Кулларыннан гөлләр түгелә

КривоусовыХатын-кызлар тирә-юньне матурларга туган илаһи зат­лардыр ул. Берәүләре бакча­ларын шау чәчәккә күмә, икенчеләре, өен бизәү өчен, чигә, бәйли, тегә. Камышлы авылында яшәүче Алла Миф­тах кызы Кривоусова да шундый оста куллы ханым­нарның берсе. Аның алтын куллары булдырган матур­лыкка сокланмый мөмкин тугел!

Җәй айларында Кривоусовларның йорт тирәсе әки­ят­тәге хан сараен хәтерләтә. Гөл савытларына утыртылган төрле-төрле чәчәкләр бизи аны. Ә утырып ял итү урынында үскән чәчәкләр макраме ысулы белән эшләнгән гөл савытларыннан салынып-салынып төшәләр һәм җәйге эсседән хуш исле күләгә булдыралар. Бу Алла Мифтах кызының фантазиягә бай, уңган, ижат күңелле кеше икәнлеген раслый. Менә бит, өйдә утырып та, вакытыңны нинди матур эшләргә багышларга була.

Алла Мифтах кызы Үз­бәкстан якларында туып-үскән. Ә әнисе Мәрзия Инсаф кызы — Камышлы төбәгеннән. Ул кызына кечкенәдән татар һәм үзбәк халкының гореф-гадәтләрен, кул эшләрен өй­рәтеп үстерә. Шуңа да ха­нымның кул эшендә татар һәм үзбәк халкы бизәкләре чагылышы бар.

Алла, педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасында эшли башлый,  тиң ярын очратып тормышка чыга. Сөйгәне Алексей Василий улы шахтер, уңган һәм оста куллы егет булуы белән татар кызын җәлеп иткән. Бер-бер артлы туган балалар яшь гаиләгә шатлык-куанычлар да, мәшәкатьләр дә өсти. Алла балаларына матур-матур кофталар, җылы бияләй-оекбашлар бәйли. Макраме ысулы белән абажурлар, төрле-төрле вазалар, гөл савытлары куя торган җайланмалар үрергә өйрәнә, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Яшь хуҗабикәнең күз явын алырлык иҗат җимешләрен күреп, Алексей да макраме үрә башлый, мавыгып китеп, бәйләү машинасы сатып ала һәм җылы киемнәр дә бәйләргә өйрәнә. Кирәк чакта агачтан да ни кирәк шуны ясап куя.

1994 елда, Камышлы якларына кайтып урнашкач та, яшь гаилә бу һөнәрләрен ташламый, хәтта заказ белән җылы кофталар, итәкләр бәйләп саталар. Гаилә бюджетына да файда, үз балалары да матур, җылы киенеп йөргәч тә куаныч бит инде. Алла Мифтах кызы Камышлының ятим балалар тәрбияли торган коррекцион мәк­тәбендә эшли, ә Алексей Васильевич бик оста электрик булып китә. Алар өч бала: Саша, Марина, Марияны тәрбияләп үстерәләр. Өчесенә дә белем биреп, тормыш юлына бастыралар. Кривоусовлар, үз балалары үсә төшкәч, асрамага тагын өч бала алып тәрбиялиләр. Бүген инде Таня белән Маша үсеп җиткәннәр, үз тормышларын көтәләр, ә Игорь исемле уллары 9нчы сыйныфны тәмамлады.

Хәзер инде Алла белән Алексей лаеклы ялда. Шулай да тик утыру дигән сүз алар өчен түгел. Хуҗалыкларында казлар, төрле-төрле тавыклар, күркәләр үстерәләр. Игорь куян да тота икән. Бакча эшен дә бергәләп башкаралар, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, балаларын сыйлыйлар.

Әле дә булса кул эшләрен ташламыйлар, моңа да вакыт кала. Бигрәк тә кышкы озын кичләрдә Алла диваннарга, караватларга бизәкле япмалар, оныкларына җылы киемнәр бәйли, бисердан матур-матур әйберләр ясый, хәтта газета битләреннән кәрзиннәр, вазалар, уенчыклар үреп куя. Алексей да һәрвакыт эш табып тора, өйләренә шәп итеп үз куллары белән ремонт ясаган, агачтан өй һәм йорт җиһазлары да ясый. 

Кривоусовлар: “Олыгайган көнеңдә тик тормау, иҗат белән шөгыльләнү тормышка ямь өсти, — диләр.

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 5099

Один комментарий

  1. исэнлек Сезгэ .Тигез гомер. Ак КАЛФАК РАЗИЯ АЮПОВА. куз тимэсенн. биг матур