Балалар бәхетле һәм сәламәт булсыннар!

2ae749add3aff3dc8e0314cc15919e831 июньдә, Бөтендөнья ба­ла­ларны яклау көнне, парк­ларда, скверларда, музей­лар­да, Мәдәният йортларында төрле чаралар оештырыла. Похвистнево районының Га­ли авылында да җәйнең бе­ренче көнендә «Бердәм Рос­сия» партиясе оештырган «Җәйне футбол тубы белән уздырыйк» мини-футбол тур­ниры ачылды. Ишегалды командалары арасында уза­чак турнир бөтен өлкәне колач­лап, анда берничә мең бала катнашачак.

Ярышларның беренче кө­нендә Гали авылы стандионында Староганькино, Рысайкино, Старопохвистнево һәм үзебезнең команда очраштылар. Яшь футболчыларны район башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, мәктәп директоры Фидаил Маннанов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Уен барышын судья Артур Галиев күзәтте. Гали авылы укучылары, башка командалардан җитезрәк булып, 1 урынны яуладылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Тормышыгызда җиңүләр һәм казанышлар тагын да күп булсын, мондый турнирлар ешрак үткәрелсен иде. Турнирда катнашучыларның ба­рысына да уңышлар телибез!

 

Раилә АСЫЛГӘРӘЕВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 811

Комментирование запрещено