23 майда Шенталы районының «Кодр» стадионында уздырылган ярышларда катнашырга насыйп булды. Пенсия фонды уздырган бу чарада 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр, 55 яшен тутырган хатын-кызлар узышты-көч сынашты.
Иң элек, шундый исәнлек-саулык биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, билгеле. Ярышларны үткәрүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Барлык проблемаларыбызны онытып, бала-чагалар кебек җиңәргә тырыштык, әмма бер-беребезгә дә булыштык.
Мондый ярышлар ешрак узсын иде, дип теләп калабыз.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы, Шенталы районы.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 741