Бурятия татары белән «Җанисәпле сөйләшү»: «Безне татар рухы, моңы, җаны берләштерә»

фото+Эдуарда+Макарова+2Татарлар Бурятиядә ничек төпләнеп калган? Андагы татарларны ниләр борчый? Себердә татар телен саклап буламы? Бу һәм башка сорауларга Бурятия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова җавап бирде. 

Саҗидә ханым, татарлар Бурятиягә ничек күчеп килгән?

Идел буе татарлары Себергә сәүдә юллары ачылганда күченгән. Бурятиягә татарлар беренче тапкыр XIX гасыр уртасында килә. 1917 елгы вакыйгалардан соң күп кенә татарлар төбәктән күченеп китә.

ХХ гасырның икенче унъеллыгында төбәктә дәүләтнең күченү сәясәте кысаларында безгә янә татарлар килә. Нигездә, алар игенчелек белән шөгыльләнә торган була. Архив мәгълүматлары буенча, бу программа буенча Бурятия АССРына күчеп килүчеләрнең 60-70 проценты татарлар булган.

Ул вакытта мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге сәясәт үз туган телеңне һәм мәдәниятеңне өйрәнү мөмкинлеген биргән. Туган тел һәм башка дәресләрне татар телендә укытыр өчен Бурятиягә Татарстаннан яшь укытучылар килгән. Кызганычка каршы, 1950 еллар ахыры -1960 еллар башында бу эш туктатылган. Нәтиҗәдә берничә буын татар туган телләрен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен белми калды.

«Үз телләрен белмәгән атарлар бурят телендә спектакльләр куеп йөри»

Татарстаннан читтә татар телен саклау авырмы?

Бик кыен. Татарлар аралашучан һәм ачык йөзле. Кайда гына булса да безнең халык һәркем белән уртак тел таба. Ләкин кайчакта татарлар әйләнә-тирә мохиттә югала, шул ук ассимиляциягә дучар була. Бурятиядә күп кенә татарларның татар һәм рус телен белүләре беркемне дә гаҗәпләндерми. Бурят авылында туган һәм әдәби бурят телен камил белгән кешеләр дә бар. Хәтта төньяктагы татарлар Бурятия театрларында катнаша. Ә үз телләрен белмиләр…

Шәһәр татарлары, нигездә, русча аралаша. Яшьләр дә рус телен генә белә. Дөрес, автономиядә 15 ел эшләү дәверендә вәзгыять акрынлап булса да уңай якка үзгәрә.

Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта проблемалар бар. Анда татарлар 1930-1950нче елларда күченгән. Бүгенге көндә андагы татар авылларында татарча бик начар беләләр. 50 яшьтән өлкәнрәкләр генә татарча яхшы аралаша. Ерак төбәкләрдә яшәүче татарлар татар дөньясы турында начар белә. Бүген Интернет заманында да үз тамырлары, гореф-гадәтләре белән кызыксынмыйлар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары булмау да бик нык борчый. Рус телендә белем алучылар өчен дә китаплар аз. Былтыр беренче тапкыр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 1-9 сыйныфлар өчен 5 комплект татар теле дәреслекләре алдык. Әлегә бер авылга бер комплект кына бирелде.

Читтәрәк яшәүче татарлар ассимиляция, урбанизация һәм глобальләшү белән күгә-күз очраша. Без милләттәшләребез күпләп яши торган авылларда булдык. Шуңа игътибар иттек: бу авылларда туган телне белү дәрәҗәсе 30 проценттан да кимрәк. Улан-Удэда бу күрсәткечләр тагын да түбәнрәк. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында бик азлар гына сөйли ала.

«Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре кирәк»

Татар телен саклау авыр дидегез, нәрсә эшләргә соң?

Бурятиядәге поляклар үз телләрен ничек саклаганын әйтәсем килә. Польшадан дәүләт акчасына безгә ел саен поляк теле укытучысы килә. Ул, милләтенә карамыйча, барлык теләүчеләрне укыта. 1-2 ел эчендә дәресләргә йөрүчеләр телгә өйрәнеп бетә. Аннан соң алар Польшага югары уку йортларына һәм магистрлык программалары буенча укырга китә. Менә бит, югыйсә, бездә поляклар йөзләп кенә кеше.

Без татар автономиясендә искереп барган якшәмбе мәктәпләре формасыннан баш тарттык. Татар мохитен тоясы килгән кеше Татар мәдәнияте клубына килә ала. Анда милләттәшләребез килеп, рәхәтләнеп аралаша, дуслаша, бергәләшеп чәй табыны артында җырлашып утыра. Шунда ук татар халкының милли ризыкларын пешерү серләре белән дә танышып була.

Бу җитми. Татарча өстәмә белем бирү учреждениеләре: балалар театрлары, нәфис итеп сөйләү сәнгате, риторика, эстрада жанры студияләре, экскурсоводлар, татар телендә шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе кирәк.

Безнең вакытта дөрес, матур, аңлаешлы итеп сөйләшә белү мөһим. Әмма гадәттә бу әйберләргә бары тик рус телендә генә өйрәтәләр.

Татарлар мәчеткә күп йөриме?

Улан-Удэда бер мәчет бар. Тагын бер мәчет төзелеп килә. Мәчетләрдә татарлар күп түгел. Нигездә анда җирләү йолаларын үтәргә, ата-бабаларын искә алырга, сәдака бирергә генә киләләр. Әмма ураза тотучылар һәм намаз укучылар саны арта.

Татарстанга еш киләсезме?

Татар кайда гына булса да, ул һәрвакытта туган җире — Татарстанга омтыла. Безне аерган 5 мең километрга карамастан, автономия активистлары Казанда уза торган төрле форум, фестиваль, конференция, съездларга һәрдаим барып тора. Татарстан — безнең газиз бишегебез, көч бирүче туган ягыбыз ул.

«Җанисәптән халык иҗаты ясарга ярамый»

Быелгы җанисәпкә әзерләнәсезме?

Халык санын алу — җитди һәм җаваплы вакыйга. Бу вакыйганы ниндидер халык иҗатына әверелдерергә ярамый. Күптән түгел үзизоляциядә булдык, бер-береңнән аерылуның ничек икәнен аңладык. Аерылып кына булмый шул. Бердәм булырга кирәк. Бары тик бердәм булганда гына без каршыбызда торган мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз. Безне татар рухы, татар моңы, татар җаны берләштерә.

Күз алдына китерегез, әгәр дә нәселдәге бер бабайны шушы нәселгә нигез салучы итеп билгеләсәк, ә калган бабайлар моның белән килешмәсә, бу нәселдә татар рухын, киләчәк буыннар бәйләнешен саклап калып буламы? Шуның шикелле безгә дә бүленмәскә кирәк. Зур бәлештә дә вак кисәкләр бик тәмле була, ә шушы вак өлешләр үзләре генә зур бәлеш түгел шул…

Ни өчен үзеңне татар итеп күрәсәтү кирәк дип саныйсыз?

Кеше агач кебек: тамырлары никадәр куәтлерәк булса, җимешләре дә шуның хәтле мулырак. Аягында нык басып торган, тамырларыннан көч алган кеше уңышка ирешә. Ә бу тамырлар — ул безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз гына түгел. Ул бөтен нәселебез, халкыбыз.

Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе
Уңышка ирешер өчен, иң башта, үзеңнең менә шушы тамырларыңны белергә кирәк. Ватанны сайламаган кебек, милләтне дә сайламыйлар. Шулай булгач, нигә әле без үз тамырларыбыз, ата-бабаларыбыз, гореф-гадәтләребез, Ватаныбыздан баш тартырга тиеш? «Мин — татар», — ничек горур яңгырый! Бу горур исемне балаларыбызга да тапшырырга кирәк. Ә балалар синнән тагын да яхшырак булырга тиеш. Менә шулай булганда халык яши.

Саҗидә апа, сез бит әле язасыз да.

Әйе, мин электән тормышның төрле өлкәләре белән кызыксындым. 2014 елда милләтара мөнәсәбәтләр, этномәдәният буенча китаплар, монографияләр, балаларның иҗади үсеше һәм өстәмә белем бирү өчен методик комплекслар дөнья күрде.

2016 елда этномәдәни проектлар энциклопедиясе чыкты. Ә 2019 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турындагы китабым дөнья күрде. Мондый китап Россиядә юк иде әле. Әле былтыр гына «Байкалдагы татарлар: җәмгыять формалашудан алып, милли-мәдәни автономияне үстерүгә кадәр» дигән китап дүртенче тапкыр басылып чыкты.

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләренчә, Бурятия Республикасында 8,1 мең татар булган. 2010 елдагы халык санын алуда татарлар кимегәне күренә – ул вакытта биредә 6,8 мең татар теркәлгән. Халык саны буенча руслардан һәм бурятлардан соң татарлар өченче урында. Милләттәшләребез Бурятиянең барлык районнарында бар диярлек.

Җирле татарларның милли-мәдәни автономиясенә 2005 елда нигез салынган. Автономия туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. 

intertat.tatar

Просмотров: 591

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>