Муфтий встретился руководителем сети быстрого халяльного питания “Тюбетей” Султаном Сафиным / Мөфти “Түбәтәй” рестораны җитәкчесе Солтан Сафин белән очрашты

20210527_1247245-го шавваля (27 мая), муфтий Камил хазрат Самигуллин встретился с основателем и руководителем сети быстрого халяльного питания “Тюбетей” Султаном Сафиным, партнерами этого ресторана Айнуром Камалиевом и Русланом Гильмутдиновым.

В ходе встречи глава мусульман Татарстана ознакомился с презентацией компании, которая является одним из лидеров в сфере халяльного питания, и ознакомил с основными направлениями работы в 2021 году. 

В свою очередь владельцы ресторана, который по своей сути сохраняет татарскую национальную кухню, обычаи и традиции, также познакомились с проектами муфтията Татарстана и предложили свою поддержку в их реализации. Кроме того, Султан Сафин, молодой предприниматель и студент-очник второго курса медресе “Мухаммадия” рассказал о намерениях по развитию целой мусульманской индустрии: татарской халяльной компании, халяльного маркетплейса, халяльного фитнес-центра, кино и мультфильмов.

Заместитель муфтия по информационной политике, директор ИД «Хузур» Ришат Хамидуллин внес предложения по доведению печатной продукции издательства до общественности, развитию мусульманского телевидения. В качестве ознакомительного подарка Камил хазрат подарил гостям издания ИД «Хузур», а они в ответ преподнесли халяльные сладости.

dumrt.ru

***

Шәүвәл аеның 15-нче көнендә (27нче майда), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә “Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәрләрен нигезләүче һәм аның җитәкчесе Солтан Сафин, әлеге ресторанның партнерлары Айнур Камалиев, Руслан Гыйльметдинов белән күреште. Очрашу барышында Татарстан мөселманнары башлыгы хәләл туклану өлкәсендә әйдәп баручылардан саналган компаниянең барлыкка килү тарихы, үсешенә багышланган презентацияне карады, 2021 елның төп юнәлешләре белән танышып узды. Татар милли ашларын, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекләрен саклауны максат итеп куючы ресторан Татарстан мөфтиятенең проектларын хуплап, күпьяклы ярдәмнәрен тәкъдим итте. Яшь эшмәкәр һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең II курсында көндезге бүлегендә белем алучы Солтан Сафин кайбер планнары белән уртаклашты, аерым алганда, хәләл азык-төлек һәм киемнәр кибете, хәләл товарлар маркетплейсы, хәләл фитнес-үзәк, хәләл кино һәм мультфильмнар өстендә эшләү ниятләнә. Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин нәшриятның басмаларын халыкка җиткерү, мөселман телевидениесен үстерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде – әлеге һәм башка юнәлешләр буенча, шул исәптән, шәкертләргә ярдәм итү, волонтерлар һәм мөселман яшьләре белән уртак проектлар өстендә эшләү ниятләнә. Танышу бүләге итеп Камил хәзрәт “Хозур” нәшриятының басмаларын бүләк итте, ә кунаклар хәләл татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.

dumrt.ru

Просмотров: 796

Комментирование запрещено