Мәрҗани мәчетендәге түгәрәк өстәлдән: «Бүгенге балага игътибар түгел, хезмәт җитми»

VVS_6557Казан мәктәбендә атыш булганнан соң җәмгыятьнең бала тәрбиясенә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә игътибары сизелерлек артты. Мәрҗани мәчете белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен, журналистларны, язучыларны түгәрәк өстәлгә җыеп, тәрбия мәсьәләләренә карата фикер алышуны оештырды. 

Түгәрәк өстәлдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. Ике сәгатьтән артык барган чарадагы иң кызыклы фикерләр — сезнең игътибарыгызга. Һәркем белгән һәм иминлекнең нигезе булган тәрбия мәсьәләләре турында тагын бер кат уйлану беркемгә дә комачау итмәс.

«Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми»

Фикер алышуны Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин башлап җибәрде. Мәчеттә татарның зыялы вәкилләре белән актуаль темаларга сөйләшү киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.

— Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми. Әти-әни бирмәгән тәрбияне, бакча да, мәктәп тә, университет та бирә алмый. Бөтен әйбер гаиләдән тора. Телисезме-юкмы, балагыз үзегезгә охшаган була, шуңа күрә тәрбияне ата-ана үзеннән башларга тиеш. Авызыңда тәмәке була торып, балаңа тартма дип әйтүдән файда юк.

Үзең ата-анаңа карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, балаң да киләчәктә сиңа шундый мөнәсәбәттә булачак. Картаймыш көнеңдә балаң хәлеңне белеп торуын теләсәң, үзең дә әти-әниеңне игътибардан калдырма, — диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Мансур хәзрәт гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге тәрбия турында имамнар тарафыннан да халыкка күбрәк аңлатырга кирәклеген әйтте.

Илдар Кыямовтан ике ул тәрбияләү үрнәге

Артист, журналист, шагыйрь Илдар Кыямов үз гаиләсендәге мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Чыгышын ул мактану түгел, ә тәҗрибә уртаклашу дип кабул итүне сорады. Танылган журналистның ике ул тәрбияләп үстерүе, чыннан да, кызыксыну уята.

— Безнең гаиләдә ике малай үсте. Беренчесе — 1995 елгы Идел, икенчесе — 2005 елгы Ихтыяр. Аллага шөкер, икесе дә тәртипле, әдәпле, әхлаклы булдылар. Идел үзебезнең юл буенча китте: «Татарстан» радиосында эшли. Быел ул Казанда 9 Май парадын алып барды. Аның уңышларына үзебез дә сөенәбез. Икенчесе бишле билгеләренә генә музыка мәктәбен тәмамлады, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, укулары әйбәт.

Монда, иң беренче, әниләренең үҗәтлеге зур роль уйный, чөнки ул балаларны һәрвакыт контрольдә тота. «Тренировкага бардыңмы? Фәләнне эшләдеңме?» дип кенә тора. Мин үзем дә бу эштән читләшмим. Әниләрен хуплап, үз сүземне әйтәм.

Балага әйбәтләп әйтсәң, ул аңлый. Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Шуны эшләсәң, әниеңә җиңел булыр иде» дигән эш кушу алымы бар. Кулланабыз, бездә эшли.

Тәрбия бирүдә авыл белән элемтәнең дә йогынтысы зур. Авыллар булганда, әби-бабайлар исән чакта, без алар белән элемтәне тотарга тиеш дип уйлыйм. Авылда хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтеп була. Анда эш бетми. Бергәләп печәнен дә чабабыз, башкасын да эшлибез. Балалар бездән күреп үсәләр һәм нык ярдәм дә итәләр.

Малайларны иртән уятып гаеткә алып барам. Бу бик әһәмиятле, чөнки алар Коръән, вәгазьләр ишетә, шушы социумны күреп үсә. Нәрсә дә булса йогып каладыр.

Башка гаиләләрдә дә, бәлки, шулайдыр: без барысын да уртага салып сөйләшәбез. Балаларның фикерләренә игътибар һәм ихтирам белән карыйбыз. Кайвакыт көлке әйберләр сөйләп куйсалар, аргументлар белән раслап күрсәтергә тырышабыз.

Шушыларның нәтиҗәсендә, Аллага шөкер, матур гына бер татар гаиләсе була кебек. Барыгызга да имин, күркәм гаилә шатлыгы телим, — диде Илдар Кыямов.

«Балаларга хезмәт тәрбиясе кирәк»

Казанның 149нчы татар лицее директоры Фирдәвес Вафина мәктәп системасының тәрбия мәсьәләсендәге «авырткан урыннарын» уртага салып сөйләде.

— Илдә, шәһәрдә нинди генә проблема булса да, барысы өчен дә мәктәпне гаеплиләр. Әгәр безнең система шушы юлдан бара икән, ике-өч ел эчендә без аның тискәре нәтиҗәләрен күрәчәкбез дип әйтә килдем. Кызганыч, бүген бу нәтиҗәне күрәбез.

Шушы көннәрдә төрле каналлардан мәктәптә тәрбия эше җитми дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бездә тәрбия бусаганы атлап кергәннән башлана. Кергәч исәнләшәбез, баш киемен салабыз, балаларның аяк киемен алыштыртабыз, тирә-юньне пычратмаска өйрәтәбез, аягүрә ашап йөрергә ярамаганын аңлатабыз һәм башкалар. Минемчә, тәрбиянең нигезе шушылар. Ниндидер чаралар үткәреп кенә тәрбия биреп булмый. Әлбәттә, алар да кирәк һәм үткәреләләр дә. Мәктәпнең позитив эшчәнлеген журналистлар күбрәк яктыртсын иде.

Әгәр бала тәрбиясендә әти-әнинең җаваплылыгын арттырмыйбыз икән, бүгенге сөйләшүнең нәтиҗәсе булмаячак. Тәнәфестә балаларның күбесе телефоннарына текәлеп утыра. Алар анда нәрсә карый, кем белән аралаша? Без аны күрә алмыйбыз. Әти-әни үзләре дә телефоннан аерыла алмый. Күзәткәнем бар: баласын алырга килгән һәммәсенең кулында телефон. Кайберсе хәтта баласының киенеп, янына килеп утырганын да күрми. Закон нигезендә баланың мәктәпкә телефон алып килүен тыя алмыйбыз икән, укытучылар балаларның телефонга бәйлелеген бетерә алмый.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк. Аларга идән юарга ярамый, бүлмә җыештыруларда катнашырга ярамый, чәчәкләр утыртырга ярамый. Бездә бөтен яктан ярамый. Күмәк хезмәтнең тәрбияви әһәмияте зур бит. Әгәр бала үзе утырган кабинетын җыештыра икән, ул анда сагыз да ябыштырмый, өстәл астына чүп тә атмый. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кайтарырга кирәк. Бүгенге балага игътибар түгел, хезмәт җитми.

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирергә кирәк. Аларга идән юарга ярамый, бүлмә җыештыруларда катнашырга ярамый, чәчәкләр утыртырга ярамый. Бездә бөтен яктан ярамый.
Бүген 90 процент өстәмә белем бирү учреждениеләре түләүле нигездә хезмәт күрсәтә. Хәтта яңа мәктәпләрнең бассейннары да түләүле. Бөтен баланың анда керү мөмкинлеге юк. Мәктәп кысаларында өстәмә белемгә 3-4 ставка бар, ләкин без анда барлык баланы тарта алмыйбыз. Түләүсез түгәрәкләр кирәк, чөнки һәр гаилә түләүле нигездә баласына өстәмә белем бирә алмый. Үз чиратында, укучыны урамнан саклый торган чара бу, — дип сөйләде Фирдәвес Вафина.

«Атаклы шәхесләр әби-бабай тәрбиясендә үскәннәр»

Шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әби-бабай тәрбиясенең әһәмияте, гаиләдә татар мөхите булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

— Балага әхлак тәрбиясе бирүдә мин беренче урында әби-бабайны күрәм. Безне әби-бабайлар тәрбияләде, әти-әниләр эштә булды. Хәзер дә төп эшләүчеләр әти-әниләр. Күпме атаклы шәхесләребезнең биографиясен карагыз. Алар әби-бабай тәрбиясендә үскәннәр. Әнвәр Хәйри әбисе белән кунакларга йөргән, мөнәҗәтләр тыңлаган. Габдулла Тукай премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллинны әбисе җитәкләп йөрткән. Сәит Ваһидига бабасы тарих сөйләгән. Озын сүзнең кыскасы, балаларны тәрбияләүдә әби-бабайдан күп әйбер тора, — диде Ләбиб Лерон. 

intertat.tatar

Просмотров: 681

Комментирование запрещено