Нәсим Акмал: Татар теленә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк

нәсим+акмал«Үзеңнең әти-әниең, балаң каршында җаваплылык булган кебек, телең, милләтең алдында да бурычны, җаваплылыкны тоя белү мөһим», — ди журналист. 

«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал фикеренчә, кешеләрдә милли горурлык белән беррәттән татар теленә карата җаваплылык хисе дә тәрбияләргә кирәк.

«Милли үзаң, горурлыкны тәрбияләү белән беррәттән, кешедә җаваплылык хисе булырга тиеш. Үзеңнең әти-әниең, балаң каршында җаваплылык булган кебек, телең, милләтең алдында да бурычны, җаваплылыкны тоя белү мөһим. Без ата-анабызны сәламәт булсалар да, авыру булсалар да карыйбыз, шуның шикелле милләтең кечеме, зурмы — нинди булса да җаваплылыгыңны тоярга кирәк», — диде ул.

Нәсим Акмал әйтүенчә, милләтне саклау турында сөйләгәндә, туган телне үстерү хакында да сүз бара.

«Татар милләтен саклау өчен татар телен белергә, өйрәнергә кирәк. Татар теле булмыйча, татар милләте була алмый. Милли горурлыкны булдыру бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Аны тәрбияләү өчен кешегә үз нәселенең, авылының тарихын аңлатырга кирәк. Шул чагында телебез дә, милләтебез дә сакланачак», — диде журналист «Интертат»ка.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 706

Комментирование запрещено