Без – татарлар!

bb516658cc5df3f07d2313f8791637ba_bigИң кыйммәтле, чын
                                 хәзинә –
Ата-анам, туган тел.
Кыйммәтле туган илем дә,
Һәм, әлбәттә, туган җир.

Тарих битләрен актарып,
Үткәннәргә күз салыйк:
Гореф-гадәт, тел һәм иман,
Рух байлыгын югалтмыйк.
Татар ул заман җиленә
Беркайчан бөгелми.
Егылса да, торып баса,
Ятларга да сер бирми.
 
Замана михнәтләренә
Түземле, сабыр була.
Зур гаилә булып яшик,
Без барыбыз бертуган!
 
Без — татар дип,
                           горурланып,
Читләргә үрнәк булыйк.
Динне, телебезне саклыйк,
Матур гамәлләр кылыйк.
 
Без, татарлар,
                        беркайчан да
Мескен булып калмабыз.
Сан буенча илебездә
Икенче урынны бирмәбез!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1064

Комментирование запрещено