Россия Федерациясенең атказанган табибы Әлфия Әхмәтҗанованың тууына 100 ел
Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанованы Советлар заманында Куйбышевта яшәүче бөтен татарлар да белә иде. Ә уйлап карасаң, җитәкче дә, табибә дә булып тумыйлар, моның өчен озак еллар булачак һөнәреңне ныклап өйрәнергә, авыруларның хәленә керә белергә, профессияңә башың белән кереп китү сәләтенә ия булырга кирәк. Россия Федерациясенең атказанган табибы Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанова Советлар чорында нәкъ шундый, исеме зур хәрефтән языла торган Табибә һәм җитәкче булып таныла.
Әлфия 1921 елның 3 июнендә Саратовта туа, балачак еллары Казанда үтә. Әтисе — Салих Али улы Исхаков, профессиясе буенча ювелир-антиквар, СССРның иң абруйлы алтын сәнәгатьчеләренең берсе булып таныла. Ул, эзәрлекләүдән шикләнеп, 1931 елда Төркиягә, аннан Англиягә иммиграциягә китәргә мәҗбүр була. Салих Али улы анда да байлыгы белән дәрәҗә казанып, үткән гасырның җитмешенче елларында Америкада вафат була.
Әнисе Зөләйха Борисовна, чын патриот, совет кешесе буларак, чит илгә китүдән баш тарта һәм, НКВДның паспорт өстәлендә эшләп, үз илендә кала.
Гаилә кызыклы кешеләр белән дуслык йөртә, Әлфия дә алар арасында тормышны белеп, аңлап үсә. Мәсәлән, Әлфия Салиховна сөйләвенчә, командировкаларга килгәндә, аларның өендә СССРның мәдәният министры Анатолий Васильевич Луначарский, Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Васильевич Водопьянов кебек танылган кешеләр туктый булган.
Сугыш башлангач, Әлфия Казанның 1 санлы поликликасына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Белеме дә булмаган шәфкать туташы эвакуация буенча Ленинградтан китерелгән профессорларга хезмәт күрсәтә. Шул вакытта ул табиб профессиясе алырга карар кыла да инде һәм, 1947 елда медицина институтын тәмамлап, Куйбышевның Ленин районында участковый врач булып эшли башлый, ә 1953 елда инде 3 санлы поликлиниканы җитәкли. Чынында исә бу Дзержинск районындагы бердәнбер 3 кабинетлы амбулатория була. 25 мең кеше яшәгән район өчен бу бик аз булуын аңлаган җитәкче яңа поликлиника төзү мөмкинлеген эзли башлый һәм таба да. Сугыштан соңгы авыр еллар булуына карамастан, яңа поликлиника ел ярым вакыт эчендә төзелеп бетә. Заманасына күрә бик шәп булган күпфункцияле учреждение өчен авырулар да аңа бик рәхмәтле булалар. Ә Әлфия Салиховна үз алдына тагын да катлаулырак бурыч куя, стационар төзү максаты белән яши башлый.
Табиб бу мәсьәлә буенча башта Горздравка мөрәҗәгать итә. Ләкин чиновникларның мондый кыюлыкка исе китә: медпункт ачарга да мөмкинлек булмаган чорда бу яшь җилкенчәк хастаханә сорап йөри! Ләкин Әлфия Салиховна кул кушырып утыра торганнардан түгел, башка юлын эзләргә керешә. Нәкъ шушы вакытта шәһәр районын зурайту эшләре башлана һәм партиянең Райком бинасы бушап кала. Табиб бу мөмкинлекне ычкындырмый, әлбәттә, шундук горисполкомга приемга языла. Ул совет кешеләренең сәламәтлеген саклау никадәр мөһим булуын сөйләп бирсә дә, чиновник Әлфия Салиховнаның мөрәҗәгатен кире кага. Яшь табибә бу гаделсезлеккә түзми, кабинетта ук ачы күз яшьләре белән елап җибәрә. Моны күреп торган югары чин бераз йомшара: “Ярар, иртәгә килеп карармын, пациентлар булса, бәлки, каршы төшмәм дә”, — дип өметләндерә.
Шул ук көнне врачлар, санитаркалар, шәфкать туташлары төне буе бинада палаталар оештыралар, туганнарын китереп салалар, Әлфия ханым бер завод директорыннан, зинһарлап, караватлар сорап ала, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре белән сөйләшеп, авыруларны шушы төнне “стационар”га китереп салалар. Клиникаларның берсеннән бурычка авыруларның карточкаларын алып торалар…
Чиновник иртән-иртүк килеп җитсә дә, инде утызлап кешесе булган һәм җиһазландырылган стационар күреп бик нык гаҗәпләнә. Шулай итеп, бер төн эчендә Хлебная мәйданында 17 шәһәр хастаханәсе барлыкка килә. Тиздән Әхмәтҗанова анда медицина институты профессорлары консультацияләрен дә оештыра.
1959 елда Әлфия Әхмәтҗанова мединститут клинкаларын җитәкли. Шул вакытта ук бу клиникалар башка хастаханәләрдән нык аерылып торалар. Дәвалау процесыннан тыш биредә студентлар тәҗрибә туплый, фәнни тикшеренү эшләре алып барыла. Баш табибның да эше күбәя – практик эш өчен шартлар булдыру, заманча аппаратлар белән тәэмин итү, авырулар өчен уңай палаталар, ә галимнәргә фән белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга кирәк була. Моннан тыш баш табибка төзү, икътисад өлкәләрен өйрәнергә дә туры килә. Кирәкле кешеләрне табу, ни теләгәнен аңлатып бирә белү, идеясенә ышандыру сыйфатлары бай оешмалар табарга, түбә каплау өчен калай булсынмы, җылылык системасын яңарту өчен торбалар булсынмы, барысы да Әхмәтҗанова тырышлыгы белән һавадан диярлек барлыкка килә. Шул ук вакытта яңа кадрлар үстерү, табибларны яңа дәвалау методикаларына өйрәтү, авыл һәм шәһәр стационарларына консультантлар җибәрү кебек эшләрне дә онытмый. Нефтяниклар биргән акчага офтальмология хастаханәсе дә төзелә, ләкин соңрак ул облздрав карамагына күчерелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Әхмәтҗанова төзелешнең бөтен этапларын да күз уңында тота – котлован казумы, яисә хастаханәне эксплуатациягә тапшырумы, аның катнашыннан башка бер эш тә башланмый. Бу вакытта Әлфия Салиховна табиблар белән түгел, профессорлар белән эш алып бара инде. Сәламәтлек саклау эшен оештыручы позициясен аргументларга таянып расларга, бәйсез профессорлар һәм тәҗрибәле кешеләр арасында акыллы арадашчы булырга да туры килә аңа.
Әхмәтҗанова күп эшли, ләкин үзе турында да онытмый. 1975 елда икенче мәртәбә кияүгә чыккач, София һәм Гуля исемле кызлары туа. Алар да профессорлар династиясен дәвам итеп, табиблар булып эшлиләр.
Куйбышев мединституты клиникалары баш табибы эшеннән киткәч, Әлфия Салиховна 1 санлы поликлиниканың консультация бүлеге мөдире булып тагын 20 ел хезмәт итә. Шулай итеп, аның хезмәт стажы 65 ел тәшкил итә.
Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанова 2012 елда, 91 яше белән барганда, вафат булды. Ул гади генә кеше түгел иде, ул тарих барышын үзгәртүче, регионның сәламәтлек саклау процессы үсешенә зур йогынты ясаучы шәхес буларак танылды. Аның оештыру, перспективаны күрә белү сәләте фәнни-медицина мәктәпләренә үсеш алырга мөмкинлек бирде. Бу традицияләрне Самара дәүләт медицина институты әле дә саклый һәм дәвам итә.
Владимир РЕЗНИКОВ.
(«Самар татарлары»)
P.S.Әлфия Әхмәтҗанованың истәлеген саклау нияте белән өлкә татар автономиясе ул яшәгән өй диварына истәлек тактасы кую белән шөгыльләнә башлаган.
Просмотров: 1289