Сорагыз – бирермен, дигән…

getImage2Похвистнево районының Яңа Мансур авылында нәзер корбаны чалдылар

Быелгы май бик кызу булып килде. Яңгыр бер дә яумады, ә көннәр һаман кыза гына барды. Чәчкән орлыклар чыкмады, ә үсентеләр сулдылар, терлекләр дә эсседән бик интекте. Авыру кешеләргә генә түгел, исән¬нәргә дә яман тәэсир итте эсселек. Табигать тә моңсуланып калды сыман.

Чарасызлыктан ни эшләргә дә белмәгәч, авыл аксакаллары, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, нәзер корбаны чалырга кирәк, дигән карарга килделәр.

Шулай иттеләр дә. 27 майда Похвистнево районының Яңа Мансур авылында “Изге корбан кизләве” дигән урында корбан чалып, намазлар укып, мәҗлес үткәрелде. Корбанга сарыкны җирле эшмәкәр Ринат Сәгыйров бирде, ә 14нче мәхәллә һәм Ринат белән Рания Иксановлар башка ризыклар белән тәэмин иттеләр.

Авыл кешеләренең чын күңелдән теләгән теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул итте – яңгырын озак көттермәде, ишеп яуды. Табигать тә, маллар да, басулар да җанланып киттеләр. Халыкның да күңеле күтәрелде.

Аллаһы Тәгаләнең беркемне дә ярдәменнән калдырмавын шуннан аңлады рәхмәтле авыл халкы.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Просмотров: 1205

Комментирование запрещено