«Мөхәммәдия» ничек үзгәргән: борынгы уку йортын вуз итәргә әзерлиләр

KSF08166[1]«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен 1901 елгы кыяфәтенә кайтарып төзекләндергәннәр. Тарихи баскычлар, кирпеч диварларын, мичләрен сакланган. Шушы күркәмлекне журналистларга да күрсәттеләр. Мөфти, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин бик шат, бәхетле иде, каләм ияләренә күтәренке рухта, канатланып сөйләде.

Аяныч хәлдә калып, архитектур-тарихи үзенчәлекләрен җуйган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен биналарына яңа сулыш өрелде.

Тарихи белешмә

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе — Россиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе. 1882 елда күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче Галимҗан Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан бер катлы таш бинага нигез сала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Баруди тырышлыгы белән, татарлар арасында гына түгел, күп кенә төрки халыклар арасында да таныла.

Баштарак уку бинасы бер катлы, озынлыгы 16 м, киңлеге 8 м булган. Монда укырга теләүчеләр шулкадәр күп булган ки, 1885 елда икенче каты өстәп төзеттерелә, 1886 елда сәүдәгәр Үтәмешев өченчесен дә кордыра.

Мәдрәсәнең даны Россия мөселманнары арасында тиз тарала. Монда татарлар гына түгел, башкортлар, казах, кыргызлар, калмыклар һәм башка төрки халыклар да белем алырга атлыгып тора. 1901 елда шәһәр мэры Лебедев өч катлы мәдрәсә төзелешенә рөхсәт бирә. Беренче ташны салырга ишан Зәйнулла Рәсүлев килә. Мәдрәсәнең үз ашханәсе, хастаханәсе, бакчасы урманчылыгы да булган. Кышын студентлар бакчада тимераякларда шуып йөргән хәтта.

«Мөхәммәдия» студентлары «Мөхәммәдия», «Телескоп», «Манзаратул-галям» газеталарын чыгарган. 1906 елда мәдрәсәнең үз һөнәри театры оешкан.

Мәдрәсә ачылганда башка уку йортларыннан берние белән аерылмаган, Бары тик Баруди инициативасы белән гарәп теле, дин белеме кертелгән. 1891 елда математика, георграфия, табигать белеме кебек дөньяви фәннәр кертелгән. Мондый дисциплиналарны арттыру ихтыяҗы да булган. Тәҗрибәле укытучылар да кирәк булган. 1907 елның 2 маенда педагогик курслар ачылган.

1909 елда «Мөхәммәдия» гә янда торган бер катлы Сәгыйть мәдрәсәсе дә кушыла. Уку йорты күп баскычлы мәдрәсәгә әверелә, монда 12 ел укыйлар, 1913 елда ул 14 елга әйләнә.

1918 елда мәдрәсә куып таратыла, төрле оешмаларга бирелә. Үзгәртеп кору башлангач та мәдрәсә бинасы тиз генә кире кайтарылмый. 1993 елда ул Габдулла Галиулла һәм Исхак Лотфуллин җитәкчелегендәге шәкертләр мәдрәсә бинасына килеп керә һәм кире чыгып китми. Ул вакытта мәдрәсә бинасында булган «Крис» оешмасы белән тарткалашу шактый зур гаугалы вакыйгага әйләнә. Әмма мәдрәсәне мөселманнарга кире кайтаралар.

Төзекләндерелгән заманча мәдрәсә

2020 елда бинада төзекләндерү-реставрация эшләре башланып китә. Фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңыртып корылган. Тәрәзә рамнары, ишекләр алмаштырылган. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер, махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылган. 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, укучылар һәм укытучылар өчен аерым тәһарәтханәләр, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, гардероб бар.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин бу территориядә Галиев мәчете белән тоташкан тулы бер комплекс булачагын әйтте.

— Реставрация кануннарын үтәп, без бу эшкә акча гына түгел, бөтен күңелне салдык. Проект документациясе әзерләнгәндә җитди фәнни тикшеренүләр башкарылды. Фасадны ясауга да, бу биналарны үзгәртеп коруга да җаваплы карадык. Без һәр элементны, тарихи рухны сакларга тырышып, атналык режимда киңәшмәләр үткәрдек. Шушы бер гасырлык тарихлы мәдрәсәдә күренекле кешеләр белем алган бит. Мәдрәсә комплексын үстерәчәкбез. Күршедәге бинаны да шундый ук стильдә ясарга җыенабыз, — диде ул.

Акчага килсәк, ул ремонтка барлыгы 200 млн сум акча сарыф ителгәнен әйтте.

Әле кергәнче үк мөфти журналистлар игътибарын бинаның фасадында өстә Галимҗан Баруди заманыннан калган фарсы язулы тактага юнәлтте. «Халык мәдрәсәсе булганга рәхмәт тактасы белән бүләкләнгән булган», — дип искәртте мөфти.

«Кемдер безгә дин кирәкми дип әйтә, ләкин 100 ел элек татар театры да, татар эстрадасы да булмаган, дин булган», — дигән сүзләр белән Камил хәзрәт журналистларны үзе артыннан эчкә чакырды. Керүгә күзем калын, киң ишекләргә төште. Алар утка чыдам материалдан, инвалидларга яраклаштырып ясалган, чакыру төймәсе дә бар.

Мәдрәсәдә диплом яклау көне иде. Шәкертләрнең хәлләрен дә белеп чыктык. Мөфти аларга тарихи Сәгыйть мәдрәсәсе бинасында утырганнарын искәртте. Киләчәктә монда китапханә белән уку залы булачагын әйтте.

Информатика кабинетлары СанПиН нормалары буенча эшләнгән. Иң кызыклысы — ике лингофон кабинеты. Ул барлыгы 14 кабинага бүленгән.

— Шәкерт колакчын киеп утыра. Мөгаллим һәр студентка үз компьютерыннан мәгълүмат җиткерә. Дәрес вакытында микрофон аша студент белән элемтәгә керә, аны бары тик студент үзе генә ишетә. Калганнар үз эше белән шөгыльләнә. Аннары сүндереп, икенче студентка күчә. Бу гарәп телен һәм Коръәнне өйрәнү өчен. Бу кабинет телләрне өйрәнү өчен без сораганча җиһазланды, — диде директор урынбасары Зөлфәт Габдуллин.

Мәдрәсә сыйныфлары лофт стилендә, элекке кызыл кирпеч стеналар сакланган. «Эшләмәсә дә, мичләрен дә саклап калырга булдык инде», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти тарихи «Мөхәммәдия» дән бик күп галимнәр чыкканын искәртте. Мәдрәсә әзерләп чыгарган шәкертләр арасында Галиәскәр Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатыйх Әмирхан, Нәкый Исәнбәт, Мәҗит Гафури, Фәтхи Борнаш, Бакый Урманче, Гали Рәхим кебек танылган шәхесләр бар.

— Кызганыч, совет чорында монда тулай торак та, төрле оешмалар да булган. Галимҗан Баруди «Мөхәммәдия» яныннан узганда, үзләре төзегән бинаның тиешенчә файдаланылмавы өчен күз яшьләре белән карап узганын язып калдырган, — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Русча укыйбыз, татар теле дәресләре генә татарча»

Мәдрәсәдә русча язулар юк, элмә такталары да татарча һәм гарәпчә генә. Мәдрәсә җитәкчелеге укыту татар һәм гарәп телләрендә дисә дә, күрәсең әле 100 процент ышаныч белән әйтерлек түгел. Ник дисәң, Балтач егете Рамазан Гайнетдинов «русча укыйбыз, татар теле дәресләре генә татарча» диде. Шулай да мөфтинең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин, мәдрәсәне киңәйткәч, югары уку йорты булып эшли башлагач белем татарча биреләчәк, дип өметләндерде.

Рамазанга кайтсак, ул быел 4 нче курсны тәмамлый. «Абыем РИУны тәмамлады, аннары Сириядә укып кайтты. Мин дә абыйның теләге белән дин юлына кереп киттем», — диде.

Казаннан Сания Садретдинова диплом яклап чыкты.

— Дүрт ел укыдык, гарәп теле укытучысы булып чыгабыз. Бертуктаусыз укысаң, остазларны тыңласаң, бер авыр түгел, ләкин тырышырга кирәк. Хәтердә кала тырышкач. Минем диплом темасы иске имлядан кириллицага күчереп, Коръән тәфсирен язу иде, — дип уртаклашты.

«Ремонтка кадәр элеккесен һәм бүгенгесен чагыштырсак — космоска тиң»

Мәдрәсә директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллиннан мәдрәсә тарихында иң авыр вакыйгаларны искә төшерүен сорадым.

— Галимҗан Баруди мәдрәсәне ачып җибәргәч, бу җәдиди мәдрәсә булган. Татарларның институтларга укырга керү мөмкинлеге булмаган. Шуннан чыгып, Баруди дини һәм дөньяви белемнәрне бергә бирә башлаган.

Рус патшалыгы рус телен укытуны керткәч, Галимҗан Баруди моны кабул итсә дә, аны сөргенгә сөргәннәр. Троицки, Вологдада да булган. Галимҗан Баруди укыта алмаган, халыкка мәгърифәт тарата алмаган.

Барудины мөфти итеп сайлагач, Идел буенда 1921 елда ачлык булып, мөфти үз өстенә җаваплылыкны алып, халыкка ризык алып кайтуны патшадан барып сораганда сәфәрдә вафат булган. Бу мәдрәсәнең иң авыр вакытлары. Соңыннан мәдрәсә ябылып, мәдрәсәдә алтынчы һөнәрчеләр училищесы, совет чорында төрле оешмалар булган. 1994 елда мәдрәсәне кайтару процессы башланган. 1995 елда мәдрәсә кайтарылган, тик бик харәбә хәлендә. Мәдрәсәне ремонтлау буенча үзебезнең көч белән бик күп хезмәт куелды.

90 нчы еллар азагында чит илдәге оешмалар, төрекләр, гарәпләр кереп, үз сәясәтен тәкъдим итә башлады, ләкин «Мөхәммәдия» аларга бирелмәде. Традицион ханәфи мәзхәбен саклап кала алды. Ул авыр чорлар булды. Акча да юк, түләргә дә юк, коммуналь эшләрне алып барырга мөмкинчелек юк. Ул авырлыклар артта калды, шөкер хәзер нәтиҗәсен күрәбез, шушы бина эшләп китте.

Класслар җитмәве үзенекен белдерә, ләкин иншаллаһ мәдрәсә киңәер дигән өмет белән яшибез. Ремонтка кадәр элеккесен һәм бүгенгесен чагыштырсак — космоска тиң, — дип сөйләде Зөлфәт хәзрәт.

«Мөхәммәдия» гә югары уку йорты статусын кайтару карары кабул ителде

Татарстан мөфтиенең мәгариф һәм фән буенча урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2022 елның көзендә «Мөхәммәдия» югары мөселман уку йорты булып эшли башлар дип көтелә.

— Революция чорында ул мөселман татар университеты булган. 90 нчы елларда ачканда югары уку йорты иде. Күптән түгел таләпләргә бераз җавап бирмәгәнгә уставын алмаштырдылар. Реконструкциянең беренче этабы тәмалангач, «Мөхәммәдия» гә югары уку йорты статусын кайтару карары кабул ителде. Ул «Мөхәммәдия» Казан ислам университеты дип аталачак. Бу юридик яктан югары уку йорты булачак.

Тулай торак, спорт залы да булачак. Без монда тулы бер үзәк булуын телибез: мәдрәсә каршында Коръән-хафизлар мәктәбе оешачак, бәлки, әл-Әзгар мәдрәсәсе белән дә килешү төзелер. Әл-Әзгар үзәге булдырылып, дипломнар да бирелергә мөмкин. Планнар зурдан. Хәзер шул процесс башланды, — дип сөйләде Рафыйк Мөхәммәтшин.

 Аның сүзләренчә, Казан ислам университеты белән берләшү дә булырга мөмкин.

— Югары белемгә лицензия алгач, 2022 елның көзендә «Мөхәммәдия» югары мөселман уку йорты булып эшләячәк. Президент тулай торак төзелешен дә тизләтергә кушты, шуңа күрә лицензия алыр өчен тулы бер комплекс кирәк. Бу бинага гына лицензия алып булмаячак, таләпләр катгый, — диде.

«Мөхәммәдия» югары уку йорты булгач та, биредә татарча белем бирергә җыеналар.

— Казан ислам университетында да татар теле кафедрасы биш ел эшли. Хәзер татар теле төркемнәре ачтык, — диде Рафыйк хәзрәт. Шул ук вакытта барлык дәресләрне дә тулысынча татарча гына укыту кыен булуын да таныды.

Ул студентларның параллель дәүләт үрнәгендәге диплом алу өчен укуларын кайгыртачакларын әйтте.

— Исламны тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, дөньяви белем дә кирәк. Укып чыккач, кеше мәдрәсәдә генә эшләмәскә дә мөмкин бит. РИУ чыгарылыш студентлары Президент Аппаратында да, Бөтендөнья татар конгрессында да эшли. Алар мөселман зыялылары вәкилләре. «Мөхәммәдия» революциягә кадәр төрки мөселман зыялыларын чыгарган. Бөтен зыялылар җәдиди мәдрәсәләрдә укыган, — диде.

Зөлфәт хәзрәт сүзләренчә, мәдрәсәдә1200 кеше укый. 200 е көндезге бүлектә, 600 кеше читтән торып уку бүлегендә, кичке бүлектә 400 гә якын кеше. Мәдрәсәнең мәйданы хәзер 1200 квадрат метр, барлыгы 5 мең квадрат метр булачак. 150 кешелек тулай торак төзелер дип ниятләнә.

Журналистларны бер елдан кабат килегез дип чакырып калдылар. «Укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә» дигән юллар беркайчан Мөхәммәдия мәдрәсәсенә кагылмас дигән ышаныч зур. Шәкертләрнең дә Интернетта уку йорты турында бары тик уңай бәяләмәләрен генә очраттым.

Мәдрәсәдә белем бирү татар һәм гарәп телләрендә 56 фән (дини һәм дөньяви фәннәр) буенча алып барыла, башлангыч этаптата аңлатмалар өлешчә рус телендә бирелә. Төп игътибар гарәп телен өйрәнүгә юнәлтелә. Мәдрәсәдә барлыгы 28 укытучы эшли. Барлык остазлар да югары дини һәм дөньяви белемгә ия. Ел саен мәдрәсәдән 4-5 шәр Коръән-хафиз әзерләнеп чыгарыла.

intertat.tatar

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено