Фирдүс Тямаев һәм «Казан егетләре» төркеме Чаллы Сабан туеның хейдлайнерлары була / Хейдлайнерами Сабантуя в Челнах станут Фирдус Тямаев и «Казан егетләре»

87c708852c324f257285454d74552e1bШәһәрдә Сабан туен 17 июньдә үк бәйрәм итә башлыйлар, бу көнне «Сабантуй гүзәле-2021» бәйгесенең финалы уза. 

Чаллыда 19 июньдә узачак Сабан туе программасы билгеле булды. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм кичәсендә хейдлайнерлар Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм «Казан егетләре» төркеме була.

Шәһәрдә Сабан туен 17 июньдә үк бәйрәм итә башлаячаклар, бу көнне «Сабантуй гүзәле-2021» бәйгесенең финалы узачак. 18 июньдә Ипподромда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе оештырыла.

19 июньдә 10.00 сәгатьтә шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны Чулман проспекты янындагы «Әкият» һәм «Авыл» мини-мәйданнарында көтәләр. Биредә төрле уеннар оештырыла һәм концерт номерлары тәкъдим ителә. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Авыл амбары» дигән музей зонасы эшләячәк, анда теләгән һәркем татар халкының көнкүреш әйберләре белән таныша ала.

11.00 сәгатьтә Ипподромда — тантаналы төстә ат чабышлары, шул ук сәгатьтә Мәйданда — «Сабан туеның милли бизәкләре» дигән театральләштерелгән тамаша, 12.00 сәгатьтә спорт ярышлары һәм халык уеннары башлана.

18.00 сәгатьтә башланачак кичке концертта Фирдүс Тямаев, «Казан егетләре» төркеме, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Гөлназ Асаева, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамлана.

Сабан туе көнне шәһәрдә шулай ук 150 спортчы катнашында җилкәнле спорт буенча Россия яшьләре Бишенче җәйге спартакиадасының финал ярышлары уза. 

tatar-inform.tatar

***

В Челнах озвучили программу Сабантуя, который пройдет в городе 19 июня. На деловом понедельнике сообщили, что в качестве хейдлайнеров на праздничном концерте выступят заслуженный артист Татарстана Фирдус Тямаев и группа «Казан егетләре».

Праздновать Сабантуй в городе начнут уже 17 июня, когда пройдет финал конкурса «Сабантуй гузеле-2021». 18 июня на Ипподроме состоится Сабантуй для людей с ОВЗ.

19 июня челнинцев и гостей города в 10 часов ждут на мини-майданах «Әкият» и «Деревенька» возле проспекта Чулман. Здесь организаторы развернут свои игровые и концертные пятачки. Будет показана выставка декоративно-прикладного искусства, а также работать музейная зона «Деревенский амбар», где любой желающий сможет прикоснуться к предметам татарского быта.

В 11 часов на Ипподроме состоится торжественное открытие скачек. В это же время на арене Майдана начнется театрализованное представление «Национальные узоры Сабантуя». С 12 часов здесь стартуют спортивные состязания и народные игры.

В вечернем концерте, который начнется в 18 часов, примут участие заслуженный артист Республики Татарстан Фирдус Тямаев, группа «Казан егетләре», исполнители Зульфира и Алмаз Мирзаяновы, Гульназ Асаева, Лия Шамсина и Артур Маузер, Ришат Фазлиахметов. Завершится праздник салютом в 22 часов.

В день проведения Сабантуя в городе также пройдут финальные соревнования Пятой летней спартакиады молодежи России по парусному спорту при участии 150 спортсменов.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1507

Комментирование запрещено