Биш ел элек, 2016 елның 5 июнендә, 78нче яшендә “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина кинәт кенә вафат булган иде. Искә алуыбыз аның рухына изге дога булып барып ирешсен иде.
Синең кебек асыл хатын-кызлар
Сирәк очрый гомер юлында.
Зәйнәп апа, мәңгелеккә күчтең,
Урының булсын оҗмах түрендә.
Иҗатка багышладың гомереңне,
Юкка-барга сарыф итмәдең.
Милләтеңә күпме ярдәм иттең,
Сизми калдың үтеп киткәнен.
Сабыр, тыныч, киң күңелле идең,
Кинәш биреп, ярдәм күрсәттең.
Сорауларга дөрес җавап табып,
Хисләремә ачкыч яраттың.
Гомер чикләнгәнне кем дә сизми,
Барыбыз да шунда барабыз.
Иманың юлдаш булсын, Зәйнәп апа,
Шуны сиңа теләп калабыз.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Зәйнәп апа Камышлы районының Дәүләткол авылында туып үскән. Башта педучилищены, аннан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Казахстанда, өлкәбезнең Камышлы районы мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшли, соңрак Кләүле район газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша.
Энесе Рәфгать Нәбиулла улы Куйбышевка күчеп, “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башлагач, әнисе һәм Зәйнәп апасын да үз янына алып килә. Биредә Зәйнәп апа “Солдат Отечества” газетасында берничә ел корректор булып эшләде.
Ә 1990 елда, Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы оештырылгач, аның баш мөхәррире булып энесе Рәфгать Нәбиулла улы билгеләнә. Ул үзенә ярдәмгә Зәйнәп апасын да чакырып ала.
2002 елда Зәйнәп Нәбиулла кызы корректор булу белән беррәттән җаваплы сәркатиб вазифаларын да үти башлый.
Просмотров: 1485
Зэйнэп апа жаным урынын жэннэт турлэрендэ булса иде диеп дога кыла быз.АМИН.