Шигырьләр яздым утырып…

10439Картлык

Олы кешеләр зарланалар,
Без бит картайдык, диеп.
Ә без, яшьләр, алар сүзен
Колакка элми идек.
 

Менә килде шул гомер,
Бабай сүзен кабатлыйм.
Картлык үзе көттермәде,
Бөтен яктан камый ул.
 
Картлык шулай була икән:
Баш эшләми, күз күрми,
Колаклар да ишетмиләр,
Аякларым да йөрми.
 
Нинди булса эш эшләсәң,
Авырта бөтен тәнең.
Каядыр барырга булсаң,
Баштан таяк эзлисең.
 
Кулларың да эшкә бармый,
Авыр шул бер картайгач.
Ризыкның да тәме булмый,
Авызда теш булмагач.
 
Картлык килә һәркемгә дә,
Килә, синнән сорамый.
Котылырмын ла дисәң дә,
Кем дә котыла алмый.
 
Зарлансаң да, юк,
                      зарланмасаң да,
Башыңа төшкәч картлык.
Соңгы сулышыңны алып,
Бакыйлыкка юл ачык…

Сагынам авылымны

Гомеремнең күп өлеше
Үтте туган авылда.
Хәзер инде читтә яшим,
Шәһәр кешесе монда.
 
Биредә тормыш бик җиңел:
Юк кулда көрәк, сәнәк,
Юк йортыңда терлек,
                                тавык –
Бусы тагын да рәхәт.
 
Ләкин китми күз алдымнан
Сиреньнәр һәм бакчалар,
Шунда үстергән җимешләр,
Бал җыйган умарталар.
 
Урманнарда йөргән чаклар
Онытылмый һичбер дә.
Җәйнең эссе көннәрендә
Җыйган җиләкләрем дә.
 
Җәй көнендә авылыбыз
Чәчәкләргә күмелә,
Үсә чәчәк, шаулый бөҗәк –
Шунда рәхәт күңелгә.

Авыр икән йомгаклау

Йоклый алмыйм, йокы
                         алмыйм мине,
Йокысызлык басты күңелне.
Төннәр буе күзем
                         йомылмыйдыр,
Көтәм шулай төнем
                                  үткәнне.
 
Кайвакытта торып, йөреп
                                        алам,
Китмәсме дип
                      борчу-уйларым.
Тәрәзәгә карыйм, ут
                                 алмаган,
Дәвам итә халык йоклавын.
Тик мин генә авыр яшьлегемә
Йомгак ясыйм, сүтәм
                          булмышымны.
Ходай язган шушы язмышыма
Лаек була алдымы
                         тормышым?..

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено