“Ид аль-фитр Рамазан”

IMG-2514e74ddd1a759b1425ec1954781ee1-VҮткән якшәмбедә Самараның “Чайка” чаңгы базасында мөселман балалары өчен “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәме уздырылды. Ул Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте ярдәме һәм катнашында оештырылды.

Көн кызу булуга карамастан, гадәти булмаган бәйрәмгә халык бик күп җыелган иде. Чараны алып баручы Сабир Галимуллин бәйрәмне ачып җибәргәч тә, күпчелек балалар батутларга барып ябырылдылар, икенчеләре спонсорлар әзерләгән тәм-томнар артыннан чиратка бастылар. Әлбәттә, дини бәйрәм моның өчен генә оештырылмаган иде. Сабир Галимуллин “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәменең мәгънәсен аңлатып, балалар өчен дини конкурслар оештырып җибәрде.

Беренче конкурста Коръ¬ән сүрәләрен укучы балалар һәрберсе белгән догаларын әйтеп, кирпеч формасындагы шакмаклардан өй кордылар. Төзелеп беткән өй түбәсендә “Ураза бәйрәме мөбарәк” дигән сүзләр язылган иде.

Икенче бер конкурста балаларга бүләк итеп бирелгән куык¬лар эченнән хәдисләрнең яртысы язылган кәгазь кисәкләре килеп чыкты. Бу “Хәдисне дәвам ит” дигән конкурс иде. Балалар белгән хәдисләрне дәвам итеп, дини белемнәрен күрсәттеләр, ә белмәүчеләр киләсе бәйрәмгә дога өйрәнеп килергә вәгъдә иттеләр.

Соңгы уенда балалар, тү¬гә¬рәккә басып, Аллаһы Тәгаләгә ни өчен рәхмәтле булуларын белдерделәр. Бәй¬рәмгә килгән һәр балага бүләккә “Тәһарәт алу тәртибе” дип аталган брошюра тапшырылды.

Уен-конкурслардан соң буш вакыт игълан ителде. Ямьле табигать кочагында кемдер чабышып уйнап йөрде, кемдер дус-ишләре, туганнары белән аралашты, кемдер тамак ялгап алды. Соңгылары өчен түләүсез пылау, хот-дог, шикәрле мамык, туңдырма, попкорн, чәй һәм төрледән-төрле тәмләшкәләр тәкъдим ителде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Яктылык “ мәктәбе укучылары, волонтерлар буларак, оештыручыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәттеләр.
Азан тавышы ишетелү белән уен-көлке тәмамланды, олылар да, балалар да намазга бастылар. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин намазны үзе алып барды һәм ахырда килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмнең төп өлеше тә¬мамланса да, халык өй¬лә¬ренә кайтырга ашыкмады, нәкъ Сабан туендагыча, олылар аралашып, балалар чабышып, кичкә кадәр ял иттеләр, киткәндә шушы матур бәйрәмне оештырган өчен Диния нәзарәтенә, чыгымнарны каплаган хәй¬рия¬челәргә һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралаштылар.

IMG-2514e74ddd1a759b1425ec1954781ee1-VIMG-850b95f853e3a627bca15bf38bc117aa-V

Гөлгенә СӘЛАХОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1069

Комментирование запрещено