Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Мансур Садретдин улы ЯМАЛЕТДИНОВка!

Мансур-Ямалетдинов-206x300Хөрмәтле Мансур абый!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим.

Өлкә татарлары өчен янып-көеп, “Туган тел”дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшисез, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерегезне әйтми калмыйсыз. Татар хәрәкәтенә керткән өлешегезгә, риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз һәм горурланабыз.

fa7311af371c-300x300Сезгә исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.