Минниханов: День принятия ислама Волжской Булгарией вдохновит нас на новые свершения / Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте

07e849f9453bf28007ff7b2e34d2ba3cПрезидент Татарстана Рустам Минниханов поздравил татарстанцев с Днем официального принятия ислама Волжской Булгарией.

Рустам Минниханов напомнил, что в 922 году на священной земле Болгара по милости Всевышнего Аллаха предки татар были просвещены спасительным светом ислама, который бережно пронесли в своих сердцах через одиннадцать веков своей славной и полной непростых испытаний истории. 

«Принятие Алмушем и подвластными ему племенами при участии посольства багдадского халифа аль-Муктадира Биллаха учения Пророка Мухаммеда явилось признанием Булгарского государства частью великой мусульманской цивилизации, предопределило выбор пути нашего национально-религиозного развития», — сказал он.

По его словам, за прошедшие столетия ислам глубоко проник во все сферы жизни татар, оказав сильное влияние на нашу самобытную культуру, язык, хозяйственный уклад, обряды и обычаи. 

«Отрадно, что и сегодня мусульманская умма республики продолжает оставаться усердной хранительницей традиционных духовных ценностей, активно участвуя в популяризации и развитии татарского языка, укреплении института семьи и брака, в богоугодных делах благотворительности. Особое значение эта деятельность приобретает в Год родных языков и народного единства», — отметил Президент РТ. 

Он отметил, что следующий год станет особым во многих отношениях для мусульман Татарстана, Среднего Поволжья и всей России. В соответствии с решением Президента России Владимира Путина будет широко отмечаться 1100-летний юбилей принятия ислама Волжской Булгарией, к празднованию которого приурочено множество мероприятий, научных и культурных форумов, издание трудов известных богословов, развитие исламской инфраструктуры и многое другое. Каждый из нас получит уникальную возможность стать участником этого исторического события. 

Рустам Минниханов выразил уверенность в том, что возрожденный Древний Болгар с его великолепной Ак Мечетью и Болгарской исламской академией, с присущим его старинным стенам достоинством и добрым радушием примет гостей со всего мира. 

«Пусть же нынешнее празднование Дня официального принятия ислама Волжской Булгарией вдохновит нас на новые свершения и послужит созидательным прологом к грядущим юбилейным торжествам! Искренне желаю всем вам здоровья, счастья, добра и благополучия! Пусть Всемилостивый Аллах хранит нас и нашу многонациональную державу!» — заключил руководитель республики.

tatar-inform.ru

***

«Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады», диелә мөрәҗәгатьтә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне олы вакыйга — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

922 елда изге Болгар җирендә бөек Аллаһ кодрәте белән татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән чордан алып халык шанлы да, катлаулы да унбер гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклый килә. Алмыш хан һәм аның хакимлегендәге кабиләләрнең Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге ярдәме белән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) өммәтенә кушылуы Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше дип тануга юл ачты, милли һәм дини үсешебез юнәлешен сайлауда хәлиткеч этәргеч булды.

Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады. Шунысы сөенечле, республика мөселманнары татар телен үстерү һәм аның абруен күтәрү, гаилә һәм никах институтын ныгыту юнәлешендә эш алып барып, хәерле гамәлләр кылып, традицион рухи хәзинәләр җуелмасын өчен бүген дә күп көч куя. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу хезмәтнең әһәмияте аеруча арта. 

Киләсе ел Татарстан, Урта Идел буе һәм бөтен Россия мөселманнары өчен аеруча истәлекле булачак. Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп узу күздә тотыла. Бу уңайдан бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар үткәрү, күренекле дин галимнәренең әсәрләрен бастырып чыгару, ислам инфраструктурасын үстерү һәм башкалар каралган. Теләгән һәркем әлеге тарихи вакыйгада катнаша алачак.

Яңадан торгызылган Борынгы Болгар, Ак мәчет һәм Болгар ислам академиясе кебек мәһабәт биналары белән балкып, дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән кунакларны ачык йөз һәм чал диварларына хас олпатлык белән каршы алыр дип ышанам.

Быелгы бәйрәм — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне — безне яңа казанышларга рухландырсын һәм киләсе елгы зур тантаналарның лаеклы башлангычы булсын!

Сезгә ихластан сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим! Аллаһ безне һәм күпмилләтле илебезне рәхмәтеннән ташламасын, диелә текстта. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 886

Комментирование запрещено