Төркиядә татар-төрек галиме Надир Дәүләтне кабере янында догалар белән искә алдылар

DSC05148Искә алу мәрасимендә Татарстанның Төркиядәге вәкиллегендә Надир Дәүләт истәлегенә кечкенә музей оештырылачагы әйтелде. 


Истанбулдагы Фәрикөй зиратында тарих галиме Надир Дәүләтнең кабере янында рухына дога уку оештырылды. 30 апрельдә вафат булган мәрхүмнең кырыгы уңаеннан бирегә аның тормыш иптәше, улы, туганнары, коллегалары, милләттәшләре, студентлары килде.

Дога уку мәрасимендә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да катнашты. Ул якын көннәрдә вәкиллек бинасында Надир Дәүләт истәлегенә багышланган кечкенә музей оештырылачагын әйтте. Дин әһеле озаклап Коръәннән аятьләр укыды, Надир Дәүләт һәм әрвах якыннарының рухларына дога кылдырды.

«Мөселман татар-төрек халыкларының мәнфәгатен кайгыртуда бихисап эш башкарган Надир Дәүләтнең рухы шат булсын. Без ышанабыз: төрки һәм ислам дөньясы өчен кылган гамәлләре белән ул Аллаһның яраткан колы мәртәбәсенә ирешәчәк; фани дөньяда төрки һәм ислам галәме өчен җыйган һәм тараткан гыйлемнәренең әҗере җәннәт булачак. Безнең дә артыбыздан дога укучыларыбыз шушылай күп булсын», — ди имам.

Догалар укылганнан соң мәрхүм галимнең улы Юлай һәм тормыш иптәше Берил Дәүләт җыелган кешеләргә рәхмәт белдерде. Берил ханым, «Надирнең иң яраткан ризыгы» дип, яңа пешкән пәрәмәчләр өләште, төрек гадәте буенча локум һәм конфетлар тәкъдим итте.

«Надир кунаклар яратты. Мул итеп корылган табында сөйләшеп утырырга, шаяртырга ярата иде. Шуңа күрә бүген ул яраткан пәрәмәчләрне пешерергә булдым. Юклыгын бик авыр кичерәм. Мин аның белән бик бәхетле гомер иттем. Иртә китүенә йөрәгем әрни. Надир үзен 90 яшькә кадәр яшәр кебек хис итә иде. Ләкин китеп баруын сизми дә калдык», — дип хисләре белән уртаклашты Берил Дәүләт.

Күптән түгел Дәүләт гаиләсе яши торган өйләренә якын бер урында офис ачкан булганнар. Надир Дәүләт фәнни эшчәнлеген шунда дәвам итәргә теләгән.«Анда Надирнең тормышы белән бәйле фотолар, дипломнарын, рәхмәт хатларын, медальләрен, мактау кәгазьләрен урнаштырган идем», — диде ул.

Биредә Морза Дәүләткилде гаиләсенең шәҗәрәсе һәм истәлекле әйберләре дә бар. «Ул һәм офис, һәм мөһаҗир татар кешесенең музее кебегрәк бер урын булды. Тик Надиргә бу офиста озак эшләргә, иҗат итәргә туры килмәде. Ул хәзер Надир Дәүләт музее кебек тора. Татарстан вәкиллегендә оештырылачак Надир Дәүләт музеена да кайбер әйберләрне бирергә җыенам», — дип сөйләде Берил Дәүләт.

Берил Дәүләт, 2014 елда Надир Дәүләтнең 70 яшенә бүләк итеп, аның турында биографик әсәр язуын, «Бер гомергә алты язмыш сыйган Надир Дәүләтнең тормышы» исемле бу китапны татар, тус телләренә тәрҗемә иттерергә җыенуын да белдерде.

Татар-төрек галиме Надир Дәүләт әти-әнисе кабере янында җирләнәчәк Истанбулда яман шештән вафат булган галим Надир Дәүләт белән хушлаштылар. Мәрхүм яшүсмер чагында әнисе бәйләп биргән япма белән күмелде. «Төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту». Истанбулда галим Надир Дәүләтне җирләделәр Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 932

Комментирование запрещено