«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары «Адымнар» мәктәбендә укыту эше белән танышты

AI3I9665Делегатлар алдында «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Алар журналларның QR-код мөмкинлекләре турында сөйләде.

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегатлары кичә Казанда «Адымнар» күп телле мәктәбендә булды. «Ак калфак» оешмасы делегатлары милли мәгариф өлкәсендәге укыту эшчәнлеге белән танышты.

Мәгариф комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов мәктәпнең белем бирү концепциясе турында сөйләде. «Без һәр телне предмет буларак та, башка прдметларны өйрәнү чарасы итеп тә күз алдына китерәбез», — диде директор. 

Мәктәптә 7нче класстан биология һәм география инглиз телендә. 5 нче сыйныфлар тарих, география фәннәрен татарча укый. Айдар Шәмсетдинов күп телләрне белү мөһимлегенә басым ясады.

Делегатлар алдында, шулай ук, Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей директоры, «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын» журналлары баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Алар журналларның QR-код мөмкинлекләре турында сөйләде. 

«Балалар укымый дип әйтәбез, үзебез дә укымыйбыз, телефонга кереп баттык. 80-90 яшьлек әби дә, бабай да Интернетта утыра. Ул шулкадәр алып кереп китә, балаларыбызга сүз дә әйтә алмыйбыз, чөнки үзебез дә телефон тоткынлыгына бирелә башладык» — диде Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. 

«Ә нинди матур газета-журналлар чыга. Без язылырга тиеш бит инде! Үз матбугатыбызны сакламасак, кем саклар? Нәниебезне кулдан тотып өйрәтмәсәк, кем өйрәтсен?! Аннары „әй укымыйлар инде алар“, дибез. Ә шундый матур журналлар… Рәсемнәр дә җанлана. Бала бит аңа кызыгып карый. Үзебез дә укырга, балаларны да өйрәтергә кирәк», — дип өндәде Кадрия Идрисова.

Ул үзе дә оныкларының балалар журналларындагы заманча технологияләре белән кызыксынуларын әйтте.

«Ак калфак» оешмасы вәкилләре, мәктәптә, шулай ук, төрле сыйныфларда балалар чыгышларын, «Яшел яр» укытучылар театры башкаруында «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен карады. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 937

Комментирование запрещено