Чулпан авылында Чишмә бәйрәме гөрләде

OAkJ7YpPUtsТау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Бөек шагыйребез Г.Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган Чулпан авылыбыз, аның чишмәсе турында язылган сыман тоела.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар, ул -  «Ташлы». 5 июньдә Чулпан авылы халкы шушы изге урынга Чишмә бәйрәменә җыелды.

Бәйрәм белән котлап, поселение башлыгы урынбасары Шәрәфетдинова Ф.Я., депутат Әхсәнов Р.З., Жөмәтдилов А.М. чыгышлар ясадылар. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, уеннар белән үрелеп дәвам итте.

«Чишмәбезнең яшәү чыганагы булуын аңлап, һәрвакыт сакчыл карарга, тирә-юнен чиста калдырырга тиешбез. Ул авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк», — дип тәмамлады бәйрәм тантанасын алып баручы Сәфиуллина Алсу ханым.

Бәйрәмне әзерләүдә катнашучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аерым рәхмәт сүзләрен иганәчеләргә дә җиткерәбез.

8ICr3iFncP0BhNeEcVsXxI CEgkNSsu0PM GtZ_KgFXCaw -MqeqgjCq-0 NQsXAmQtVtc OAkJ7YpPUts pjFx4ZA7c6k Q-ytVNhtT8Q S5vmM9x2-wM Tp0kqcGrKZI

Чулпанлылар.

Камышлы районы.

Просмотров: 805

Комментирование запрещено