Рамил Шәмсетдиновның киләчәк язмышы билгеле

news_33291Байкал артындагы хәрби частьларның берсендә 8 хезмәттәшен атып үтергән Төмән өлкәсенең Вагай авылы егете Рамил Шәмсетдиновны суд 24,6 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Шушы көннәрдә билгеле булуынча, Рамил үзенең җинаять вакытын Төмән шәһәрендәге 2 санлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Бу турыда аның адвокаты Равил Тугушев ТАСС мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.  

Психиатрик экспертиза Рамилне үз акылында дип тапты. Ул җинаять кылганын аңлап эш иткән. Әмма присяжныйлар суды аны гомерлеккә төрмәгә озатмады, кызгануга лаек дип карар чыгарды. 

matbugat.ru

Просмотров: 1634

Комментирование запрещено