Тупли авылы
Равил Вәли улы
Рәхимовка – 85 яшь!
Газиз кешебез, кадерле әтиебез, бабабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхет һәм шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Чын йөрәктән яздым бу
юлларны,
Кабул итеп алчы, әтием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әнием.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк
тибешең.
Матурлардан матуррак
булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Иң изге теләкләр белән кызың Гузәл, киявең Алексей, оныкларың Юлия, Асия, улың Илдар, киленең Зөлфия, оныкларың Алия, Илнар һәм барча туганнарың.
* * *
Гөлҗиһан Фәттах кызы Рәхимовага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар кичергәнсең, газаплар күргәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәрең буенча җәннәтләргә керергә язсын.
Күз нурыңны бирдең безнең
өчен,
Йөрәк җылың булды гел
юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет, син булгач.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасын, әни, тормышта.
Әни, диеп дәшәр кешең булгач,
Рәхмәтлебез шушы язмышка.
Рәхмәт, әни, тормыш
бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы кеше булуыңа.
Иң изге теләкләр белән кызың Гузәл, киявең Алексей, оныкларың Юлия, Асия, улың Илдар, киленең Зөлфия, оныкларын Алия һәм Илнар.
* * *
Яңа Мансур авылы
Нәҗибә Таҗетдин кызы Сәйфетдиновага – 80 яшь!
Яраткан әниебез, әбиебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшә!
Котлы булсын юбилеең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Гомерең матур узсын, әнкәй
бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Изге теләкләр белән кызың Зөлфия, оныкларың Лилия-Раил, Гүзәл-Дмитрий, Динә-Руслан, Татьяна-Рөстәм һәм Дамир, оныкларың Рамил, Ринат, Настя.
* * *
Похвистнево районы,
Иске Мәчәләй авылы
Мәрьям Дәүләтша кызы Сәфәровага — 75 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Ќир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең
өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз
Безнең өчен hәрчак кирәк син.
Ал син бездән тәбрик сүзен -
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел
шат яшәү
Озын гомер — безнең теләкләр.
Рәхмәт сиңа, әни, озак яшә.
Бәхет, шатлык белән гомер
ит.
Чәчәчкләргә кояш ничек кирәк
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Изге теләкләр белән балаларың Гүзәлия, Әсхәт, Рузалия, Нургали, Лилия, Фәрид, Эльвира, Марат, оныкларың Раиль, Зәлинә, Камилә.
Просмотров: 1308