Син хәзер түлә, берәр кайчан төзекләндерербез

кап ремонтӨлкә капиталь ремонт Фонды эшен кем генә чәйнәми хәзер.  Үзе үк раслаган планнарны үти алмавы белән танылды ул. Тапшырылган объектлары да күп вакытта фатир хуҗаларын канәгатьләндерми. Фонд, акланып, акча җитешмәүгә сылтый һәм квитанцияләребездә язылган сумманы тагын да арттыруны таләп итә.

Энергетика һәм ТКХ министр­лыгы каршындагы Иҗти­магый Советның соңгы утырышында да һаман шул балык башын чәйнәделәр – бәяләрне күтәрү турында сүз алып бардылар. Фонд вәкиле сүзләренә караганда, соңгы елда төзү материалларына бәяләр бермә-бер үскән, нәтиҗәдә төзү оешмалары Фонд тәкъдим иткән бәяләр белән килешмиләр һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарталар. Димәк, квитанцияләрдәге сумма күтәрелмәсә, ремонтланачак өйләр саны азрак булачак.

Энергетика һәм ТКХ ми­нистрының беренче урынбасары Игорь Жарков әйтүенчә, төзү материаллары бәяләре күтәрелү белән күп регионнар разый түгел. Федераль Төзелеш министрлыгы да подрядчикларны җәлеп итү өчен бәяләрне төшерү юлын эзли. Бу фикер белән совет әгъзалары да килешә. Берсе хәтта бер ти­редән җиде бүрек тегеп булмый, дигән мәсәлне исенә төшерде.

Бәлки дөрестер дә, ләкин… Беренчедән, ник алар алдан ук үтәп булмастай зур планнар коралар? Әле беренче елларда ук күләмле программаларының үтәп булмаслыгы күренеп тора иде. Ике-өч елдан соң аны үзгәртергә туры килде. Мисал өчен, беренче план буенча мин яшәгән йортка ремонтны 2022 елда ясарга тиешләр иде бит. Ә план үзгәргәч, ремонтны безгә тагын 10 ел көтәргә туры киләчәге турында билгеле булды.

Икенчедән, Фонд конкурсы буенча сайлап алынган подрядчиклар эшенең сыйфаты бик нык аксый, хәтта кайвакытта прокуратурага барып җитәргә һәм төзекләндерү эшләрен кабат башларга туры килә.

Өченчедән, Фонд кыйммәткә төшә торган эшләргә тотынмау хокукын яулап алды. Хәзер инде андый хезмәтне башкару өчен шул өйләрдә яшәүчеләрдән өстәмә акча җыялар.

Дүртенчедән, күпчелек ад­реслар буенча 30нчы, 40нчы елларга калдырылган ремонт вакытында акча нинди бәядә булачагын абайлавы да кыен. Халыктан җыела торган акчаны инфляция ашап бетерергә дә мөмкин. 2042 елда төзү материаллары ни хакта булыр? Минем фикеремчә, бер дә кимемәс, ә киресенчә, күпкә артыр кебек.

Капремонт өчен килгән квитанцияләрдә язылган бәя­ләрне арттырып кына проблеманы чишеп булмаячак. “Монда торбаны түгел, бөтен системаны алыштырырга кирәк”, — дигән иде тишек торбамны ямарга килгән бер сантехник. Бу сүзләр Капиталь ремонт фонды өчен дә бик актуаль, минемчә.

Аркадий СОЛАРОВ,

Энергетика һәм ЖКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 755

Комментирование запрещено