Өлкәбезнең татар хәрәкәте өчен матәм көне бүген…

Kued0EqADys-300x253

27нче май - матур яз көне, ел фасылының иң гүзәл чагы.  Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып туя алмыйсың. Ә менә Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның гаиләсе, туганнары-якыннары, дуслары-фикердәшләре һәм, гомумән, барлык милләттәшләребез өчен матәм көне бүген…

2019 елның нәкъ шушы көне өлкәбезнең татар хәрәкәте өчен зур югалту алып килде, 27нче майның иртәсендә  барыбыз да тетрәндергеч хәбәр ишеттек. Гөрләтеп тормыш иткәндә, әле яшьнәп яшәр чагында, Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов бик вакытсыз арабыздан китте. Зур планнар, аларны тормышка ашыру уйлары белән яшәгән кеше кинәт гүр иясе булды…

Бүген соңгы сулышына кадәр халкыбыз, милләтебез өчен янып-көеп яшәгән Фәрхәт Сабирҗан улын искә алабыз. Язмабыз аның рухына изге дога булып барып ирешсен иде. 


 Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Рәшит МИНҺАҖ: «Фәрхәт якты шәхес иде»

- Дөньяда озаграк яшәгән саен югалтулар арта бара. Бер караганда, фани дөньядан бакыйлыкка күчү – тормышның бер кануны, закончалыгы инде. Беркем дә мәңге яши алмый, кайчан да булса барыбер китәсе. Кем иртәрәк, кем соңрак…

Икенче караганда, гаделсезлек инде бу. Алтмыш та тулмыйча, кая ашыгырга, нигә ашыктырырга… Алтмышы тулган кеше турында, инде Пәйгамбәребез яшенә җиткән, диләр. Алтмыштан соң бирелгән гомер Ходайдан бүләк, дип тә өстиләр. Соң шулай булгач?… Язмыштыр инде. Барысы да күкләрдә алдан язып куелган, диләр ич. Без генә белмибез. Хәер, белеп нәрсә эшләп була?! Барыбер дөнья куар идек. Дөрес, игелекләрне күбрәк эшләп калдырырга тырышыр идек.

Әле журналист Мөнирә Сәгыйдуллина белән аның хакында сөйләшеп алдык. Ничек бергәләп Татар яшьләре көннәре уздыруыбызны, Кырымга баруыбызны искә төшерде. Әллә таҗвирус нәтиҗәсе: ул көннәрне мин хәзер томанлы гына хәтерлим. Шулай да Фәрхәтнең Казанга беренче килгән көннәре истә (самарлылар, гадәттәгечә, иң ишле иде). Апасы, ялгышмасам, Әлфия, энекәшебезнең КДУга, татар бүлегенә укырга керәсе килә, дип таныштырган иде безне. Сөйләшүебезнең икенче көнендәме, өченче көнендәме профессор Хатыйп абый Миңнегуловның өенә фатиха алырга киттек (шөкер, җәй уртасы булса да фатирында иде). “Шәп егет: университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә Самар егетләре булырга тиеш!”, – дигәнем белән мөгаллимебез шундук килеште. Фәрхәтне беренче күрүдә үк үз итте дип беләм. Шул сәбәпле, мин аның университетта укуында катнашым булуына үзен күргән саен сөендем. Ул үзе дә мине якын итте, күрешкән саен уртак темалар, дус-танышлар табыла иде. Самардагы тынышлар хакында үзенә шылтыратып та сораштыра идем. Ни кызганыч, шәһәрегездә ике-өч мәртәбә генә булдым кебек. Әмма калагыз яхшы тәэсирләр белән искә төшә. Кешеләре яхшы булгангадыр инде.

Кызганыч, Фәрхәт “Бердәмлек” газетасында озак эшләмәде. Тәкъдире булгандырмы: башка юнәлешне сайлады. Һәрхәлдә мин аны үзем кебек журналист булыр дип уйлаган идем. Бигрәк тә хәзерге заманда газетачы һөнәре белән тормышны алып бару, гаилә тоту җиңел түгел шул. Редакциядән китүендә, һичшиксез, бу сәбәп тә булмый калмагандыр. Хәер, ул барыбер милли-мәдәни эшчәнлектән читләшмәде, «милләтем, гаиләм, туганнарым» дип яшәде, кулдан килгәнчә тир түкте, дип беләм. Аннан килеп, бу фани дөньяда бөтен нәрсәне дә күңелеңә, йөрәгеңә якын алмаска кирәк. Йөрәк бит ул – чыгымлый торган, нәзберек әгъза…

Ихлас, якты күңелле дустыбызның шул тырышлыклары, кылган изгелекләре ахирәткә әҗере булып барыр, дип өмет итик. Мәрхүмебез Аллаһының рәхмәтендә булсын!

Казан дәүләт, соңрак федераль университеты мөгаллиме, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә  Рифә РАХМАН: «Фәрхәтнең елмаюын сагынам»

- Чын педагог укучыларының барысын да ярата. Үзен тыңламаганын да, бик тырышып укыганын да, уртача гына белемлесен дә. Шул ук вакытта иҗатчылары, үзенчәлекле фикер йөрткәннәре күңелгә нык сеңеп кала, кайвакыт башкалардан ныграк та якынаеп китә. Әлбәттә, син кайбер баланың теге яки бу сыйфатын сөймәскә дә мөмкинсең, әмма барыбер аңа үзеңнеке итеп карыйсың, тискәре якларын юкка чыгарырга тырышып тәрбиялисең.

Инде дөньяны күпмедер аңлап, мәктәптән холыклары нык формалашып килгәннәрен белсәм дә, үземнән белем алучыларны тагын да яхшырак күрү теләге миндә гомер бакый шактый көчле булды. Кисәтүләрне катырак ясаганым да, ачулы күренергә тырышып орышып алган чаклар да бар иде. Эчеңнән шул вакытларда да син укучыңа йомшак каласың, җитди кыяфәтнең ныграк тәэсир иткәнен белгәнгә генә, шулай кыланасың. Кыланасың дим. Укытучы – кешенең үзенә хезмәт сәхнәсендә сайлап алган роле инде ул. Теге яки бу укучыңның ахырдан нинди Кеше булып китүендә тышкы тотышың, аның белән корган мөнәсәбәтләрең зур роль башкаргач, таләпчәнлек һәм урынлы кырыслыктан бөтенләй баш тарта алмыйсың.

Соңрак күңелемдә онытылмаслык урын алган Фәрхәт белән танышуым бик үзенчәлекле булды. Берничә төркемнән оешкан яңа аудитория алдында басып торган тәүге мизгелдә үк күз кырым белән икенче рәтнең сул ягында гел елмаеп утырган егеткә игътибар иттем мин. Икенче, өченче дәресләрдә дә ул уң тарафка күчмәде. Аудиториягә дәрес башланыр алдыннан гына керә икән, дип уйлап куйганым хәтердә. Ул һәр кеше дәресендә шулай якты йөз белән утыра микән, дигәнем дә.

Фәрхәтнең елмаюы миңа бик шук та, серле дә, кояшлы да, ниндидер максат белән елмаю да кебек тоелды. Шул көнне генә иртән күп итеп шигырьләр язган идем. Лекциядән вакыт калды да, берничәсен укып карарга булдым. Барысы да мәхәббәт темасына иде. Яшьләргә аннан да кызыклырак тема булырмы?! Алар аша студентларның әдәбиятка мөнәсәбәтен аңлыйсы килгән иде. Озакламый аңлашылды.

– Мин шигырь яратмыйм! – диде, кыртрак итеп, исемен билгеләгәндә үзе белән Мәхмүтов Фәрхәт дип таныштырган егет.

Шок хәлендә калдым. Ничә ел университетта әдәбият укыган студент шигырьне бөтенләй яратмый! Җитмәсә, шушы сүзе белән аптыратканын аңлап, тагын да ныграк елмаеп утыра.

– Алай да була,– дим мин.– Теге яки бу әйберләрне яратып китәр өчен, аны, нәрсәлегенә бәйле рәвештә, күбрәк кулланырга, тыңларга, ашарга, эшләп карарга кирәк. Кешеләр шулай: бәрәңге ашап үссә, бәрәңге ярата, начар көй тыңласа, классиканы аңламый, үзе эшләп карамаган эшләрне начар башкара. Мин бүген, танышу максатыннан гына, шигырьләр укыган идем, моннан соң көн саен Сезнең өчен махсус бик яхшыларны язып килермен дә, дәресне шуларны укудан башлармын.

– Мин барыбер яратмыйм, – ди Фәрхәт.

– Ә мин Сез ярата башлаганчы укырмын. Яхшы әйбергә кеше күнегергә тиеш.

Һәр дәрес алдыннан дистә-дистә шигырь яза башладым. Лекциягә кадәр бер-икене булса да укыйм. Беркөнне онытканмын. Исемлекне барлауга, тема яздыруга керешкәнмен. Дәрес ахырында Фәрхәтнең тавышын ишетәм:

– Шигырь тыңлар өчен генә укырга килгән идем, укымадыгыз.

– Син бит яратмыйсың, Фәрхәт!

– Хәзер инде яратам. Гел тыңлыйсы килә.

Мин Фәрхәтнең бу сүзләренә шулкадәр сөендем. Бер генә тапкыр да шигырьләремнең үз авызымнан сөйләнгәнен ишетмәгән төркемнәр дә бар иде, әмма Фәрхәтләр дәресе алдыннан шигырь укырга тырыштым.

Бервакыт ул мин эшләгән “Мәгърифәт” газетасы редакциясенә килгән. Баш мөхәррир белән эшлисе эшләр бар иде. Фәрхәт редакциядән безнең белән чыкты да, машинаның арткы утыргычларына утырды. Кайтып кит инде, дип әйтергә кыенсындым. Аны үзебезгә дәшәргә, башта бергәләп чәй эчәргә уйладым.

Табын артында шактый сүзләр сөйләнелде. Инде артык истә дә калмаган. Фәрхәт белән шулай сәеррәк якынаеп китү булмаса, бу көн дә онытылган булыр иде. Бик күп эшләр эшләнде. Сала башлаган йортым бар иде. Бер уңайдан, анда да барып килдек.

– Ул кем?– ди хуҗам.– Ник синнән бер дә калмый?

– Студентым,– дим.– Ачуланмагыз, йөрсен инде. Ул бик шигырь ярата. Ерактан. Монда туганнары да юктыр. Безнең белән аралашу аңа да рәхәт бит.

Еллар узгач, Фәрхәтнең биографиясе белән таныштым да, шаккаттым: алар Хөсәен Вәлиәхмәтов белән райондашлар булган икән. Ә, бәлки, ул редакциягә аңа атап килгәндер дә?.. Ул чагында баш мөхәрриргә минем эш бүлмәсе аша узасы булганга, өстәл артында мине күреп кенә тукталгандыр. Белмим.

Әллә ничә сәгать машинада йөри торгач, Фәрхәт гомер бакый аралашкан кешем кебек булды да китте. Шул көннән безнең дуслык бик ныгыды. Әлбәттә, бу дуслык билге куюда чагылыш тапты дип әйтә алмыйм.

“Гаилә һәм мәктәп” журналында эшләгәндә Самар якларына барып чыгарга туры килде. Мин инде Фәрхәтнең анда эшләгәнен, милли хәрәкәттә зур роль уйнаганын белә идем. Алай да, әле анда барганчы, үзләренә килгәнебезне ишетеп, ул мине эзләп килер дип башыма да китермәдем.

Безне Самарның хөрмәтле кешесе Шамил Сәлиметдин улы Баһаветдинов каршы алды, кунакка дәште, торыр җир белән дә тәэмин итте. Аңа, милли җанлы гаиләсенә карата чиксез рәхмәт хисләрем һаман да күңел түрендә яши.

Без махсус кунак йортларына урнаштык. Көн буе Фәрхәт, телефон ачып, кайдалыгымны, очрашырга мөмкинме-юкмы икәнлеген гел сорап торса да, борчымаска, эзләмәскә кушкан идем. Төн уртасы дип тормаган, тукталган урыныбызны белешкән дә, күчтәнәчләрен күтәреп, яныбызга килеп тә җиткән. Казанлылар белән бергәләп күңелле итеп сөйләшеп, чәйләп утырдык. Фәрхәтне якыннан иркенләп күрүнең соңгысы булыр дип башыма да китермәгән идем.

Казанга килгәч, керергә вәгъдә бирсә дә, булдыра алмады. Алай да телефонга хәбәрләре, матур теләкләре гел килеп торды. Бервакыт алар тукталды. Бу сәер хәл иде. Әле язар дип көттем… Бернинди “смс”лар да килмәгәч, укучы гомер буе укытучысына язып ята алмый бит инде, дип нәтиҗә ясадым. Ул болай да күңелендә рәхмәтен озак саклады инде, дип уйладым. Бик нык аралашып, хәтта яхшылыкларымны күп күреп, кирәклегем беткәч, бөтенләй онытканнар әллә никадәр.

Шулай бервакыт Самар архивларына бәйле йомышым төшеп, Фәрхәткә бер хат яздым, тагын… Җавап килмәде. Инде чын-чынлап аптырап калдым. Ул үпкәләргә тиеш түгел иде! Ул миңа, киңәеп җаваплар язуыма карамастан, үпкәләргә тиеш түгел иде, дип уйладым. Бераздан хатыны Альбина аның вафатлыгыннан хәбәр ишеттерде. Ул көнне аңсыз кебек йөрдем.

Мин әле дә шок хәлендә. Кояшның үзе кебек, мәңге картаймастайга ошаган, йөрәге, күзләре янып торган Фәрхәтнең арабызда юклыгына һаман ышанмыйм. Аның милләтне, дусларын, туганнарын, гаиләсен шулай көтмәгәндә ташлап китүен белгәч, аңа шалтыраттым, моңа… Барысы да белгәннәр. Бер мин генә белмәгәнмен! Тагын да ныграк авыр булды. Ул чакта интернетта утыру гадәтем юк иде шул әле.

Самар турында уйладыммы, иң беренче чиратта, аның милли җанлы кешеләре, Шамил абый, Фәрхәтләр күңелгә килә. Аларны алмаштырырлык кешеләр үсәме анда, дип борчылыбрак уйлап куям. Зур югалту кичергән күңел милли хәрәкәттә йөргән барлык студентларым өчен дә сөенә. Фикердәш булулары, безнең эшне дәвам итүләре өчен рәхәт аңа. Бу сөенүне кадерлек кешеләрнең берәм-берәм юкка чыгуы гына азайта.

Миңа Фәрхәтнең серле елмаюы, шук сүзләре җитми. Гадәттә, бакыйлыкка күчкәннәрнең сурәтләре, хәтта туганнар булсалар да, акрынлап күз алдыннан җуела. Фәрхәтнеке, нигәдер, җетеләнә генә бара. Күзләренә карыйм. Көлеп торсалар да, алмалары тулы моң…

Пермь шәһәреннән фикердәше Марсель әфәнде: «Уйларыбыз уртак иде»

- Фәрхәт белән мин Мәскәүдә Федераль татар автономиясенең конференциясеннән соң танышып, сөйләшеп утырган идем. Əлбәттә, милли проблемаларга уй-фикерләребез уртак булу сәбәпле, мине Самарда һәм өлкәдә милли эшләрне ничек оештырулары кызыксындырды…

Икебез дә милли хәрәкәткә 90нчы елларда килгәнбез икән. Ялгышмасам, Фәрхәт, минем шикелле, пединститут тәмамлаган булып чыкты, гомумән, «сүзләребез  килеште». Рәхәтләнеп, якын туганнарча сөйләшеп, телефоннар алышып аерылыштык.

«Тумышың белән үзең кайсы район мишәре?» — дип,  шаярып сорау биргәч, ул: «Аксубай районыннан. Тик безне Казанда гына мишәр диләр, ә без үзебезне Самарда татар дип йөртәбез», — дип җавап кайтарды. Фәрхәтнең «без татар» дигәне бүгенге көннәрдә аеруча актуаль булып яңгырый, чөнки дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы нинди  генә диалекта сөйләшсә дә, без — татарлар!

Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия АХУНОВА: «Фәрхәтне барысы да белә һәм хөрмәт итә иде»

- Яшьлек! Җир шарының күчәренә басып, дөньяны үзең тирәли әйләндерә алам дип санаган тәвәккәл чак! Гомернең гаҗәп, гаҗәеп чоры. Алда ымсындыргыч тормыш, озын-озак гомер һәм… бөтен-бөтен-бөтен хыяллар да чынга ашарга атлыгып, сине көтеп тора!..

Татар яшьләре оешмалары лидерлары: Мәскәүдә – Марат, Казанда – Миләүшә, Чаллыда – Маузер, Мордовиядә – Әнвәр, Удмуртиядә – Рөстәм, Сарытауда да – Рөстәм, ә Самарда – Фәрхәт!

90-нчы еллар башы. Барыбыз да Казанда Татар яшьләре көннәрендә очрашабыз, сирәк кенә — каз бәбкәләредәй иярткән балалар белән «Милләтебез хәзинәсе» лагерләрендә. Стамбулда үткән Халыкара төрки яшьләре җыены булсынмы, Ульянда регионара яшьләр ассамблеясымы, Башкорстандагы бәлеш бәйрәмеме – иң якын туганнар кебек очраша идек. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Танышлар аша сәләмнәр алышып тордык.

Өч ел элек Африкага ял итәргә барган идек, шунда Самар татарлары белән таныштык, алар Фәрхәтне белә булып чыктылар! Аны барысы да белә һәм хөрмәт итә иде.

Иң соңгы очрашу май аенда Башкортстанда, милли-мәдәни мөхтәриятнең юбилей кичәсендә булды. Фәрхәт Самарга кунакка чакырды – Сабантуйга, гаиләм белән алданрак килергә сүз бирдем, әмма килеп чыкмады…

Милләткә ярдәм иткән кешенең гамәл дәфтәрләре ябылмас диләр. Тыныч йокла, Фәрхәт… Догаларыбыздан калдырмабыз…


25 ел «Туган тел» оешмасы әгъзасы булып торган Наилә САБИРҖАНОВА: «Җәмгыяткә балалар буларак килдек»


- «Туган тел» җәмгыятенә нигез салучыларга бик күп проблемнарны хәл итәргә туры килде. Иң беренче - татар әдәби телен белучеләр кирәк иде. Ә алар юк! Халык белән сөйләшергә, мәдәни чаралар оештырырга кирәк иде…

Сәхнәдән чараларны ике тавышта алып бару гадәткә кергән. Әтием — Шамил Баһаутдин конферансьеның берсе булды. Алып барырга хатын-кыз тапмагач, ул: «Кызым, телне яхшы беләсең. Синең белән бәйрәмнәрне алып барачакбыз», — диде.

Шулай итеп, җәмгыять утырышына йөри башладым. Шунда игътибар иттем, биредә минем яшьтәшләрдән — бердәнбер егет Фәрхәт кенә.

Тантаналарда яшьләр башкара торган эшләр бар иде. Җәмгыятьнең рәисе Рәшит абый Абдулов Фәрхәткә яшьләр төркемен туплауны йөкләде. Вазыйфаларыбыз төрле булганлыктан, мин олылар командасында эшләп киттем.

Фәрхәт яшьләр белән мәш килде. Ул Казан белән Самар арасын күбрәк таптады. Казанда ул чорда «Азатлык» хәрәкәте көчле иде. Ул шул хәрәкәткә чумды.

Шул ук вакытта «Туган тел»не дә ташламады. Казан яшьләрне еш җыйды: без, бертөркем Самар егетләре һәм кызлары, рухи башкалабызга бара идек. Илебезнең, дөньяның төрле ягыннан килгән яшьләр белән рәхәтләнеп аралаштык, тәҗрибәләребез белән уртаклаштык. Фәрхәт бик аралашучан, ачык иде, төрле яктан килгән яшь зыялылар белән уртак тел таба иде.

Шуны әйтәсем килә, «Туган тел» җәмгыяте башланып киткәндә без икебез дә иң яшьләр идек.

«Яктылык» мәктәбенең элеккеге хореограф-балетмейстеры, бүгенге көндә гаиләсе белән Кырымда яшәүче  Инзилә ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА: «Фәрхәт абый - алыштыргысыз шәхес…»

- Фәрхәт абый турында бик күп җылы сүзләр әйтергә була. Ул бик татар җанлы кеше иде, Самар шәһәренең мәшһүр татары булып, халкыбыз өчен җан атып,  бик күп көч куйды.

«Туган тел» оешмасы канаты астындагы яшьләр төркеменең җитәкчесе буларак, яшьләр-балалар белән эшләп, татарларга бигрәк тә күп хезмәт итте. Без аның белән бик горурлана идек һәм хәзер дә горурланабыз. Һәрвакыт безгә үрнәк булып торды ул.

Бик күп чаралар уздырып, күпме яшьләрнең-балаларның күңелләрен күрде. Татар мәдәниятенә, тарихына җылы карашта булган яшьләрне тәрбияләде-үстерде, аларга таяныч иде. Үзенең шушы эше белән янып яшәде!

Әлбәттә инде, аның хәләл җефете Альбина ханыма да бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар бергәләп шундый матур гамәлләр башкардылар бит, ул һәрвакыт янәшә булды.

Кызганычка, хәзер Самар шәһәренең татар яшьләре өчен чаралар җитми. Фәрхәт абый кебекләр юк… Ул алыштыргысыз…

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самар өлкә “Ак калфак” оешма­сының мәдәни бүлеге җитәкчесе Айсылу ӘБДИЕВА-КУРМАЕВА: «Фәрхәт перфекционист иде»

- Фәрхәт кебек татар яшьләре белән шөгыльләнүче булмады, юк һәм булмас та инде. Бу бик авыр, гаять зур эш. Җәмәгать эшендә кайнамаган кеше, моны аңламый. Бер чара гына үткәрү өчен дә күпме нәрсәне күздә тоту кирәк бит.

Фәрхәтнең оештыру сәләте бик көчле иде. Ул йөрәгенең һәр тамыры белән  җәмәгать эше өчен борчылып яшәде. Перфекционист буларак, барлык эшләрен идеаль дәрәҗәгә җиткерүгә омтылды. «Алынгансың икән, җиренә җиткереп эшлә. Булдыра алмыйсың икән – алынма», дигән принцип белән яшәде. Шулай, кызганычка, ул үз-үзен эзгәләде, яндырды, бетерде.

Олыны – олы, кечене кече итә белде ул…  Үз йөзен беркайчан да, бернинди очракта да югалтмады.

Тормыш иптәше Альбинага бик авырдыр инде. Әмма ул бик көчле рухлы хатын-кыз, берүзе балаларын аякка бастыра алачак, моңарда шигем юк минем. Балалары — бик акыллылар, әниләренә терәкләр.

Фәрхәтнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Менделеевск шәһәреннән туганы Асия НУРГАТИНА: «Фәрхәткә бик рәхмәтлемен»

- Фәрхәт туганнар арасында аералап тора иде. Аз сүзле, әйткәнен җиренә җиткереп үтәүче, бик игелекле, кешелекле, ярдәмчел иде.

Казанда укыган вакыты, мин дә читтән торып укыйм. Кияүгә чыгып, улыма эч ай гына. Казанга дәүләт имтиханын бирергә барасы, ә барып төшәр урыным юк. Ул тулай торактан бүлмә сөйләшеп, безне шунда урнаштырды. Аңа бик рәхмәтлемен.

Чын әти, үрнәк гаилә башлыгы икәнлеге күз алдында булды. Бик сагынабыз без аны, догаларыбыз кабул булып, җәннәт түрләрендә күрешүләр насыйп булсын. Әти-әнисенә, гаиләсенә, туганнарына сабырлыклар телим. Без көчле булсак, ул да шатланып ятар.

Тольятти шәһәрендә яшәүче Галия БӘДРЕТДИНОВА-ӘББӘЗОВА: «Өлкәбез татарларына Фәрхәт әфәнде җитми»

- Яшьлегем Самарда үтте. «Туган тел» оешмасына да, «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә дә йөрдем. Фәрхәт әфәнде бик актив кеше, шәп оештыручы, киң күңелле шәхес буларак истә калган. Безне — яшьләрне, студентларны — очраштыра, таныштыра, кавыштыра иде. Үзара татарча сөйләшеп, җырлап-биеп, концертлар-бәйрәмнәр оештырып, бик күңелле яшәдек без. Сагынып искә алырга гына калды хәзер…

Кызганычка, хәзерге татар яшьләре телебезне дә, милләттебез турында берни дә белми, бер-берсе белән аралашып та яшәми. Андый субкультура калмады да төсле.

Өлкәбез татарларына Фәрхәт әфәнде җитми. Без, «Туган тел» оешмасы аша үткән яшьләр, аны беркайчан онытмабыз…

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталының редакторы Римма НУРЕТДИНОВА: «Фәрхәт абый таяна алырлык шәхес иде»

- Фәрхәт абый белән күптән таныш идек, чөнки мин дә «Туган тел» оешмасы канаты астындагы яшьләр төркеме аша үткән кеше. Аннан соң да милли хәрәкәттә һәрвакыт бергә булдык, ул таяна алырлык шәхес иде. Ышанычлы кеше турында: “Аның белән разведкага барып була!” – диләр. Ул  нәкъ менә шундыйлардан иде.

Ике ел инде без Фәрхәт абыйдан башка яшибез. Һәрчак актив һәм дәртле булган кешенең үлеменә әле дә күңелләр ышанмый. Юксынабыз үзен… Күзәтүчәнлелеген, беркемгә хас булмаган фикер сөрешен…

Аралашучан, эшчән, намуслы, принципиаль, дөреслекне ярып салырга сорап тормаган кеше иде ул. Рәнҗетелгән, канатлары киселгән вакыйгалар да булды, әмма ул барыбер үз милли идеяләренә тугры калды.

Урының җәннәттә булсын, мәшһүр милләттәшебез!

Ижауның «Яңарыш» газетасы журналисты Эльмира НИГЪМӘТҖАНОВА: «Фәрхәт кебекләр — милләтебезнең йөзек кашы»

- Мин Фәрхәт белән бергә укымагач, аны белми идем. Соңгы корылтайда, Казанда, бер генә тапкыр күргән булды. Актив, татар милләтенә кагылышлы мәсьәләләр белән янып йөрүче, кыю, тирән фикерле, милли җанлы шәхес буларак истә калган.

Корылтайда татар гаиләләрендә милли телне өйрәтү турында аерым секция үткәрелгән иде. Ул анда үз гаиләсе мисалында балаларына ничек телне өйрәтергә кирәклеге турында сөйләгән иде. Һәрбер чарада үз фикерен белдереп, актив катнашып, үзе яшәгән төбәк өчен файдалы мәгълүмат, тәҗрибә туплау максаты белән янып йөрде. Ул яшәгән өлкәдәге татарлар тормышы, анда башкарыла торган эшләр, милли чаралар белән таныштырды.

Фәрхәт кебекләр — милләтебезнең йөзек кашы, дияр идем. Андый кешеләр күбрәк булса, татарлар зур адымнар белән алга барыр иде…

Фәрхәтнең арабыздан китүен ишетү яшен суккандай тәэсир итте миңа. Ничек алай, нигә янып торган милли җанлы, талантлы кешеләребез арабыздан бик тиз китә? Әйтерсең дә, алар безгә ничек яшәргә, үзеңнән соң якты эз калдырырга кирәклеген эшләгән эшләре белән күрсәтәләр дә, якты йолдыз сыман атылып, арабыздан югалалар. Фәрхәтнең үзеннән соң калдырган матур эшләре халкы тарафыннан онытылмас, аларны дәвам итәрләр, ә Фәрхәт Мәхмүтов исеме мәңгеләштерелер дип ышанасы килә.

Өлкәбезнең танылган музыканты, татар бәйрәмнәренең сценарий авторы, режиссеры, алып баручысы Линар АБСАТТАРОВ: «Сабантуйлар, бигрәк тә өлкә Сабантуе, Фәрхәт белән ассоциацияләнә…»

— Фәрхәтебезне искә алып сөйлим, дип әйтүе — бик авыр. Чөнки, менә икенче ел ул безнең арабызда булмаса да, моңа күңелем дә, йөрәгем дә ышанмый. Ул хәзер дә исән, безнең белән бергә кебек.

Сабантуйлар, бигрәк тә өлкә Сабантуе, Фәрхәт белән ассоциацияләнә…

Бик милли җанлы кеше иде. Аның безнең арадан китеп баруы - бик зур югалту.

Тормыш иптәше Альбинага, балаларына, әти-әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен…

Альбина белән кызлары Фәрзәнә шулай ук милләтебезгә хезмәт итәләр, Фәрхәтнең эшен дәвам итәләр. Аларга тагын бер тапкыр сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телисем килә.

Фәрхәт мәңге безнең күңелләребездә яшәр.

  samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Фәрхәт Мәхмүтовның котлау-васыяте (ВИДЕО)

* * *

Ул яшәргә тиеш иде…

* * *

Альбина МӘХМҮТОВА: Барыгызга да Аллаһының олы рәхмәте яусын!

* * *

Фәрхәд Мәхмүтов: «Туган телне саклап калуның сере гади — гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк»

* * *

Губернатор Самарской области Д.И.Азаров и Администрация г.о.Самара выразили соболезнования родным и близким Ф.С.Махмутова

* * *

Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде…

* * *

«Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс» дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый…» Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат

* * *

Скоропостижно, безвременно скончался Фархад Сабирзанович Махмутов… / Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов вакытсыз вафат…

* * *

Чтобы традиции жили

* * *

Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр

Просмотров: 1892

2 комментариев

  1. АМИИИИЙН. Рухы. Шат. Булсын. Урны. Фирдауз. Жаннатда. Булсын.

  2. Зайнуллиннар гаилясе (Рафик, Гульфания балалары Резедэ, Руфинэ, Алинэ) в пишет:

    Без Фэрхад белэн ике Туган балалары. Минем этием белэн Фэраднын энисе бер Туган. Без ике гаилэ балалары бергэ устек. Сонынан алар гаилэсе Самара олкэсенэ кучеп киттелэр.
    Фархад безнен туганнар арасында кечкенэдэн Ук узенчэлекле, бик торыш бала булып усте. Хэр яктанда аерылып торды. Ачек йозле,молэем Фархадны беркем белэн дэ чагыштырып булмы. Татар жаны, татар рухы анын канында иде. Туганнар арасында да туганлык жеплэрен озмичэ хэр кешегэ ачык йозле, куркэм була белде.
    Шундый татар жанлы, мехтэрэм кеше булганга курэ ул Самара олкэсендэ дэ бик зур эшлэр эшлэде. Без анарга бик рэхмэтле. Шундый олы жанлы туганыбыз белэн горурланабыз.