Һәр йөрәккә ачкыч табучылар

Румия Бөхәрмәтова Гөлҗиһан Мәрдановага бүләк тапшыра.

Румия Бөхәрмәтова Гөлҗиһан Мәрдановага бүләк тапшыра.

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Похвистнево районы, Яңа Мансур авы­лының социаль хезмәт күрсәтү бү­легендә Гөлүзә Мөдәррис кызы Зө­бәерова җитәкчелегендә 13 кеше хезмәт итә. Гөлүзә үзе дә 8 ел гади социаль хезмәткәр булып эшләде. Исәп-хисап эшләре компьютерга күчерелгәч, ул хезмәттәшләренә язулар язарга, отчетлар ясарга булыша, һөнәре буенча үсә. Ә 3 ел элек тырыш хезмәткәрне җитәкче итеп билгелиләр.

Ел фасылы, һава торышы нинди булуына карамастан, ару-талуны белмәс хезмәткәрләр үзләренең карамагында булган авыруларга, өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәмгә ашыгалар. Көненә ничәмә чакрым юл үтеп, күпме хезмәт  күрсәтәләр алар! Чишмәдән су китерү, идәнен-керен юу, ашарга пешерү, кибеттән ашамлыклар китерү, җәен – бакча утау, кышын кар көрәү кебек эшләр байтак. Олылар да, кызларының (шулай дип атыйлар аларны әби-бабайлар) килүләрен түземсезлек белән көтеп, шатланып каршы алалар, Аллаһының рәхмәтләрен әйтеп озатып калалар.

Фаинә Сафиуллина да бу оешмада 21 ел буе хезмәт итә инде. Бүген ул 12 әби-бабайны карый. Белеме буенча фельдшер булуы да файдага. Өлкәннәргә нинди дару кирәген, куллану җаен аңлата, психологик ярдәм нисбәтеннән, әңгәмәләр үткәрә.

Фаинәнең өендә дә олылар яши — 87 яшендәге кайнатасы һәм 85 яшьлек кайнанасы зарыгып эштән кайтканын көтәләр. Аларга да, тормыш иптәшенә дә кояштай балкып тора ул. Еш кына Самарадан ике улы, киленнәре һәм оныклары да аның ягымлы йөзен һәм тәмле ашларын сагынып кайталар. Барысына да киң күңеле, ягымлы сүзе җитә.

2011 елда оешмага килгән Румия Бөхәрмәтова карамагында — 11 кеше, шу­ларның өчесе инвалидлар. “Төрлесе була инде: кайчан өлкәннәр кызып та китәргә мөмкин, сөйләшәсе килмәгән вакытлары да була. Ләкин барысы белән дә уртак тел, һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга тырышам. Шулай булмаса, бу эштә эшли дә алмас идем. Без, социаль оешма хезмәткәрләре, эш эшләп кенә чикләнмәскә, чын күңелебездән өлкәннәрнең шатлыкларын да, кайгыларын да, моң-зарларын да уртаклаша белергә тиеш”, — ди Румия ханым. Румия бик тыйнак, сабыр, тырыш хатын. Аның да өендә олы яшьтәге хөрмәтле кайнанасы бар. Ул күп кенә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Румия турында аның карамагындагы әби-бабайлар, бик күп рәхмәт сүзләре әйтеп, оешмага хатлар язганнар.

Дөресен әйткәндә, Яңа Мансур социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләгән барча хезмәткәрләр турында да рәхмәт сүзләре генә ишетәсең. Җитәкчеләре Гөлүзә ханым да аларга аерым рәхмәтләрен белдерә. “Алар үз эшләрен тәмамлагач, миңа да булышалар, чөнки кәгазь эше бик күп. Безнең оешма бик тату, бер-беребезне аңлап, сүзгә-сүз килмичә генә хезмәт итәбез”, — ди ул.

Тиздән “Халыкка социаль хезмәт күр­сәтү оешмасы” үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. 8 июньдә үтәчәк зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап, барча социаль хезмәткәрләргә дә эшлә­рендә яңа уңышлар, түземлек, җиңеллек һәм исәнлек-саулык теләп калабыз.

Әкълимә СУБЕЕВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено