«Ташъязмалар янмый»: Башкортстандагы кабер ташларында язулар барысы да татар телендә

MyCollages+(1)Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Башкортстанның борынгы таш язмаларын өйрәнгәч, барысының да татар телендә язылуын ачыклаган. Белгечләрнең фикерләрен «Татар-информ» хәбәрчесе туплады. 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре соңгы елларда Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның мирасын өйрәнә. Фундаменталь фән белән шөгыльләнү белән беррәттән, экспедицияләр аша эзләнүләргә, өйрәнүгә материал туплауга игътибар бирелә. Институт хезмәткәрләре «Татар-информ» агентлыгында Башкортстанда яшәүче татарлар мирасы хакындагы хезмәтләрен тәкъдим итте.

Ни өчен Башкортстан?

Институт галимнәре бер бик гади һәм ачык күренешкә игътибар итәргә өндәде. Әгәр теге яки бу җирлектә берәр халык яшәгән икән, анда ул халыкның каберлекләре барлыкка килә. Башкортстанда бары тик татар язулы каберлекләр генә ачыкланган. Институт галимнәренең китапларында кабер ташларының фотолары, язуның гарәпчә һәм кириллицада язылышы бирелгән. Бер генә язуда да башкорт теле абайланмый — барысы да татар телендә.

— Башкортстанга гына игътибар бирелә икән, дигән сүз түгел. Үзбәкстан, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез белән, шул исәптән, Россиянең барлык төбәкләрендә дә фәнни эшләр алып барыла, институтыбыз елына 40-45 китап чыгара. Шуңа күрә без Башкортстан белән генә чикләнмибез. Соңгы биш елда без уннан артык төбәктә эшләп кайттык, республикада җиде-сигез районда булды», — дип билгеләп үтте матбугат очрашуында институт директоры Ким Миңнуллин.

Китапларның бер өлеше Фәннәр Академиясенә бирелгән бюджеттан хисабыннан, бер өлеше Татарстан хөкүмәте акчасыннан алына.

«Башкортстандагы барлык борынгы таш язмалар татар әдәби телендә язылган»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усманов Башкортстанда таш язмаларны өйрәнгән һәм аларның татар әдәби телендә язылуын әйтте.

— Башкортстандагы барлык таш язмалар, Алтын Урда чорыннан килгән гадәт буенча, татар телендә башкарылган. Моны ислам традициясенең бер өлеше дип кабул итәргә кирәк. Таш язмаларда да татар әдәби теле кулланылган, — диде ул.

Венер Усманов Стәрлебашны Башкортстанда таш язмаларга иң бай район дип атады.

— Стәрлебаш Башкортстан территориясендә мәдрәсәләре белән мәшһүр булган. Анда сакланып калган таш язмалар аның үзәк булуына дәлил. Инкыйлабка кадәр татар кешеләреннән тыш, башкорт һәм казах түрәләренә атап та таш язмалар куелган, ләкин аларның исемнәре татар телендә язылган, — ди ул.

Галимнең көньяк Урал төбәгендәге таш язмаларда казахча, башкортча язылган текстларны күргәне булмаган. Аның аңлатуынча, кабер ташларында фәкать инкыйлабыннан соң гына башкорт һәм казах телендә язулар барлыкка килә башлаган.

Венер Усманов Башкортстанда оештырылган фәнни экспедицияләр нәтиҗәсендә алты китап нәшер ителгәнен әйтеп узды:

— Башкортстандагы иң борынгы һәм әһәмиятле таш язмалар Чишмә авылы станциясе кырыендагы борынгы зиратта бар. Иң борынгы таш язма хаҗи Хөсәенбәккә багышланган, аның төрбәсе исән, ул бүгенге көндә дә сакланган. Моннан тыш, XVII гасырга караган унга якын таш язмалары бар, алар татар осталары Ишмән улы Колмөхәммәт тарафыннан язылган.

Китапта таштагы язулар хәзерге телгә әйләндерелеп бирелә. Китапларда башкорт авылларындагы таш язмалар да урнаштырылган. Башкортстанда яшәгән татар халкының тарихы таш язмаларда чагылыш тапкан:

— Таш язмалар татар мирасы гына түгел, башкортныкы да. Стәрлебаш мәдрәсәләрендә башкорт милләтеннән булган шәкертләр дә укыган. Шуңа күрә, татарныкы дип тәкъдим ителсә дә, ул — уртак мирас. Таш язмаларда Коръән аяте, хәдис, фарсыча һәм татарча шигъри юллар күрә алабыз, — дип таныштырды хезмәтләре белән Венер Усманов.

«Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре» сериясе китабында Стәрлебаш районы авылларында XIX–XX гасырларга нисбәтле меңнән артык гарәп язулы ташъязма, Уфа шәһәренең «Гофран» мәчете тирәсендәге мөселман зиратында сакланып калган ташъязмалар, Федоровка районының Ашкадар-Балыклы, Динес, Коралачык, Өчбүләк, Үрге Явыш, Бала Чытырман, Иске Чытырман авыллары, Бүздәк районы Шланлыкүл авылларындагы ташъязмалар туплап бирелгән.

Кабер ташы ясалуда күбесенчә керәч ташы (известняк) кулланылган. Галимнәр Башкорстанның көньяк районнарында борынгы кабер ташлары булмавын әйтте.

«Башкорт галимнәре моңа кадәр башкорт авылларында гына өйрәнүләр алып барган»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтүенчә, Башкортстан галимнәре әлегә кадәр башкорт авылларында, районнарында эшләп килгән. Башкортстанда утызлап том фольклор материалларның чыккан, алар өчен мәгълүмат бары тик башкортлар яшәгән районнарда гына тупланган.

Ә татар галимнәре татар авылларында өйрәнүләр алып килгән, шуңа күрә ниндидер «кисешүләр» булмаган. Әмма соңгы арада вәзгыять үзгәргән.

– Әлегә кадәр чик сакланып килә дияргә мөмкин. Әмма соңгы арада вәзгыять үзгәрде, алар Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларында да өйрәнүләр алып бара. Безнең бу мәсьәләгә кагылганыбыз юк, — ди Ким Миңнуллин.

Галим экспедиция вакытында җыелган материалларның паспортка теркәлеп баруын әйтте. Шул сәбәпле, ниндидер фальсификацияләргә юл куелмый.

— Һәр фольклор материалының паспорты бар: анда язманың елы, кайда язып алынуы, кемнән язып алынганы, ул кешенең туган елы теркәлә. Язмада сөйләгән кешенең теле дә саклана. Паспорттагы мәгълүматларны һәм нөсхә телне үзгәртүчеләрне очратмадым. Була калса, моны инде фальсификация дип әйтә алабыз. Башкортстаның татар авылларында халык иҗатын туплыйбыз икән, башкасын башкорт галимнәре өйрәнеп, үзләренчә эш башкара ала, — ди ул.

Ким Миңнуллин әйтүенчә, фән әһелләре арасында бу татар мирасымы, башкортныкымы дигән юнәлештә ызгыш юк. Ике як галимнәре дә мирасның кемнеке икәнен аңлап эш итә. Бүлгәләшүләр бүтән өлкә кешеләренә хас, диде ул.

Сәясәтчеләр, блогерлар фәнни хезмәтләрне укып, үзләре аңларга теләгәнчә кабул итеп, эш итүчеләр яза. Алар тел буенча да, кабиләләр, ырулар буенча да яза, — дип аңлатты Ким Миңнуллин.

«Дөрия Рамазанова Башкортстанда татар авылларында татар кешеләре яшәгәнен дәлилли»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов галимә Дөрия Рамазанованың Совет чорында чыккан китаплары яңадан туплап бастырылуын әйтте. Аның сүзләренчә, галимә хезмәтләрендә Башкортстандагы татарларның татар булуын архив документлары һәм тел үзенчәлекләрен тикшереп, дәлилләгән.

— Дөрия апа Рамазанованың «Формирования татарских говоров юго-западного Башкортостана» дигән китабы яңадан басылып чыкты. 1950 еллардан башлап татар диалектологлары татар сөйләшләренең атласын әзерли башлый. Ул 1989 елда басылып чыга. Дөрия апа шушы атласны җыю эшләрендә катнаша (атласны Фәннәр Академиясе сайтыннан табарга мөмкин). Дөрия апа Башкортстанның 116 татар авылында була, берүзе сигез экспедиция оештыра. Моннан тыш, Казан, Мәскәү, Уфа архивларында да утыра.

Яңа китабында тарихи, архив чыганаклар тәкъдим ителә. Башкортстаннан килгән татарлар арасыннан «башкорт» һәм «типтәр» сүзләренең сословие икәнлеген шушы документлар нигезендә раслана. Казан һәм Уфа губернасында яшәгән чиновникларның Санкт-Петербургка җибәргән рәсми документларын да китерә. Материалларның күбесе Башкортстанда яшәгән татарларның татар икәнлеген дәлилли. Китапларның ярты өлешендә архив материалларына сылтама белән бирелә.

Дөрия апа Башкортстанда яшәүче татарларның чыннан да татар икәнлекләрен тел үзенчәлекләре белән раслый.

Башкортстанда барлык татар сөйләшләре дә өйрәнелгән. Алар белән кызыксыну XIX гасырдан ук башлана. Мәсәлән, рус тюркологы Петр Бессонов 1891 елда Башкортстанның бүгенге көндә төньяк-көнбатыш өлешендә яшәгән халыкның сөйләшләрен өйрәнә һәм аларның Казан татарлары теленә якын булуын әйтә. Латыйф Җәләй, Җамал Вәлиди кебек галимнәребез дә Башкортстан территориясендәге сөйләшләрне өйрәнгән. Башкортстанда беренче комплекслы экспедицияләр 1950 елларда башлана, — диде Олег Хисамов.

Ким Миңнуллиннан мәзәк: «Кемдер авылыңны башкорт дип әйтә икән, мантыйк булырга тиеш»

Ким Миңнуллин Башкортстанның көнбатыш районнарында кемнәр яшәгәне турында сүз чыкканда нигезле булмаган мантыйк кулланып, татар авылларында башкорт халкы вәкилләре яшәгәнен исбатлау бара, диде. «Безнекеме, сезнекеме дип әйтү өчен нигез булырга тиеш. Без нигезле эшләү яклы», диде Ким Миңнуллин, бу исбатлауларның сәер мантыйкка нигезләнгән булуын истәртеп, бер мәзәк тә сөйләде.

Совет чорындагы бер мәзәкне искә төшерим әле. Бер кеше икенче кешегә килеп әйтә икән:

Синең шырпың бармы?

Бар.

Шырпың булса, димәк, тәмәке тартасың. Тәмәке тартасың икән, бераз салыштырасыңдыр да әле. Салыштырасың икән, син әле тегендә-монда да йөрисеңдер әле. Син бик начар кеше икәнсең, — ди гаепләүче кеше.

Шул ук кеше икенче кешегә килеп шундый ук сорауны бирә: «Шырпың бармы?» — ди.

Бар.

Син бик начар кеше икән, — дип әйтеп китеп бара.

Әгәр син Башкортстанда яшисең икән, кемдер авылыңны башкорт дип әйтә икән, мантыйк булырга тиеш. «Ике аягы да аксый торган» мантыйк була алмый. Материалларны халык күңеленнән теркәп бирәбез. Өйрәнергә теләүчеләргә мәгълүмат бар. Безнең китапларда бернинди ырулар да, кабиләләр дә юк. Бары тик авылларның тарихы, топонимия, истәлекләр, риваятьләр гына тәкъдим ителә, — дип сөйләде Ким Миңнуллин.

«Ташъязма яки кулъязма тапсагыз, институтка хәбәр итегез!»

Галимнәр чит төбәкләрдә 200ләп татар авылында эш башкарган. «Дүрт меңләп татар авылы бар дип исәпләсәк, барлык авылларны өйрәнеп бетү мөмкинлеге юк. Кулъязмалар саклаган кешеләр бар, аларны да укып бирергә ярдәм итә алабыз», — дип вәгъдә бирде институт хезмәткәрләре.

— XIII гасырдан сакланып калган татар таш язмалары бар. Галим Фәрит Хәкимҗановның аңлатуы буенча, Алтын Урда чорында чорыннан 600ләп таш язма сакланган. Казан ханлыгы чорыннан 300 таш язма бар. XVII гасырга кадәр йөздән артык таш язма бар. Барлыгы меңгә якын таш язма.

Алар елдан-ел юкка чыга бара. Без аларны җыеп, өйрәнеп, каталогларга теркәп барсак кына саклап кала алабыз, — диде Венер Усманов.

Галимнәр һәр борынгы ташның кайда урнашканы турында да мәгълүмат туплый, аларны картага терки бара. Шул рәвешле, таш каберлекләрен онлайн картадан да карарга була.

Институт хезмәткәрләре өйрәнелмәгән борынгы ташларны табучыларга, сакланып калган иске кулъязмаларны укырга теләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. Әгәр таш язма яки кулъязма тапсагыз, институтның түбәндәге электрон почтасына хәбәр итү сорала: iyali.anrt@mail.ru 

intertat.tatar

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено