Гамьсез чаклар артта кала…

яктылык

«Яктылык» мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

Менә ямьле май ае да ахырына якынлашып килә… Димәк, мәктәпләрдә укулар тәмамлана, ә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» яңгырый, дигән сүз.

Майның соңгы атнасында уза торган саубуллашу бәй­рәме, яңа коронавирус аркасында, быел да чикләүләр кулланып уздырылды. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, алар бераз йомшартылган иде. Быел бәйрәм линейкасын һәр сыйныф өчен аерым уздырырга һәм бәйрәмгә ата-аналарны чакырырга рөхсәт булды. Шулай ук, мәктәпләр соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру өчен үзләренә җайлы көнне сайлый алдылар. Самара өлкәсенең күпчелек мәк­тәпләрендә ул 26 майда үтте.

Өлкә буенча чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар саны 13000нән артып китте. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбе белән быел бары тик 5 укучы  белән генә саубуллашачак. Аларның өчесе — югары уку йортына, ә икесе көллияткә керергә ниятли. Чыгарылыш сыйныфы җитәкчесе, 40 еллык укытучы стажы булган  Фәния Гатина әйтүенчә, ике укучы — медицина, берсе икътисад юнәлешен сайлаганнар.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә соң­гы кыңгырау быел 12 укучы өчен яңгырады. Мәктәпне тәмамлаучылар арасыннан бер егет һәм 8 кыз Самараның юга­ры уку йортларында укуларын дә­вам итәргә ниятлиләр. Алар­ның сыйныф җитәкчеләре, шулай ук тәҗ­рибәле укытучы Рушания Манашева укучылары белән бик тә горурлана. «Сыйныфымда тәртипле, тырыш балалар укыды. Мәк­тәпне алтын медаль белән тәмамлаган уку­чым Энҗе Мин­һаҗева киләчәген медицина белән бәйләргә җыена. Бу аның балачак хыялы. Гел бишле билгеләренә генә укучы Гөлназ Мортазина, югары уку йортын тәмамлагач, туган мәктәбендә укытучы булып эшләргә тели», — ди ул. Әлеге укучыларның башлангыч сыйныф укытучылары Раилә Маннанова да аларга мөстәкыйль тормышта зур уңышлар теләп кала.

8ct9D4qA2II

Гали авылы мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

Самараның «Яктылык» татар мәктәбен быел 33 укучы тәмамлый. 11 «А» һәм  «Б» сыйныфлары өчен бәйрәм тантанасы аерым-аерым үтте. Мәктәп белән саубуллашу линейкасына җыелган ата-аналар, укытучылар, чакырылган мөхтәрәм кунаклар чыгарылыш сыйныфы укучыларына, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын теләделәр. Тантана бик дулкынландыргыч узды. Чыгыш ясаучылар да, тамашачылар да әледән-әле күз яшьләрен сөртеп алдылар. Үзенең беренче чыгарылыш сыйныфын олы юлга озатучы сыйныф җитәкчесе Ринат Сәгъдиевка да дулкынлануын тыю авыр булды. «Сыйныф җитәкчебез үз эшенә бөтен күңелен биреп эшләде. Яшь кенә булса да, укучыларын киләчәккә, мөстәкыйль тормышка нык­лап әзерләргә тырышты. Ул безнең балаларны үз канаты астына җыеп, аларга дус та, киңәшче дә була белде. Моның өчен без, ата-аналар, аңа чиксез рәхмәтлебез», — ди 11 «А» сыйныфын тәмамлаучы укучыларның ата-аналары. Ринат Ринатович җитәклә­гән сыйныфны 17 укучы тә­мамлый. Шуларның дүртесе — медалистлар. Укучылар Са­ма­раның тех­ник, педагогия, медицина университетларында бе­лем алырга планлаштыралар.

«Яктылык» мәктәбенең ме­да­листлар исемлегенә Фә­ридә Хәмидуллова җитәк­лә­гән 11 «Б» сыйныфыннан тагын алты фамилия өстәргә кирәк. «16 укучымның һәрберсен үз балам кебек якын күрәм, — ди Фәридә ханым. — Мин укытып чыгарган сыйныфлар саны шактый булуына карамас­тан, укучылар белән саубуллашу һәрвакыт бик авыр», — ди ул.

Менә соңгы кыңгырау да яңгырады. Чыгарылыш сыйныфы укучылары һәм ата-аналар өчен ул яңа мәшәкатьләр, кайгырулар, шатлыклар чоры башлануны хәбәр итеп яңгырый. Чөнки имтиханнар бирү, һөнәр сайлау, уку йортларына керү кебек бик мөһим мәсьәләләр йомгагын чишәсе көннәр якынла­ша. «Улыбыз мәктәптә бик тырышып укыды, ныклы белем базасы тупларга тырышты. Шуңа күрә алдагы имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырыр, дип өметләнәм. Ул үзен бик тыныч тота, минем дулкынлануымны күреп, хәтта мине юатырга тырыша. Улыбыз киләчәген нефть сәнәгате белән бәйләргә уйлый. Сайлаган һөнәре кү­ңеленә ятышлы булсын, дип сорыйм Ходайдан», — дип елмая Галия исемле әңгәмәдәшем.

Барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларына да шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар телибез. Хыялларыгыз чынга ашсын!

яктылык

«Яктылык» мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1203

Комментирование запрещено