Мәчетле урам да булды

N-0EMw3zImMСамара үзәгендәге урам күрсәткече элмә такталарына урамның тарихи исемнәре дә өстәлде.

Бу елның апрелендә шәһәр урамнары исемнәре язылган элмә такталарны алмаштыра башладылар. Самара өлкә татар автономиясе һәм Самара татар тарих тырышлыгы белән “ул. Самарская” дип язылган элмә тактаның икенче юлында урамның 1850 елларга кадәрге атамасы — “ул. Мечетная” сүзе өстәлде.

Шулай итеп, 2014 елның 26 декабрендә Топонимик комиссия кабул иткән карар, ниһаять, тормышка ашырыла башлады. Әлеге документ дөнья күргәч тә әле, татар җәмәгатьчелеге җиде ел буена, шушы мәсьәләне шәһәр администрациясе чиновникларының исенә төшерү өчен, даими рәвештә хатлар язып торды, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән аерым сөйләште…

Ниһаять, Самарская урамының хәзерге исеме астында тарихи исеме дә язылып, кайчандыр бу урамда татар-мөселман халкы яшәгәнлеген, мәчете дә булуын искә төшереп торачак. Бүгенге көндә Самарская урамының Лев Толстой урамы белән кисешкән урыннан башлап Полевая урамына кадәр зур торак һәм административ биналарга ике исемле элмә такталар урнаштырылган да инде. Киләчәктә Самарская урамының башында да бу эш башкарылачак.

Шамил ГАЛИМОВ.

Самара татарларының тарихи-мәдәни проектлары җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1090

Комментирование запрещено