Галибә Идиятованың «Туган ягым Ярмәгем» шигырь китабы дөнья күрде

PGQiqp3txrkИске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНАНЫҢ шигырьләр китабы чыкты.

Җыентыкка бирелгән аннотациядә түбәндәге сүзләр язылган:

«Авылыбызның элек-электән безнең көннәргә кадәр килгән гореф-гадәтләре, шөгеле, аралашу тәртипләре бар. Халык аларны дәвам итә, бер-берсенә булышалар, өмәләргә баралар, дини мәҗлесләр үткәрәләр. Бу чараларга тырышып алдан әзерләнәләр.

Авылыбызның вакыйгаларын шигырь юлларына салып, әби-бабайларны, әти-әниләрне искә алып, яшь буынга, балаларга аңлатасым килде».

Китап авторның шәхси акчасына чыгарылган. Аны Камышлы районы Иске Ярмәк авылының социаль реабилитацияләү бүлегендә сатып алырга була. Бәясе — 250 сум.

Просмотров: 1225

Комментирование запрещено