Илгиз Колючевка багышлау

Ильгиз-Колючев.Автор-Аняс-Мингалеев-1Әгәр исән булса, бүген — 4 июньдә - техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка 82 яшь тулыр иде. Искә алуыбыз аның рухына изге дога булып барып ирешсен иде. 

Улы Илгиз тугач, ата
Юрау юрый: балигъ булгач,
Уйнарсың, ди, гармунда,
Милләт моңын зурларга.
 

Юрау хуш килә: Илгизе
Үстереп милли сәнгатьне,
Гомер буе сөйрәп бара
Ике арба җигелгән тәртәне.
 
Эштә булды абруйлы галим,
Тотып кулына гади каләмен,
Яулау өчен галәм киңлекләрен,
Сыза иде ракета сызымын.
 
Тәкъдиренә язылган тормышны да
Матур итеп төзи, тырыша.
Гаилә кора, ул һәм кызына
Үрнәк булыр дип, дан казана.
 
Ансамбльдә дә ул остаз, хаким,
Тынгысыз җан, үҗәтле ир, шагыйрь!
Киртәләрне җиңде һәрдаим -
Булды моңа илле ел.
 
“Ялкынлы яшьлеге”, шөһрәт яулап,
Күп җирләрне йөрде урап,
Казан, Мәскәү, күп калалар
Аның сәләтенә таң калалар.

Сиксән яшен бәйрәм итте тынгысыз җан,
Сандыгында алтын да юк, акча да тузган.
Күңелендә — шигырь, җыр һәм бию,
Йөрәгендә — улы, кызы, оныклар.
 
Дус-ишләре күп иде аның,
Казанышлар капламады аңын.
Ике гомергә җитә хезмәте -
Илгиз Колючевка җырлыйк без дан!
 

 
Наил ВАХИТОВ.
Самара шәһәре.

 


КОНТЕКСТ:

«Ялкынлы яшьлек» приглашает на концерт памяти Ильгиза Колючева / «Ялкынлы яшьлек» Илгиз Колючев истәлегенә концерт оештыра

* * *

Кеше шунда матур була…

* * *

Яшьнәп яшәгән Илгиз Колючевка

* * *

Бөтендөнья татар конгрессы Илгиз Колючевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

* * *

Дмитрий Азаров выразил соболезнования родным, близким, коллегам Ильгиза Колючева

* * *

Окончил свой земной путь руководитель ансамбля песни, танца и поэзии «Ялкынлы яшьлек» Ильгиз Исмаилович КОЛЮЧЕВ / «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ вафат

 

Просмотров: 1726

Комментирование запрещено