Юллар, юллар алга таба дәшә…

_(3)Юллар начарлыгы авыл кешеләре өчен гел зур проблема булып тора иде. Шатлыкка, бүгенге көндә Шенталы районының Денис авылы юлларын төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла башлады. Без яшәгән Хәкимовлар урамы да әле күптән түгел генә төзекләндерелде.

Бу турыда җирлек башлыгы Лимуза Фатыйх кызы Бикмөхәммәтова болай сөйли:

- Бәхеткә, юлларны тө­зек­ләндерү буенча махсус дәүләт программасы эшләп килә. Без дә шушы программага керү бәхетенә ирештек, ул “Губернаторның “Содействие” проекты” дип атала. Анда акчаны өлкә, район бюджетлары гына түгел, авыл кешеләре дә бирә алалар. Төзекләндерү эшләрен дә якташыбыз, бүгенге көндә Татарстанда гомер итүче эшмәкәр Рәфгать Зөфәр улы Гатауллин алып барды. Ул үз техникасын да алып килде. Аллага шөкер, бергәләшеп тырышкач,  эш нәтиҗәләре дә көттермәде. Хәкимовлар урамында эшләр тәмамлангач, юл төзүчеләр Бауман урамына күчтеләр. Ә үткән елда Куйбышев һәм Советская урамнары төзекләндерелгән иде инде. Олы һәм Кече Казан урамнары аннан да алдарак, район муниципаль проекты буенча эшләнде. Авыл кешеләре дә шәһәрдәге кебек матур итеп яшәсен өчен көчебезне кызганмыйбыз, — дип төгәлләде сүзен Лимуза ханым.

Ә мин аңа карап горурлык хисләре кичердем. Мондый җитәкчеләребез булганда, авылыбыз да, районыбыз да төзек булыр. Шенталы муниципаль районы башлыгы Александр Лемаевка, авыл җирлеге үзидарә җитәкчесе Лимуза Бикмөхәммәтовага, авылдашыбыз Рәфгать Гатауллинга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1259

Комментирование запрещено