Ул безнең анабыз иде

зайнап-апаБиш ел элек, юкәләр чәчәк аткан чорда, “Бердәмлек” татар газетасының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина вафат булды. 77 яшендә булуына карамастан, Зәйнәп апа соңгы көненә кадәр эшләде һәм, иң изге кешеләр кебек, Рамазан аеның беренче көнендә бакыйлыкка күчте. Газетабызның 4 июньдә чыгачак чираттагы санын  укып, хаталарын төзәтеп типографиягә озатканнан соң, киләсе санга куелачак язмаларны барлап-хәстәрләп өстәлендә калдырып китте…

Баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улының бертуган апасы булган Зәйнәп Әһ­лиуллина Камышлы рай­онының Дәүләткол авылында туып-үскән. Камышлы педучилищесын, аннан педагогия институтын тәмамлаганнан соң, башта Казахстанда, аннан кайткач, Камышлы районының Иске Ярмәк, Иске Усман авыллары мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшләде, соңрак Кләүле район газетасына әдәби хезмәткәр булып урнашты.

Энесе Рәфгать Нәбиулла улы Куйбышевка күчеп, “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшли башлагач, әнисе һәм Зәйнәп апасын да үз янына алып килә. Биредә Зәйнәп апа “Солдат Отечества” газетасында берничә ел корректор булып эшли, ә Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” га­зетасы оештырылгач, Зәйнәп апага татар газетасына корректор булып килергә туры килә. Тора-бара ул хәбәрче буларак мәкаләләр дә яза башлый, ә 2002 елда җаваплы сәркатиб вазифасын үтәргә алына һәм соңгы көненә кадәр шул вазифада кала. 

Аның өстәлендә гел тәртип, материаллар вакытында җыел­ган, укылган була иде. Ә без, хыялый журналистлар, язма­ларыбызның вакытында дөнья күрәчәгенә, анда хата-фәлән булмаячагына беркайчан да шикләнми идек.

Зәйнәп апа да, Рәфгать Нәбиуллович та искиткеч акыл ияләре, зур хәтерле кешеләр иде. Алар үзләре туып-үскән авыл, эшләгән Камышлы районы кешеләрен бөтенесен дә беләләр иде, биографияләрен, кайда һәм ничек эшләгәннәрен төнлә уятып сорасаң да, түкми-чәчми сөйләп бирә алалар иде. Шуңа да редакция ишеге бер дә ябылмады, таныш-белешләре, туган ишләре үтеп барганда да хәл белергә кереп чыгалар, киңәш сорыйлар һәм һәрвакыт саллы фикер, файдалы мәгълүмат алып китәләр иде.

Әһлиуллиннар эшләгән елларда редакциядә тәртип тә шактый катгый булды. Зәйнәп апа, редакциядәге кызлар өчен әниебез кебек булып, әдәп һәм әхлак ягыбызны күзәтеп, төзәткәләп тора иде. Ул 26 ел эчендә редакциядә эшләп киткән хезмәткәрләрнең һәр­берсен газета нәшер итү техно­ло­гияләренә өйрәтте, һәм бүген дә без шул ысулларны кулланыштан чыгармыйбыз.

Урының оҗмахта булсын, Зәйнәп апабыз! Без сине юксынабыз!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 980

Комментирование запрещено