Милли музейда беркайда күрсәтелмәгән Коръән, шәмаил, намазлыклар күргәзмәсе ачыла

IMG_20210621_112644«Мөселман раритетлары» күргәзмәсендә татар сәүдәгәрләре һәм муллалары кулланган мөһерләр, XX гасыр башы шәмаилләре альбомын күреп булачак.

23 июньнән 5 июльгә кадәр Татарстанның Милли музеенда «Мөселман раритетлары» күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән 150дән артык әйберләр куелачак. Күргәзмә 23 июньдә сәгать 16:00дә ачыла. Бу хакта музейның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова сөйләде.

Күргәзмә ислам ядкярләренә багышлана, кунаклар Идел буе төбәкләрендәге ислам дөньясы белән таныша алачак. «Шуларның берсе — Госман Коръәне. Ул 1905 елда Санкт-Петербургта басыла, илле данә белән генә чыга. Берсе бездә, берсе, әйтик, Мәскәү мәчетендә саклана. Россиядә ул калмаган да диярлек, алар илебез җитәкчелеге тарафыннан төрле ил вәкилләренә бүләк ителгән», — диде ул.

«Покров альбомы»нда җитмештән артык шәмаил тупланган. «Аларның барысы да Казанда нәшер ителгән. Шәмаилләрдә дини текстлар һәм рәсемнәр, ислам кыйммәтен чагылдырган композицияләр урын алган. Альбомны профессор Иван Покровский Милли музейга 1941 елда бүләк иткән. Бу альбомның беркайчан да күргәзмәгә куелганы юк иде әле», — диде Лилия Саттарова.

Шулай ук, күргәзмәдә Госман империясе солтаны Мехмед V Решадның татар дин тәгълиматчысы, җәмәгать эшлеклесе Хәсәнгата Габәшигә бүләк ителгән тәсбихен дә күреп булачак. «Тәсбих сердолик минералыннан ясалган, кызгылт-сары төстә, алтын белән йөгертелгән», — дип аңлатты ул.

Музей хезмәткәрләре Казан татарларының зәркән сәнгате белән дә таныштырачак. «Коръән һәм дога савытларының күбесендә гарәп һәм татар язулары бар. Гарәп графикасындагы мөһерләрнең 200ләп төрен күреп була», — ди алар.

Лилия Саттарова сүзләренчә, мөһерләрне Бөекбританиядәге коллекция белән чагыштырып була. «Аларда мөһерләрнең 800ләп төре бар, алар империянең төрле колонияләреннән килгән булган. Безнең мөһерләр татар сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләре, муллаларныкы», — диде ул.

Күргәзмәдә 1908 елда Казан басмасында чыккан Коръән дә тәкъдим ителәчәк. «Биредә көнбатыш илләрендә ислам мәдәниятенең ни рәвешле өйрәнелгәнен, гамәли-декоратив мирасын карап булачак. Әйтик, мәмлүкләр яшәгән чорда (XIV–XV гасырлар) язылган Коръәннең 2005 елда „Тезаурус Исламикус“ фонды күчерелмәсен бастырды, шуны да күреп була», — дип мисал китерде белгечләр.

«XIX гасыр бакыр лампасы якын көнчыгышта эшләнелгән. Ул Иран өчен ясалган, чөнки лампада кеше һәм хайван рәсемнәре бар. Ул Иран сәнгатендә еш очрый. Бу лампа күптәнге коллекцияләребездән. Аның музейга ничек килеп эләккәнен белмибез, эзләнү эшләре бара», — дип шәрехләде Лилия Саттарова.

Оештыручылар күргәзмәдә XIX гасырда ясалган алты намазлык куелачагын әйтте. «Казан татарларының үзләре теккән намазлыклары булган. Авыл һәм шәһәр кешеләренең өйләрендә намазлыклар эленеп торган. Күргәзмә озак дәвам итми, чөнки әйберләр иске. Бу сирәк әйберләрне күрергә һәр кешене чакырып калабыз», — диде музей хезмәткәрләре. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 742

Комментирование запрещено