«Татар 10 сум турында түгел, миллион турында хыялланырга тиеш»

Rostem-YAmaliev-500x333Мәскәү татарлары Штабында урак өсте. «Җиң сызганып эшлибез, ял итәргә вакыт юк. Татар дөньясын үстерергә кирәк – төп максатыбыз шул», – дип горурланып сөйли штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев. Хәер, мактанып сөйләрлекләре дә бар: башкарган эшләре күзгә күренә. Йә үзенчәлекле татарча календарь чыгара, йә Мәскәү татарлары белән кызыклы очрашулар үткәрә алар. Менә әле дә татар дөньясын үзгәртә алырлык китап чыгару һәм Мәскәүдә татар конгрессы оештыру белән мәшгуль үзләре. Бу турыда Рөстәм әфәнде тәфсилләбрәк сөйләде.

– Күпләр җанисәп турында оныта башлады кебек. Ә һәр милләт өчен дә бу иң мөһим вакыйгаларның берсе. Шуны истә тотып, «Милли йортыбызны саклыйк» дип аталган китап чыгарабыз. Бу – татар галимнәре, язучы, актер, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең татар халкына мөрәҗәгате. Алар барысы да татарның кем икәнен аңлый һәм татар халкының дөньяда нинди урында торганын ачык күзаллый. Шуңа күрә бу китапны укыган һәркемнең татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә карата фикере үзгәрер һәм җанисәп алдыннан уңай тәэсир ясар дип көтәбез. Гомумән, бу китап һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш.

– Шушы китап быелгы җанисәптә бер татарны да югалтмаска мөмкинлек бирер дип уйлыйсызмы?

– Җанисәп вакытында барысы да дөрес булыр дип ышанам. Дөресрәге, шундый теләктә калам. Җанисәп – татар халкы белән эшләргә этәргән бер сәбәп. Дәүләт тә моны аңларга тиеш. Әйтик, Мәскәү татарлары штабы җанисәпкә багышланган 20 видеоязма әзерләде, әйткәнемчә, китап чыгара. Ә бит бу эшне Татарстан һәм Башкортстан республикаларының дәүләт органнары да алып барырга тиеш. Ә китап фикерне үзгәртергә сәләтле. Урысча әйтсәк, ул – «бомба». Моңа кадәр татарның мондый китап күргәне булмады. Ул тулаем эшләнелде, җанисәп алдыннан таратылачак.

– 2019нчы елда Мәскәү Штабы Бөтендөнья татар конгрессыннан чыгарылды. Моның ачык сәбәпләре турында да бәян ителмәде. Сез: «Конгресс белән мөнәсәбәтләр җайланмаса, Мәскәүдә аерым татар конгрессы оештыру эшенә керешәчәкбез», – дип белдергән идегез. Сүзегездә торасызмы?

– Әйе, Мәскәүдә татар конгрессы оештырабыз. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының икенче варианты түгел, гомумән, үз алдына бүтән төрле максат һәм бурычлар билгеләде һәм ул бары тик Мәскәү өчен генә булачак. Дөрес, конгресс төзү Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән килештерелде. Штабка быел 24 ел тулды, шул ел эчендә күп кенә эшләр башкарылды, әмма конгресс бу мөмкинлекләрне тагын да арттырачак. Без дәүләт органнарында эшләүчеләрнең ниһаять үз максатларын аңлауларын телибез. Моның өчен җитәкчелек принципларын үзгәртергә кирәк булачак. Хәзер җитәкчелек итү заманы түгел, халык белән хезмәттәшлек иткән очракта гына, эшнең нәтиҗәсе булачак. Түрәләр шуны аңласын иде. Менә Башкортстанны гына алыйк. Башкортлар – безнең туганнар, монда низаг чыгарырга кирәкми. Бу талашулар халыкка түгел, җитәкчелеккә кирәк бит.

Икенче төп максатыбыз – милли бәйрәмебез Сабантуй турында фикерне үзгәртү. Бу бәйрәмгә хәзер миллион сум акча тотыла. Халыкка аның акчасы түгел, ә сыйфаты мөһим. Ул безнең гореф-гадәтләребезне телебезне үз эченә алсын иде. Аннары, Сабантуй Мәскәүнең һәр паркында үткәрелергә тиеш. Татарга зур мәчетләр дә кирәкми! Аңа юыну һәм намаз уку урыны булган берәр кечкенә намаз уку бүлмәсе дә җитә. Менә шуны халык аңына кертәсе иде. Аннан бигрәк, моны җитәкчеләр аңласын. Ә моның өчен аларның 50 процентын яшь кадрларга алыштыру таләп ителә.

Конгрессның иң зур бурычы – Русиянең төрле төбәкләрен, бөтен ил буенча таралып урнашкан татарларны берләштерү. Елга берничә тапкыр алар Мәскәү, Казан яки Уфада җыелырга тиеш.

– Тиеш дип әйтүе җиңел дә бит, ләкин бу «тиеш»не мин, сез һәм берничә милли җанлы кеше аңлар. Аны кеше акылына ничек сеңдерергә соң?

– Халык белән эш алып барырга. Әйтик, татарларның элек бер бик матур гадәте булган. Шәүкәт Галиев, Абдулла Алиш кебек балалар язучылары мәктәпләргә йөреп, үз шигырьләрен укыганнар. Менә шул гадәтне генә кире кайтарсак, балаларда мәктәп яшеннән үк татар теленә кызыксыну уяныр иде. Татар халкы – телне саклауда үрнәк күрсәтергә тиеш. Әйткәнемчә, безнең төп максатыбыз – халык белән эш алып бару. Эшләдемме – эшләдем, дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Ниндидер бер бәйрәмдә һәйкәлгә ике чәчәк салып килү өчен эшләмәячәкбез. Безнең үз уставыбыз булачак. Менә Бөтендөнья татар конгрессының уставы бармы? Юк! Моңа кадәр беркемгә дә күрсәтелмәде дә, аларның нинди эш алып барганлыгын белмибез дә. Ә безнең булачак. Без яшерен эшләмәячәкбез.

– Татар халкын, телен, мәдәниятен саклау, үстерер өчен менә дигән мөмкинлек, әйе. Һәр сүзегез белән килешергә була. Кәгазьдә матур сүз булып кына калмасмы? Сез эшләрсез, ләкин халыкның ихтыяҗы булырмы?

– Без татар халкы аша милләтнең үзаңын үстерү белән шөгыльләнәбез. Нигә мин үзем генә йөгерергә тиеш, барысы да йөгерсен принцибына таянабыз. Хәзер татарның тоткан урыны урталыкта, ә безнең максат – аны беренчелеккә чыгару. Киләчәктә татар телендә сөйләшүчеләргә гаҗәпләнеп караячаклар, татар «элита»га әвереләчәк.

– Менә шул «элита» күрсәткеченә җитәр өчен, татар халкына ничә ел вакыт кирәк?

– 90 елдан соң туган татар үзе турында башка фикер йөртәчәк. Ул үзенең җәмгыятьтә тоткан урыны белән дә горурланачак, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында да мактанып сөйләячәк.

– 90 елдан мондый бәхет елмайсын өчен, эшне бүгеннән үк башлау кирәк. Бигрәк тә балаларга татар теленең әһәмиятен ничек аңлатырга?

– Яхшы тәрбия кирәк. Син урыс телен урыс халкына караганда яхшырак белергә тиеш түгелсең дигән фикерне алга сөрергә. Син – татар, димәк сиңа таләпләр зуррак. Син татар, димәк Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр. Бездә «татарча хыяллану» дигән сүзтезмә бар. Нәрсә соң ул? Бу – җәмгыятьтә хөрмәткә ирешү дигән сүз. Үз планкаңны, урыныңны белергә һәм шуннан аска төшмәскә. Бүтән бер милләттә дә мондый таләпләр юк. Татар башкалар кебек 10 сум турында түгел, миллион турында хыялланырга тиеш. Шул миллионны ал да, милләтеңә ярдәм ит – менә шул чын татарлык күрсәткече.

beznen.ru

Просмотров: 4510

2 комментариев

  1. Бик дорес сузлэр, иншаАлах бутян якшы эшлэр килеп чыгар

  2. Бик дорес сузлэр, иншаАлах будет эш килеп чыгар