Туган телләр елында республикада төрле юнәлештәге биш меңнән артык чара узачак

352076fb6ea436546213f59d1c99fd9dТуган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәреләсе чараларга 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

Туган телләр елында республикада 5,5 мең мәдәни, мәгариф, спорт, иҗтимагый-сәяси чара һәм күргәзмә үткәреләчәк.

«Шуларның 148е Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республика күләмендә үткәреләсе төп чаралар планына кертелгән. Аларның 37се инде үткәрелгән», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән утырышта хәбәр ителгәнчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәреләсе чараларга 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Республиканың төп чаралары планында Халыкара туган телләр көне уңаеннан уздырылган айлык зур урын алып торган. «Шорык йол» мари йола бәйрәме, «Сагаалган», «Бәрмәнчек бакчасы» фестивале, «Чуваш сандугачы» конкурсы үткәрелгән.

Дамир Натфуллин масштаблы чаралар буларак, «Изге Болгар җыены» тантаналы бәйрәмен, «Таба» яшьләр этномузыка фестивален искә төшерде.

«Оештыручылардан бәйрәм чаралары үткәргәндә короновирус инфекциясен профилактикалау чараларына игътибарны киметмәүне сорар идем», — диде Дамир Натфуллин.

«Туган телләр елы күп милләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирер дип ышанам», диде Дамир Натфуллин.

Ул бу хезмәтне башкаручыларга — укытучыларга, фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә рәхмәтләрен җиткерде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 834

Комментирование запрещено