Хәтер көне: яңа формат эзләүме, чараны зәгыйфьләтүме? / День памяти всех павших при взятии Казани сделали «плавающим». Что это значит для татар?

B6F6B19F-C40F-41B0-9F74-60A6E2FAA944_cx0_cy7_cw0_w1023_r1_sТатарстанның Аксакаллар шурасы Хәтер көнен һәр елның шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Мөселман календаре нигезендә ел саен аның датасы үзгәреп торачак. Хәтер көнен оештыру авырлашкан вакытта бу чараны яңа форматта саклап калуның уңышлы хәйләсеме, әллә аны бөтенләй юкка чыгарумы?

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап шәһит булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп шәһитләр рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда «Казан» милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

ХӘТЕР КӨНЕ — ТАРИХ

Беренче Хәтер көне милли хәрәкәт тарафыннан 1989 елда уздырыла. Аның башында Татар иҗтимагый үзәге тора. Милли хәрәкәт активисты, журналист Тәлгать Бариев сүзләренчә, сәяси чара буларак Хәтер көне беренче тапкыр Казанда 1989 елның 15 октябрендә уза. Татар иҗтимагый үзәгеннән ике кеше катнаша – Тәлгать Бариев һәм Фәүзия Бәйрәмова. Җирле имамнар булмый, Бакудан чакырылган руханилар катнаша. Барлыгы 11 кеше. Хәзерге Милли музей бинасы янында җыелган активистлар Татар иҗтимагый үзәге байрагы белән (аны Тәлгать Бариев тота) Казан Кирмәненә керә, Сөембикә манарасына кадәр атлый. Манара янында беренче тапкыр Коръән сүрәләре укыла, шәһитләр рухына дога кылына.

Киләсе елга Хәтер көненә халык дәррәү җыела, Кирмән, Бауман урамнары буйлап йөрешләр оештырыла. Милли хәрәкәт оештырган сәяси чарага дин әһелләре дә кушыла. Гомумән, ул елларда милли хәрәкәттә галимнәр, руханилар, активистлар бердәм эш итә. Хәтер көнендәге йөрешнең алгы сафларында да, мөнбәрдә дә татар имамнары була. Милли хәрәкәтне көчсезләндерү башланганда да алар Хәтер көнендә Көръән укуны туктатмады, мәсәлән, Казанның Кабан арты мәчете имамы мәрхүм Исхак Лотфулла даими катнашты.

Әмма еллар узу белән Хәтер көне дә үзгәрде. Милли хәрәкәтне көчсезләндерү, сәяси вертикаль аркасында кануннарны кырыслату нәтиҗәсендә Хәтер көне чарасы башта Ирек мәйданыннан куылды, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәк янындагы мәйдан да кануннарга туры килми дип Камал театры каршына күчерелде, йөрешләр гомумән туктатылды. Соңгы елларда Тинчурин бакчасында узган Хәтер көнен оештыруда да кыенлыклар туа, хакимият рөхсәт кәгазьләрен бирми, чарада чыгыш ясаучылар, оештыручылар мәхкәмә юлларын таптый, аларны штраф белән буалар. 

Хәтер көнендә хәзер Татарстан Диния назәрәте вәкилләре катнашмый. Рәсми имамнар арасыннан катнашучылар күренми. Килүчеләр арасында милли хәрәкәт ветераннары Зөфәр Галиулла белән Габдулла Галиулла гына күренә. Имамнарны Хәтер көненнән биздерү Татарстан мөфтие итеп Илдус Фәиз сайлангач башланды. Ул форматны үзгәртергә, урамга чыгу урынына мәчетләрдә намаз уку, дога кылу җитә дигән фикерне алга сөрде. Имамнар әкренләп шул форматка күчте, кайбер мәчетләрдә октябрь аенда җомга намазларында Казанны яклап шәһит китүчеләр рухына дога кылына, әмма бу эш системга салынмады.

 
 

ХӘТЕР КӨНЕ — ЯҢА ТӘКЪДИМ

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Рамазан ае тәмамланганнан соң, имамнар Казан Кирмәненә җыелып, ханнар җирләнгән төрбә янында дога кылуны гадәткә кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел. Әлегә аны уздыруның төгәл форматы билгеләнмәгән.

«Һәр шәүвәл аеның 13нче көнендә Хәтер көнен уздыруны кемдер кабул итәр, кемдер юк, әмма без үз фикеребезне беркемгә дә такмыйбыз. Безнең тәкъдим ел саен октябрь аенда узган чараны берничек тә инкарь итми. Кем тели, Хәтер көнендә 15 октябрьдә катнаша ала, кем тели, Аксакаллар шурасы тәкъдим иткән форматны кабул итә. Кеше ирекле бит.

Безнең тәкъдим ел саен октябрь аенда узган чараны берничек тә инкарь итми

Аның форматы әле билгеле түгел, киләсе елда ничек уздыру турында фикерләшербез, әле бер ел вакыт бар. Галимнәр, милли активистлар белән бергә уйлашырбыз дип өметләнәм. Аксакаллар шурасының 48 районда үз вәкилләре бар, киләсе елны алар да килер дип уйлыйм», дип сөйләде Айрат хәзрәт.

Форматы билгеләнмәсә дә, Әюпов Азатлыкка бу Хәтер көнендә Казанны яклап шәһит булучылар белән беррәттән Беренче, Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга да дога кылыначак дип әйтте.

Шул ук фикерне 25 май Аксакаллар шурасы утырышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да әйтте. «Һәр халыкта шәһитләр бар. Без Казан ханлыгы яулап алынганда башларын салган шәһитләрне беләбез. Ләкин 1552 елдан соң да безнең шәһитләребез байтак булган. Бүгенге җыелуыбызның сәбәбен милләт батырларын искә алу өчен җыелу дип әйтә алабыз. Татар халкында батырлар бар. Алар бик күп булган. Махсус рәвештә шушы көнне батырларыбызны искә алсак, бик күркәм булыр», диде ул.

25 май Аксакаллар шурасы утырышында катнашкан галим Дамир Исхаков Русиядәге сәяси вазгыятьне исәпкә алып эш итәргә кирәк дигән фикердә. Төрле форматлар булырга тиеш, диде ул Азатлыкка. Аның фикеренчә, Хәтер көнен дога кылу форматында уздыру тәкъдиме хакимияттән төшерелгән.

«Аксакаллар шурасының һәр Рамазан аеннан соң Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алу карары мөселман кануннарыннан чыгып хәл ителде. Ягъни мәчетләрдә, мөселманнар җыелган башка урыннарда шәүвәл аенда дога кылу булачак. Бу – митинг, урам чаралары түгел. Хәзерге сәяси вазгыятьне исәпкә алганда алар халыкны куркыныч астына кую булып санала ала. Әмма мондый формат милли хәрәкәт оештырган сәяси митингларга каршы килми. Кеше тели икән, 15 октябрь көнне сәяси акциядә дә катнаша ала. Бу да начар түгел. Исламда доганы һәрвакыт кылып була. Минемчә, бу — алдан уйланылган тәкъдим һәм хакимият органнары белән килешенгән карар», диде ул.

Бу — алдан уйланылган тәкъдим һәм хакимият органнары белән килешенгән карар

Татар иҗтимагый үзәге активистлары бер яктан Казан ханлыгының егылу вакыйгасы, анда һәлак булган шәһитләр дога белән никадәр искә алынса, шулкадәр халыкның хәтере яңарачак дип саный, шул ук вакытта бу 32 ел дәвамында оештырылган Хәтер көнен көчсезләндерү, юкка чыгару сәясәте була ала дип шикләнелә. Һәм дә мөселман календаре ел саен күчеп йөрү сәбәпле, бер төгәл дата булмавы кешеләрне бутаячак.

Татар иҗтимагый үзәге активисты, вакытында аны җитәкләгән Галишан Нуриәхмәт милли хәрәкәт үзенең урам җыеннарын октябрьдә уздыруны дәвам итәчәк дип белдерде. Аның фикеренчә, бүген бүленү түгел, фикердә булса да берләшү кирәк.

«Бу Корбан яисә Ураза гаете түгел. Хәтер көне. Заманында Гаяз Исхакыйлар да Хәтер көнен 15 октябрьдә билгеләгән. Казан ханлыгы көз көне егылганын һәркем белә. Бу гадәткә керде. Ә яңа датаны билгеләү Хәтер көнен үткәртмәскә тырышуның бер ысулы дип аңлыйм. Холокост, башка халыкларның геноцид көннәре дә төгәл бер көндә билгеләнә, анда барысы да җыела. Безгә дә берләшергә кирәк, руханилар да катнашсын Хәтер көнендә», диде ул Азатлыкка.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, тагын бер Хәтер көнен уздыру – мөфтиятнең үз инициативасы. Казанны яулап алу фаҗигасенең дини ягы да бар һәм аны шул яктан да искә алу кирәк.

«Хәтер көне йә 12, йә 15 октябрьдә үткәрелә торган традицион матәм җыены, һичшиксез, калырга тиеш. Ул инде ике буын дәверендә билгеләнеп килә, шуңа күрә ул традицияне җимерү һич тә дөрес булмас. Шул ук вакытта аны башка календарь нигезендә искә алуның да бернинди начарлыгы юк. Бу вакыйга җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Хәзер Хәтер көнен билгеләп үтү чаралары уздыру кыенлашты, чөнки сәяси сәбәптән йә пандемия аркасында аны уздырырга рөхсәт бирмиләр. Бирсәләр дә бик кечкенә форматта гына уздырырга ярый. Ә дин әһелләре конференция, ниндидер укулар, матәм җыены форматында уздырса, бары файдага гына булачак», дип саный Айсин.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнен сәяси чара дип билгеләп, аның форматын үзгәртү зыянга булачак дип сөйләде.

«1552 елның 15 октябре — татар халкы үз бәйсез дәүләтен югалткан көн. Без 30 ел буе бу милли һәм дәүләти фаҗига турында Казан урамнарына чыгып, халкыбызга сөйләдек. Татар милләтчеләрен Хәтер көнен уздырудан мәхкәмә белән дә, ут белән дә туктата алмадылар. Боз түгел, таш яуса да, без барыбер Казан урамнарына чыктык. Ничә буын татар яшьләрен шушы рухта тәрбияләдек. Догасын да кылдык, шигырен дә сөйләдек, тарих сабагын да бирдек. Хәтер көне – ул сәяси чара, дәүләтчелекне югалту белән бәйле чара. Шуңа күрә хакимият һәм татарофоблар бөтен көчләре белән аны тыярга тырыша. Инде үзләре булдыра алмагач, бу мәкерле эшне руханиларга тапшырганнар. Укысыннар, ел буе шәһитләр рухына дога кылсыннар, әмма Хәтер көненә кагылмасыннар. Аның үз тарихы бар, бу безгә Гаяз Исхакыйлардан калган изге амәнәт. Һәм без аны 15 октябрьдә билгеләп үтәргә тиешбез», диде ул.

Бу үзенә күрә бер хәйлә була ала

Милли хәрәкәт активисты, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла фикеренчә, сәяси, милли активизмны бастыру, кануннарны кырыслату шартларында руханиларның яңа Хәтер көнен уздыруны тәкъдим итүе – төрле юллар эзләү ысулы.

«Беренчедән, бу әлегә теләк кенә. Күреп торабыз: хакимият уздырырга мөмкинлек бирми. Кешеләрне куркытып бетерделәр, әмма Хәтер көнен уздырмау да мөмкин түгел. Шәһитләрне искә алу кирәк, дога кылу мөһим. Бу үзенә күрә бер хәйлә була ала. Бу Аксакаллар шурасының Хәтер көненә җыелды да бетте булырга тиеш түгел, нәтиҗәсе булсын дип тырышсалар, яхшы да килеп чыгарга мөмкин. Әмма аны мөселман календаре белән ел саен төрле вакытта уздыру уңышсыз дип саныйм. Бу – бүлү.

Чынында Хәтер көненең әлегә кадәр сакланган форматына да үзгәреш кирәк, җиңелү, сыктау риторикасы урынана без – исән, без көрәшәбез, без җиңгәнче көрәшәбез дигән фикерләр белән урамга чыгарга кирәк», диде ул Азатлыкка.

azatliq.org

***

Рассказываем о затеянном ДУМ РТ «переезде» Дня памяти всех павших при взятии Казани от войск Ивана Грозного на новую дату. 

Что случилось?

Вчера ДУМ РТ ввело в официальное поле и одновременно «обновило» дату Дня памяти всех павших при взятии Казани от войск Ивана Грозного в 1552 году.

По подсчетам Духовного управления, памятная дата приходится на 13 день месяца шавваль по хиджре. При этом, хиджра — мусульманский календарь, который не так стабилен, как привычный нам григорианский, и высчитывается по лунным фазам.

Что мы имеем: до вчерашнего дня Хәтер көне всегда отмечался 15 октября, а теперь дата стала плавающей. К примеру, в этом году День памяти всех павших при взятии Казани пришелся на 25 мая.

Помимо этого, муфтий Татарстана Камиль Самигуллин предложил посвятить Хәтер көне всем батырам и героям татарской нации, не ограничиваясь только событиями 1552 года. 

С нами останутся две даты

«Я не вижу здесь попытку заместить день падения Казанского ханства 15 октября — речь просто о высчитывании даты по хиджре (а там, как известно, дата плавающая). Думаю, здесь нет никакого противоречия, потому что, чем чаще мы будем вспоминать те события и павших героев, тем лучше для исторической памяти, — считает историк, политолог Руслан Айсин. — То, что 15 октября останется – я уверен. Этот день уже отпечатан в исторической памяти, он проводится с 1989 года. Думаю, две этих даты должны друг друга взаимно дополнять и выступать общим фронтом».

Предложение муфтия РТ о посвящении Хәтер көне всем батырам и героям татарской нации Руслан Айсин называет «здравой инициативой», поскольку история татарского народа «очень обширная, и появление дня поминания героев – отличная идея».

Безобидное уточнение даты или риск ухода в релятивизм?

«Это можно расценивать, как некую пиар-кампанию ДУМ РТ и никакого отношения к исторической действительности это не имеет», — считает этнолог, доктор исторических наук Искандер Измайлов.

Эксперт указывает на значительную разницу между мусульманским календарем, который высчитывается по лунным фазам, и григорианским. Последний – более стабильный, он отвечает тем фазам которые Земля проходит вокруг Солнца. Лунный календарь в этом смысле – плавающий.

«По общепризнанной хронологии, взятие Казани произошло 2 октября 1552 года. Если это произошло 13 шавваля, то, поскольку это плавающая дата, за эти столетия она так прокрутилась вокруг годового цикла, что каждый раз мы будем проводить День памяти в разные даты. Таким образом у нас может сложиться релятивистское сознание, то есть, мы потеряем настоящую нить исторических событий», — беспокоится Искандер Измайлов.

Эксперт указывает на то, что принятие ислама Волжской Булгарией тоже имеет свой эквивалент в мусульманском календаре. Значит и оно должно каждый год отмечаться в разные даты? Почему день памяти всех павших при взятии Казани должен быть плавающим, а все другие – нет?

Что не так с татарской исторической хронологией?

На фоне «обновления» даты Хәтер көне невольно вспоминается и «двойственность» даты принятия ислама. Мы решили узнать у экспертов, что происходит с нашей исторической хронологией.

«Дело не в татарах и не в татарских ученых, которые, к слову, выступали против произвольного назначения в качестве государственных праздников каких-то дат, признанных праздничными днями, но при этом не имеющих научного обоснования. Проблема в политиках и чиновниках. Это проблема их безграмотности – они превращают историю в какую-то релятивистскую вещь. Полностью исказить историческую картину трудно, но такое желание почему-то всегда есть.

Давайте разработаем свой татарско-мусульманский годовой цикл праздников. Тогда у нас будет свой День памяти батыров, свой День матери, свой День труда, свой День знаний и так далее. Наверное, надо действовать системно. На мой взгляд, во всем этом заметна спонтанность и некий произвол», — резюмирует Искандер Измайлов.

Точки над «i»

Редакция обратилась в ДУМ РТ с просьбой о комментарии. В первую очередь, нам объяснили, что дата «13 день месяца Шавваль» указана в известном труде авторитетного ученого, исследователя истории и культуры татар, археологии Казани Михаила Худякова «Очерки по истории Казанского ханства».

Также в Духовном управлении уточнили, что День памяти всегда отмечался по пятницам, наиболее близким к 15 октября, в стенах мечети Кул Шариф. Но в связи с тем, что пятничный день был «плавающим» из года в год, аксакалы ДУМ РТ приняли решение зафиксировать эту памятную дату конкретным днем по мусульманскому календарю.

«Считаем, что привязка этой даты к мусульманскому календарю позволит привить мусульманам национальное самосознание и сделает для них привычным ожидание и наступление Хэтер коне после завершения священного месяца Рамазан», — комментирует пресс-служба ДУМ. 

sntat.ru

Просмотров: 714

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>