Самара Сабан туеның исе, төсе һәм йөзе

IMG_533312 июньдә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында, Самара губернасының 170 еллыгын һәм региональ ”Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасының 10 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, өлкә татар Сабан туе уздырылды.

Сабан туе – ул халык го­реф-гадәтләрен үз эченә алган уникаль бәйрәм. Биредә спорт ярышлары һәм татар халык уеннары, халык кәсеп­челеге һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать эшләнмәләре, татар халкының һәм төрки телле милләттәшләрнең аш-сула­ры, борынгы җыр-биюләре һәм хәзерге заман эстрадасы үр­нәк­ләре күрсәтелгәнлектән, чара тарихи, рухи, тәрбияви әһәмияткә ия. ЮНЕСКО 2003 елда Сабан туен материаль булмаган мираслар һәм авыз  иҗаты шедеврлары исемлегенә юкка гына кертеп калдырма­ган ул.

Оештыручылар һәркемгә үзенең сәләтен, физик әзер­леген, зирәк акылын күрсәтү өчен уңай шартлар булдырган. Җырлап-биеп, уйнап һәм ярышып күңел ачкан халык йөзеннән елмаю, кунакчыллык, яхшы кәеф нуры сирпелеп тора иде. Көнозын чыгыш ясаган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле мәйданчыгында балалар өчен күпсанлы уеннар оештырылды. Җитезлектә ярышырга теләүчеләр көянтә-чиләк асып та, кашыкка йомырка салып та, аякларына капчык киеп тә узыштылар, ә күзләрен бәйләп чүлмәк вату ярышында губернатор да катнашты. Паркның икенче бер почмагында  берәүләр гер күтәрделәр, икенчеләре үзләрен шашка ярышларында сынап карадылар, өченчеләре аркан тартыштылар, дүртенчеләре армреслингта көч сынаштылар… Баганага атланып мендәр сугышучыларны күзәтү дә бик кызык булды. Аркылы бүрәнәгә менеп утырган Павел үзенә пар көтә икән. “Мендәр сугышы миңа бик тә ошый, вакытым булган елларда сугышып алырга килми калмыйм”, — дип мактанды. Мендәрне мин дә күтәреп караган идем, җиңел түгел икән, 3 – 4 кило чамасы булыр. Шуңа күрә бу ярышта 15 яшьтән олырак үсмерләр генә катнаша ала, ләкин башта күнегүләр ясап тәҗрибә тупларга кирәк икән.

Ә менә колга башына менеп бүләк алырга теләүчеләр быел табылмады.

…Иртә таңнан бөтен паркка хуш исләр таратып казаннарда пылау парлана, мангалларда шашлык кызара. Сәхнә янында чыгышка әзерләнүче “Яктылык” мәктәбе балалары чыр-чуы ишетелә, арырак Самара, Татарстан осталары алып килгән кием-салым, бизәнү әйберләре, дини китап­лар, милли ризыгыбыз чәк-чәк һәм бавырсак рәтләре тезелеп киткән. Әйтергә кирәк, соңгысы бик үтемле товар аны бик тә яхшы алалар икән. 

“Идел” татар халык эстрада ансамбле дә үз урынында, музыка коралларын көйли, чыгыш ясарга әзерләнә, ә тамашачы инде җыелган да,  түземсезлек белән гармун көен көтәләр, аяк­лары үзеннән-үзе тыпырдап китәргә әзер тора.

Сәгать унберләрдә Сабан туена Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, шәһәр башлыгы Елена Лапушкина килделәр һәм, Сабан туе белән котлап, лаеклыларга бүләкләр өләштеләр – өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсе губернаторының Мактаулы билгесе, ә “Бер­дәм­лек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, язучы һәм шагыйрә Фәния Кәримова губернаторның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бүләк алучыларны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!

Быел Сабан туе аләмен кү­тәрү хөрмәте “Яктылык” мәк­тәбенең иң яхшы укучылары Ис­ламия Гарипова һәм Алсу Абде­рәхимовага тапшырылды.

Самара Сабан туена Архангельскидан, Татарстанның Азнакай районыннан, Оренбург өлкәсеннән рәсми кунак­лар, артистлар һәм кө­рәшчеләр килгән иде. Азнакай мәйданчыгында кунак­лар игътибарына «Татар ишегалды» тәкъдим ителде. Беренче йортта «Туган якны өйрәнү музее» урнашкан булса, икенче йортта халык осталары башкарган кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Монда Сабан туе кунаклары Татарстан Республикасының бренды булып саналган, тулысынча кулдан эшләнгән Азнакай курчак­ларын һәм Актүбә уенчыкларын күрергә мөмкин иде.

- Әлеге уенчыклар хәтта АКШ президенты Билл Клинтон та­рафыннан да югары бәяләнделәр, — дип саф татар те­лендә сөйләп китте халык кәсепләре йорты җитәкчесе, немец кешесе Галина Альвисовна Герк. Өченче йорт «Чәй йорты» дип аталган иде. Андагы сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора, борынгыча учакта пешкән табикмәк, коймак исләре борыннарны кытыклап, кунакларны табын янына өндәп торды.

- Без Самарада беренче тапкыр. Алдагы елларда делегациябез Санкт — Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Оренбург, Пенза өлкәләрендә үзган Сабан туйларында катнашты, — дип башлады сүзен Аз­накай районы мәдәният ида­рәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

- Гомумән, гастрольләр белән бик күп өлкәләрдә, шәһәрләрдә булырга туры килә. Без һәр шәһәрнең үз исе, үзенә генә хас булган төсе һәм йөзе бар дигән фикергә килдек. Әйе, бик сәер булып тоелса да, бу шулай. Самарага килеп керү белән без аның башка шәһәрләрдән нык аерылып торуына игътибар иттек. Тирә-юньдәге чисталык, яшеллек күзгә ташлана. Җәмигъ мәчетенең матурлыгы да күз явын алырлык. Сабан туйлары да бик күркәм паркта уза икән. Гомумән, Самара бездә бик уңай тәэсир калдырды.

Самара өлкә Сабан туе кунакларына сәгать ярымлык концерт программасы әзерләп килдек. Анда «Җанашым» Рос­сиянең атказанган фольк­лор коллективы, «Илһам» яшьләр ансамбле, «Квартет» татар эстрадасы коллективы, «Азнакай гүзәлләре» кызлар группасы, берничә аерым башкаручы һәм бик күп популяр җырлар авторы Ландыш Шәрәфиева чыгыш ясаячак. Шулай ук безнең делегация Сабан туеның хөрмәтле кунакларын — өлкә губернаторы Дмит­рий Азаровны каршы алуда катнашты, төрле милли уеннар да оештырачакбыз.

Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Архангельск шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рим Мукамилевич Кәлимуллин да Самарада беренче тапкыр икән.

- Мине шушындый күркәм бәйрәмгә чакырган өчен «Дус­лык» оешмасы вице-пре­зи­ден­ты Минәхмәт Хәлиулловка бик зур рәхмәт. Моңа кадәр Самарада булганым юк иде. Ләкин бик матур шәһәр булуы турында күп ишетергә туры килде. Дөрестән дә шулай икән. Бүгенге бәйрәм дә искиткеч матур урында оештырылган. Сабан туена килү белән мин «Менә ничек матур итеп яшәп яталар икән тырыш Самара татарлары», дип уйлап куйдым. Җирле халыкның татулыгына, бердәмлегенә сок­ланып карыйм. Самара җирендә яшәү­че милләттәшлә­ремә исән­лек-саулык, тынычлык, байлык телим. Гомер-го­мер­гә шулай бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәсеннәр. Дусларны, туган­нарны очраштыручы бәй­рәмнәр ешрак булып торсын. Халкыбызның милли культурасын, гореф-гадәтләрен сак­лауга зур өлеш керткән өчен Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Игоревичка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

- Рим Мукамилевич, Ар­хангельск өлкәсендә татар телен, мәдәниятен, гореф-га­дәтләрен саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?

- Аллага шөкер, туган телебезне, бәйрәмнәребезне онытмыйбыз. Быел, Алла те­ләсә, 22нче тапкыр шәһәр Сабан туен уздырырга әзерләнәбез. Архангельскида аны шәһәр көненә туры китереп оештырабыз. Безнең өлкәдә өч меңнән артык татар кешесе яши. Без күрше милләт халыклары белән бик тату һәм дустанә мөнәсәбәттә. Шәһәр башлыклары, түрәләр татар халкының милли бәйрәмнәрен оештыруда нык ярдәм итәләр, рәхәтләнеп чараларда катнашалар. Моның өчен зур рәхмәт аларга.

2018 елда шәһәр уртасында 1905 елда салынган тарихи мәчетне төзекләндереп, ачып җибәрдек. Без ата-бабаларыбыздан калган мирасны саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, куйган максатларыбызга ирешергә насыйп булсын! Бергә булсак, бердәм булсак — барысы да яхшы булачак, — дип елмая әңгәмәдәшем. 

Графигы бик тыгыз булуына карамастан, шәһәр мэры Елена Владимировна Лапушкина белән дә кыска гына әңгәмә кора алдык.

- Бүген ике зур бәйрәм билгеләп үтелә. Сабан туе мөһимлеге буенча Россия көне белән бертигез дип уйлыйм. Мин әлеге милли чарада ел да катнашып киләм. Чөнки, минемчә, Сабан туе төрле милләт вәкилләрен берләштерүче бәйрәм ул. Сабан туе кунакларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Ә оештыручыларга афәрин диясем килә, — диде шә­һәр башлыгы.

Бу вакытта паркның спорт мәйданчыгында кызу көрәш бара иде инде. Үткән елдагы стандартлардан тайпылып, оештыручылар җиңүчеләргә бүләккә сарык тәкәсе генә түгел, ә соңгы елларда шәһәр халкы арасында модага кергән велосипед, мопед һәм мотоцикл да әзерләп куйганнар иде.  Көрәш, һәрвакыттагыча, 60, 70, 80, 90, 100 һәм аннан да авыр көрәшчеләр арасында оештырылды һәм барлыгы 100 кеше катнашты, дип белдерә судьяларның берсе булган “Яктылык” мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Йосыпов. Шулай итеп, 60 килограммлы үлчәү категориясендә — Ленар Сафин, 70 килограммлы үлчәү категориясендә — Әбдекәрим Шералиев, 80 килограммлы үлчәү категориясендә Богырыслан егете Рафаэль Бильданов, 90 килограммлы үл­чәү категориясендә, шулай ук, Богырыслан егете Айрат Сәмигуллин, 100 килограммлы үлчәү категориясендә Дамир Сафин җиңүче булып танылдылар. Алар барысы да акчалата приз алдылар. Абсолют батыр булып танылган  Рафаэль Билданов – мотоциклга, икенче урынны алган Әбдекерим Шералиев – мопедка, өченче приз­га лаек булган Ленар Сафин велосипедка атланып кайтып киттеләр.

Сәхнәдәге рәсми котлау­лардан соң халыкның бер өлеше концерт карарга калды. Төп сәхнәдә быел “Яктылык” мәктәбе укучылары, Азнакай артистлары, Камышлы, Похвистнево районнары үзешчәннәре һәм җырчы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясадылар.

Икенчеләре пылау-шашлык тирәсенәрәк елышты, туганнары белән шашлык ашап, күңел ачып утырдылар. Ит ризыклары сатып торучы Есем исемле яңа танышым ерактан, Мордовиядән ала килгән икән. 

- Елына бер мәртәбә Самарага Сабан туен күрергә килергә тырышам. Бер очтан үзебез ясаган казылыкларны да сатам инде. Товарым беткәч, бәйрәм күреп йөрергә дә вакыт табам. Биредә Сабан туйлары бигрәк тә күркәм уза, — дип уртаклашты.

Сабан туе кунаклары арасында журналист, видеоблогер Ольга Кардашевская да бар иде.

- Миңа татар гореф-гадәт­ләре бик ошый. Бигрәк тә гаиләдә олыларны — олы итә белү сокландыра. Ата-баба сүзе кечкенәрәкләр өчен канун. Безнең күршеләребез татарлар, алардан күреп без дә өйрәнәбез. Сабан туена да барысы да туганнар кебек шатланышып, якты йөз белән киләләр, бүләкләр алышалар, кәеф-сафа корып утыралар.

Без бүген “Вконтакте” со­циаль челтәрендә Гага­рин паркы буенча экскурсия үткәрдек. Аны инде 20 мең­ләп кеше караган. Бигрәк тә “Осталар шәһәрчеге” ошады. Гөлнара Насыйрованың оста куллары теккән, чиккән, бәйләгән милли костюмнарны эксклюзив дип атар идем. Шулай ук без бүген электрон скрипка һәм тальян гармун көенә рәхәтләнеп биедек, татар ашларын авыз иттек. Ә безнең гидыбыз — “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артис­ты Розалия Әбҗәлимова, татар гореф-гадәтләре турында сөйләде. Бүген мин ике улым белән Сабан туенда күптәнге танышларымны да очраттым, яңаларын да таптым. Шундый матур бәйрәм өчен мең рәхмәт! - дип сөйләде Ольга Кардашевская.

Халык тарала башлагач, без дә кайтырга чыктык. Юлы­бызда очраган Сәед исемле таҗик  егетенең дә күңеле бәйрәмчә күтәренке иде:

- Эх, кызганыч, Сабан туе елына бер мәртәбә генә була! Пылауыбыз бүген уңды,  барысының да күңеленә хуш килде, ә без яхшы гына керем алуга ирештек. Мондый бәйрәмнәр көн саен үткәрелеп торса, тәмам баеп бетәр идек, - диде җитди генә. Ә кысык күзләре шаян елмая иде…

Автор Аняс Мингали (56)

Фәния Кәримовага губернатордан Мактау грамотасы

IMG_0030

Уңган киленнәр узышы

IMG_5484

Сабан туен ачу тантанасында Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамбле

IMG_6001

Мотоциклда Сабан туеның абсолют батыры Рафаэль Билданов һәм (сулда) Айрат Сәмигуллин

IMG_5333 IMG_5350

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА, Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1436

Комментирование запрещено