Дүрт дистә елга якын бер урында эшләде

SxRx0d0rfbwӘтием Гомәр Әбдрәфыйк улы 1932 елгы, сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь кенә була. Әтисе яшьли үлә, әнисе аны ялгыз үстерә. Әтисез балага бик авыр була, билгеле, ул ничек тә кырдан кайтып кермәгән әнисенә булышырга тырыша.

Армиягә китеп, ике ел Германиядә хезмәт итә. 22 яшендә өйләнеп, 1955 елда кызы туа.

1956 елны Кляүле станиясенә агент (халык телендә аламачы) булып урнаша. Бәләкәй генә өйдә яшиләр, өй җиһазлары — бер мич һәм бер сәке. Эшләгән җиреннән ат бирәләр, аның белән авыллардан чүпрәк, сөяк, кәгазь җыя. Ул вакытларда колхозларда гына ат була, шәхси хуҗалыкта аны асрарга ярамый. Әти шул аты белән 36 ел бер урында эшләде. Аны көтеп алалар иде.

Исаклы, Похвистнево, Камышлы районнары авылларында кунып эшли иде. Заготконторадан товар биргәннәр, үзе дә Мәскәүгә, Ригага, Горькийга товарга бара иде. Ниләр генә сатмады: балалар өчен балык каптырырга лескалар, төрле кармаклар, батыргыч, уенчык пистолетлар, сыбызгы, төрле формадагы фонариклар, шуларга батареяләр, лампочкалар, шарлар, сыбызгылы шарлар, ленталар, уенчык сәгатьләр, чигәр өчен мулиналар, яулыклар, кием-салым, төрле энәләр, өстәлгә клеенкалар, йон манырга буяулар (аны манып паласлар сугалар иде), вазелиннар, тараклар, кәкре тараклар һ.б. Хакын арттырмады, ярамый иде.

Тырыш булды әти, үзен яраталар, көтеп алалар иде. Һәркем безгә кирәк-ярак артыннан килеп торды. 60 яшендә лаеклы ялга чыкты. Олыгайгач, мәчеткә йөрде, гыйбадәт йорты эшләрендә катнашты. 

Әни 54 яшендә үлеп китте, оста тегүче иде.

Әтинең бер кызыклы истәлеге бар. Бер урыс кешесе үзен танып, гафу үтенгән: «Мин малай чакта сиңа алама биргәндә, арасына зур таш куйган идем, гафу ит инде»,- дигән. Шуны уйлап йөргән бит… Әти: «Ярар, үткән-беткән инде», — дигән. Андый хәлләр күп булган инде, малайлар алдаштырганнар. Яздан алар сөякләр җыеп йөриләр иде, балыкка барырга бит.

Әти бик тырыш булды. Иске Ярмәк авылы уртасындагы укытучы Шәвәлиева Сәхия апай өе - әти корган йорт.  Аннан әти, чирәмгә чыгып, тагын өй салды, аны әле дә Ярмәк халкы яратып искә ала. 72 яшендә вафат булды ул. Урының оҗмахта булсын, догаларыбыз барып торсын, әтием.

0i0cXvXoHtQ (1)SxRx0d0rfbw 2RoF9G0yjwA


Кызы Роза СӘЛАХОВА истәлекләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1406

Комментирование запрещено