Айрат Зарипов: Интернетта татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булырга тиеш / Айрат Зарипов: В интернете должно быть как можно больше контента на татарском языке

FvNRYd-mXTih2xOPJVcBrXx-W0m2THjCЗарипов фикеренчә, шулай ук «Википедия»дә татар телендә контентны да арттырырга кирәк. 

Интернетта татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булырга тиеш. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов матбугат конференциясендә әйтте.

«Россиядә беренче тапкыр татар телендә аудиокитаплар „ЛитРес“ сервисында барлыкка килде. Анда танылган авторларның 153 китабы урнаштырылган. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Ул үз вакытында аны гамәлгә ашыру өчен акча бүлеп бирде», — дип сөйләде спикер.

Зарипов фикеренчә, шулай ук «Википедия»дә татар телендә контентны да арттырырга кирәк. «Монда да татар теле күп булырга тиеш дип саныйбыз», — диде депутат һәм республикада татар телендә китаплар бастыру буенча проектлар гамәлгә ашырыла, дип өстәде.

Моннан тыш, парламентарий «Матбугат.ру» кебек интернет-ресурсның эше турында телгә алды. «Аны булдыручы һәм баш мөхәррир татар телендә контентны арттыру буенча конкурс уздыру инициативасы белән чыкты, мисал өчен, YouTube видеохостингында», — диде ул. 

tatar-inform.tatar

***

В Сети должно присутствовать как можно больше контента на татарском языке. Такое мнение выразил председатель Комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Айрат Зарипов на пресс-конференции.

«Впервые в России аудиокниги на татарском языке появились на сервисе „ЛитРес“. Там размещено 153 книги известных авторов. Проект реализован при поддержке Президента Татарстана Рустама Минниханова, который в свое время выделил средства для его реализации», — рассказал спикер.

По мнению Зарипова, необходимо также увеличить контент на татарском языке в «Википедии». «Считаем, что присутствия татарского языка здесь тоже должно быть много», — отметил депутат, добавив, что в республике реализуются проекты и по изданию книг на татарском.

Кроме того, парламентарий упомянул о работе такого интернет-ресурса, как «Матбугат.ру». «Его создатель и главный редактор вышел с инициативой о проведении конкурса по увеличению контента на татарском языке, например, на YouTube», — подчеркнул он.

tatar-inform.ru

Просмотров: 837

Комментирование запрещено