Әлбир Крганов Россия мөфтиләренә интернетта активрак булырга кушты

1175ecd44fe120b6f8711857Әлбир Крганов моның экстремизмга каршы көрәш өчен әһәмиятле булуын әйтте. 

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов ислам дине әһелләрен интернетта контентны актив ясарга өндәде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Яхшы, позитив контент әзерләү безнең көчебездән килә. Монда безгә яшьләр һәм заманча технологияләр ярдәм итә ала. Барысы да секунд эчендә эшләнә бит. Безгә гадәттәгечә, кинооператорлар һәм студияләр кирәк кебек тоела, әмма чынлыкта командада телефоны булган фикерле һәм актив яшь кеше булу да җитә», — дип яза Дини җыенның матбугат хезмәте.

Әлбир Крганов моның экстремизмга каршы көрәш өчен әһәмиятле булуын әйтте.

«Безнең динне махсус бозып күрсәтүчеләргә каршы тору өчен традицион ислам дине лидерлары тарафыннан мәгълүмати эшне көчәйтү кирәклеген мәчеткә йөрүчеләр дә сорый», — диде Крганов оешма президиумының онлайн-киңәшмәсендә .  

Утырышта Ураза гаетен бәйрәм итү йомгаклары һәм Корбан бәйрәме уздыру, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү, мигрантларның һәм дин тотучыларның хокукларын яклау, ислам мәгарифенә ярдәм итү һәм Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләштеләр.

Чарада Россиянең 26 төбәгеннән мөфтиләр һәм имамнар катнашкан.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 978

Комментирование запрещено