу хакта яздым, минем язганым рус һәм татар телләрендә басылып чыкты. Әмма бу хакта ике генә журналист зарланып язгач, коллегаларыбыз болайрак язды:

«Бу көздә премьерасы уйналган «Сөембикә» операсы кайбер журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан тәнкыйтькә тотылды. Либреттода Сөембикә «назга сусаган хатын» буларак сурәтләнә дигән дәгъвалар әйтелде. 

Ренат Харис ике журналистның тәнкыйте ул әле халык фикерен чагылдырмый дип саный. Хәтта әлеге журналистларны наданлыкта гаепләде.

«Спектакль бетми торып басалар да, җылый-җылый кул чабалар! Минем өчен халык — менә шул. Теге ике надан журналист түгел», диде Ренат Харис», дип язды исемен куймый гына бер татар журналисты.

Әлеге ике надан журналист «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Миләүшә Галиуллина белән мин идем. Башка журналистларны бу тема да, коллегаларын «надан» дию дә борчымады.

«Шәхесләр турында кайбер әйберләрне язу — татар халкының теңкәсенә тию», дигән иде Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов. Татар халкының теңкәсенә тия торган темаларда бердәм булсак иде, каләмдәшләр!

Миңа калса, иң яхшы берләшү ул милләтебезнең авырткан җиренә кагылган темалар тирәсендә җыелу, бер-береңне яклашу. Шулай түгелме?

Тагын бер тема — журналистны хезмәт күрсәтүче персоналга санауларыннан без кимсенергә тиешме? Әллә моның шулай булуын таныйкмы? Чөнки Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов матбугат конференциясе спикеры буларак журналистларга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең эшегез без әйткәнне матурлап язып чыгу» диде. Чыннан да безнең эшебез «матурлап язып чыгу» гынамы?

Әйткәнемчә, авырткан урыннарны уртага салып сөйләшүләр булмады. Булмады! Хәер, бу темалар чәй арты сөйләшүе түгел дә инде, ниндидер башка формалар — түгәрәк өстәлләр сөйләшүедер.

Кыскасы, викторина беткәндә инде әбәт вакыты да беткән иде. Фотоларга төштек тә таралыштык.

Оештыручы Раилә Хәялиева журналистларның берләшүе максатын куйган. Нәрсә соң ул берләшү? Безнең Татарстан журналистлар берлеге бар. Дөрес, ул республикадагы татар, рус һәм башка телдәге матбугат чараларында эшләүче журналистларны берләштергәнгә анда эш теле татар теле түгел.

Быел «Мирас» журналы һәм аның баш мөхәррире Ләбиб Лерон оештырган ифтарда да очрашу турында фикерләр яңгырады.

Башка иҗади профессияләрнең — язучыларның, артистларның — ниндидер форматта берләшүләрен күрсәк тә, аларның берләшүен, очрашуын тасвирласак та, ни өчен татар журналистлары үзебез даими очраша алмыйбыз? Һәм кирәкме ул?

Бәлки, журналист ул, гомумән, берләшә торган профессия түгелдер. Ә берләшик дигән булып, төрле форматларга омтылуы психологик бушану түгелме?

Проблема күтәрелмәгән икән, димәк, татар журналистлары марафоны һәм очрашуы, бәлки, психологик бушану буларак кирәктер. Әйтик, журналист интервью ала, кемнәрнеңдер ниндидер проектларын пиарлый, юбилее булган кешеләр турында ниләрдер яза, аны кирәк булганда чакырып китерәләр, кирәкмәгәндә куып җибәрәләр… Кайчакта аңа кемнеңдер өч тиенлек фикерен унбиш тиенлек итеп үстерергә, зурайтырга туры килә. Аның үз тормышы шушы ясалма геройларныкына караганда кызыграк булырга мөмкин, ул үзе язган геройларына караганда фикерлерәк булырга мөмкин, әмма ул шуларны язарга тиеш. Чөнки бу аның профессиясе.

Гафу итегез, шул журналистның үзенең дә герой буласы килсә, гаҗәпмени? Әмма аны кем язма герое итсен дә, кем аннан интервью алсын?! Шуңа күрә журналист, үзе турында үзе язып, үз күңелен үзе күрә ахрысы.

Тагын бер фикер — журналистка үзен таныштыру өчен исем-фамилиясен әйтергә туры килә икән инде — бу начар. Димәк, исемебезне әйтмичә дә танырлык итеп эшләмәгәнбез…

Оештыручы фикере

Раилә Сабирова: «Таныштырулар озакка сузылды да, тиз таралаштык, чөнки күбесе әбәт вакытына дип эштән генә килгән иде. Безнең төзелгән тулы программабыз калды. Мөгаен, болай булуы әйбәтрәктер дә — журналист үзе турында сөйләргә, ниндидер фикер әйтергә килгән иде, шуңа да аерым программа гына күрсәтү кызык булмас иде. Без һәр журналистка үзе турында сөйләргә мөмкинлек бирдек. Очрашу шуның белән кадерле булды.

Алга таба да бу юнәлештә эш булачак. Хыял гына түгел, ә язып куелган проектлар бар. Әмма әлегә кычкырып әйтмәсәм ярыймы?

Беренче эш итеп без 10 бирем белән 20 көн дәвамында марафон эшләп чыккан идек. Минем республика күләмендәге матбугатта эшләүче журналистларны гына түгел, район матбугаты журналистларын да катнаштырасым килде. Төп максатыбыз — журналистның шәхесен ачу, һөнәреннән тыш журналист үзе дә бар бит.

Көзгә таба марафонның икенче этабын оештырып, тирәнрәк эшлисе килә, журналистның язу осталыгына карата да дәресләр үткәрәсе килә. Татар журналистлары комфорт зонасында утырырга ярата дигән сүз дә яңгырады. Бу аларның ялкау булуыннан түгел бит. Алар билгеле бер стандартлар белән эшләргә өйрәнгән һәм әлегә шулай бара. Чикләргә киңәйтергә була, без аны, бәлки, күреп җиткезмибездер.

Журналистны язмалары аша беләләр, үзе пәрдә артында кала кебек. Ул һөнәренә бөтен барлыгын бирә дә, атылган йолдыз кебек югала. Әкертен генә башка фамилияләр алмашына, тормыш дәвам итә. Янган журналист югалып кала. Журналистның исемен мәңгеләштерү дисәм артык зур була, ләкин аның исемен, образын күтәрәсе иде. Минемчә, кешегә журналистның үзе турында белү дә бик кызык. «Ялкын» да эшләгәндә журналистның үзе турында ниндидер язма булса, ул сан күбрәк укучы җыя, редакция кухнясын ачу игътибарны арттыра иде.

«Татар журналистикасы бетә. Ул кем өчен инде? Кайсыгыз аерылып тора инде?» дип фикерләүчеләр бар. Минем безнең журналистлар төшеп калган кешеләр түгел дип күрсәтәсем килде. Бу марафон һәм очрашу шуның өчен дә кирәк иде.

Безнең марафон башланып өч көн уздымы икән, башкорт журналистлары шундый марафон башлады. Алар да башкорт журналистлары бер-берсен белми дип уйлашканнар да, башлаганнар».

intertat.tatar

Просмотров: 1325

Комментирование запрещено