Без яшәгән Шенталы районының Денис авылында ак бабайлар бик күп. Көн саен моңлы азан яңгыраган мәчетләребезгә ашыгалар алар. Дөньяга яхшылык таратучы ак сакаллы бабайлар барыбызга да үрнәк булып, игътибарга һәм ихтирамга төренеп яшиләр. 41 санлы мәчеттә мөәзин вазифасын башкаручы Минәхтәм Гыймаделислам улы Ихсанов нәкъ шундый бабайларның берсе.
Минәхтәм гаиләдә сигезенче бала булып, 1941 елның маенда дөньяга килә. Тыныч тормыш күген сугыш сөреме каплап алса да, аның әтисен фронтка алмыйлар, колхоз атларын караучы буларак, эшен дәвам итә ул. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, беркөнне Гыймаделислам, атларга азык төшерү нияте белән, абзар түбәсенә менә һәм, шуннан егылып төшеп, вафат була. Ә бер айдан хәләл җефете Хатирә иренең якты истәлеге булып калган тугызынчы сабыен дөньяга тудыра. Аңа Минәхсән дип исем кушалар.
Бөек Ватан сугышы вакытында да, сугыштан соң да, илебез экономикасы җайланганчы, тормыш авырлыгына түзәргә кирәк була. Сугыш кешелек дөньясын үзенең зур югалтулары белән генә түгел, ачлыгы, ялангачлыгы белән сынады, суыклары белән үзәккә үтте…
Шушы тугыз баланың газиз әниләре йокларга яткан саен: “И, Ходаем! Иртә белән балаларыма ни ашатырмын?” - дип өзгәләнә. Шуның өчен Минәхтәмгә дә, башка балалары кебек үк, бик иртә кул арасына керергә туры килә. Ул әнисенә ипи пешерү өчен алабута җыешырга, бакчаларда калган черек бәрәңге казышырга ярдәм итә. Бераз үскәч, Минәхтәм урам көтүен көтәргә алына. Башка балалар кебек, туйганчы йоклау урынына, төрле һава шартларында иртәнге кояш күтәрелгәнче торып, баеганчыга кадәр чыбыркы сөйрәп йөри. Әлбәттә, көтү көтеп алган ризык та әнисенә бик зур ярдәм була.
“Уфалла”арбасын тартып йөрү дә тол хатыннар һәм ятим сабыйларның үзәк өзгеч хатирәсе булып саклана.
Язма герое сөйләвенә караганда, авыл башында тын гына агып яткан елга буендагы Кичү тавы да аның күңелендә авыр тойгы булып саклана. Беркөнне малай, арба тартып, урманга печәнгә китә. Чапкан печәнен ипләп кенә арбасына салып кайтырга чыккач, шушы тауга җиткәндә, әллә кайдан гына умарта күче килеп чыга һәм Минәхтәмнең киемен сарып ала. Баланың сызланып кычкыруын яңа утыртылган каенлык посадкасын кәтмәнләп йөргән хатын-кызлар ишетеп, йөгерешеп киләләр һәм бичараны коткарып калалар. Минәхтәм, ярты ай үлем белән көрәшеп, чак исән кала.
Олы апасы Наилә җиткән кыз булып өлгергәч, соратырга киләләр. Хатирә апа бик борчыла, чөнки өстәлгә куярлык ризыгы да булмый. Икенче көнне Минәхтәм, таң әтәчләре кычкыру белән, өч чакрым ераклыктагы тегермәнгә китеп бара. Аркасына аскан капчыктагы ике чиләк арпаны тарттырып, он алып кайта, туй өстәленә менә шушы оннан пешерелгән ризыклар куялар.
Җиденче сыйныфны тәмамлаган Минәхтәм колхозда ат караучы булып эшли башлый. Аннары армия сафларына алына. Аңа Свердловск өлкәсендәге Түбән Тагил шәһәрендә дүрт ел ярым хезмәт итәргә туры килә. Беркөнне авылдан часть командирына хат килеп төшә. Ул солдатларны сафка тезеп бастыра да хатны кычкырып укый. Анда хуҗалык рәисе Минәхтәмнең яшьтән үк әнисенә булышып, колхозда эшләве, эш сөючән егет булып үсүе турында бәян иткән була. Билгеле, бу хаттан соң командир да авыл хуҗалыгы рәисенә, егетнең әнкәсенә рәхмәт хаты җибәрә…
Менә шулай армия хезмәте дә тамамлана. Үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән егет авылга кайтып төшә. Ул тормышта белем кирәклеген аңлап, кичен авыл мәктәбендә сигезенче, тугызынчы, унынчы сыйныфларны тәмамлый. Шенталы училищесында укып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Басуларда язгы чәчүләр тәмамлангач, ямьле Сабан туен зур түземсезлек белән көтә. Чөнки авылның иң чибәр кызы Мәхтүмә белән очрашырга, хисләрен ачарга тели.
Җәйге көн озын булып тоелса да, ниһаять, кич җитә… Яшьләр биюе тәмамлангач, Минәхтәм үз урамына таба атлаучы Мәхтүмәне куып җитә һәм өенә кадәр озатып куя. Ходайның рәхмәте белән, егет тә кызның күңеленә хуш килгән икән. Байтак кына вакыт бер-берсен сынап йөргәч, егет кызның әтисеннән Мәхтүмәнең кулын сорарга килә. Гатиф ага кырт кисә: “Абыйсы өйләнми торып, бернинди кыз биреш юк”, — ди. Ләкин егет югалып калмый, караңгы бер төндә егетләр белән җигүле атка утырып килә дә, клубтан кайтып килүче Мәхтүмәне урлап, Шенталыга алып китә. Танышларында берничә сәгать сөйләшеп утыргач, Мәхтүмә: “Минәхтәм, өемә кайтарчы, зинһар. Мин үз теләгем белән сиңа тормышка чыгам”, — дип инәлә. Ә авылда аның абыйлары Минәхтәмнәргә килеп, сеңелләрен эзләп йөрергә өлгергән булалар инде…
Шушы хәлләрдән соң Гатиф агага ризалыгын бирергә туры килә. Тиздән авылда Хатирә апаның нигезенә яшь килен төшә.
Менә шушы вакыйгаларның шаһиты булып, илле биш ел гомер үтеп киткән инде. Гомерендә күп авырлыклар һәм аннан да күбрәк шатлыклар кичергән Минәхтәм агага 21 майда сиксән яшь тулды. Ә ул һаман Мәхтүмәне ярата.
- Йөрәк алдамый ул. Минем беренче һәм актыккы мәхәббәтем Мәхтүмә бик яхшы тормыш иптәшем булып чыкты. Ул тәртипле, тәрбияле, ягымлы хатын гына түгел, балаларыбызга дөрес тәрбия бирә белгән сөекле әнкәй дә. Миңа ярдәм кирәксә дә, ул йөгереп килеп, бүрәнәнең икенче башын күтәреп ала. Шундый кешелекле, миһербанлы, ярдәмчел кыз үстереп биргәннәре өчен Гатиф бабай белән Мөзәянә әбигә чиксез рәхмәтлемен мин, — ди ул.
Мәхтүмә апа иренә елмаеп кына карап тора да:
- Аллаһыга шөкер, мин дә бик бәхетле хатын-кыз. Минәхтәмем гомер буе колхозда тракторда эшләде, югары уңышларга иреште, авыл халкына да бик теләп ярдәм итте. Беркайчан да эчеп, тавышланып, азып-тузып йөрмәде, гаиләбез матур яшәсен өчен көчен кызганмады, — ди. — Без каенанам белән бик озак яши алмадык. Ул яшьли тол калып, берүзе тугыз бала тәрбияләп үстерде, тормыш нужасын күп тартты. Шуңа да алтмыштан узгач вафат булды. Ишетеп белүемчә, әтисе дә, әнисе дә динле, укымышлы кешеләр булганнар. Шуңа бөтен балалары да кешелекле, динебезне хөрмәт итүче кешеләр иде. Кызганычка, бүгенге көндә аларның дүртесе генә исән.
Әйе, гомер көзенә килеп кергәч, тормышның уңышларын санар вакыт җитә. Минәхтәм ага колхозда эшләү дәверендә күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнгән. Ул “Мастер – золотые руки”, “Лучший тракторист района”, “Заслуженный тракторист СПК “Марс”, “За трудовое отличие”, “Почётный гражданин Шенталинского района” кебек дәрәҗәле исемнәргә лаек булган кеше.
Мәхтүмә апа да иреннән калышмаган, гомере буе колхоз басуларында суган, кишер, чөгендер үстерүдә уңганлыгын күрсәтеп, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
Минәхтәм ага белән Мәхтүмә апа Ихсановлар әле дә кирәк кадәр терлек асрап, йорт кишәрлегендә җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, матур гына яшиләр. Үз куллары белән төзегән өйдә итагатьле, игелекле, эшчән балалар үстергәннәр. Уллары Рафаэль белән кызлары Зөлфия Татарстанда гомер итсәләр дә, әти-әниләрен ташламыйлар. Ярдәм кирәк булганда, гаиләләрен ияртеп, тиз арада кайтып җитәләр һәм булышып, әти-әниләренең хәер-догаларын алып китәләр. Еш кына үзләренә дә кунакка алып баралар. Ә дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары юбилярларның иксез-чиксез шатлыгы булып үсәләр.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1144