Бәдия апай Йосыпованың шәхси музеенда кунакта

xllxWQEe52gҺәр ел саен түземсезлек белән без Бәдия апабызның җәйгелеккә Баулыдан Иске Ярмәк авылына кайтканын көтеп торабыз. Социаль реабилитация бүлегенә йөрүчеләр белән еш кына экскурсияләр оештырып, алар өенә кунакка барабыз. Аның музее авылыбыз халыкның тарихын, мәдәниятен, холкын, рухын чагылдырып һәм саклап тора. Анда булу безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирә.

Музейның хазинәсе: әтисе Мусин Хәлилдән сакланып калган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материаллар. 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар, көнкүреш әйберләре, чигешләр һ.б. бик кызыклы нәрсәләрнең һәрберсе турында Бәдия апабыз рәхәтләнеп йөрәк аша үткәреп сөйли, тыңлаган саен үткәннәр турында тагын да күбрәк беләсе килә башлый.

Бәдия апабыз сайлаган һөнәренә тугры булып, лаеклы ялда да тынгы белми тырышуы өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да авылыбызның тарихи мирасын саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телибез.

tbn8_D8kX-o

Быел Бәдия апабызның мәктәпне тәмамлавына — 55 ел, мәктәптә укыганда чыгыш ясаган дәфтәреннән.

5VZ_9M1kTMIBI_3nKdZrlI bwTXiISbo60 dzhcUEelNK4 HGeoMUsBI-Y hlybrKJkzEY i2e47xKntvU ksW6qg7Tsvo nE-Do_NE1nU VNyDGf-gWvA xllxWQEe52g ZBsHZzlvNc0

Теләкләр белән туганыгыз, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

* * * 

Гүзәл туган ягым — Ярмәгем,
Анда бар таулары,
Суы тәмле-шифалы,
Кая барсам, кая йөрсәм,
Шунда тарта, кайтам йөгереп.
Каршы ала мине Юкәле тау,
Каршысында — Әлмәт таулары.
Һәр йөргән сукмак миңа якын,
Килми аны ташлап китәсе.

Яшьлекне, балачакны азга гына булса да кайтарды Бәдия апай. Анеың шәхси музеенда, чәй өстәле артында, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, туганлык җепләрен барладык.

Куанычлар белән яшик,
Сау-сәламәт бергәләп,
Хәерле һәм имин булсын
Һәр туасы иртәләр.

Рәхмәт сезгә, Бәдия апай.

Сезне яратып, хөрмәт итеп Гөлфия ВӘГЫЙЗОВА.

* * *  

Мы, группа получателей соц. услуг в ОСР села Старое Ермаково, побывали в дом-музее семьи Мусиных и были приятно удивлены. Огромное спасибо отцу Бадии Халиловны за сохранность, бережное отношение ко всему, что имеет огромное значение для интересующихся историей. Есть экспонаты, которым более ста лет, которые передавались из поколения в поколение. Спасибо Вам, Бадия Халиловна, за интересную познавательную экскурсию в прошлое.

Посетительница дом-музея Мусиных Рузалия КАЮМОВА.

* * * 

 
Бер көнне без, бер төркем олылар, Муса тыкрыгында урнашкан “нәсел нигезе” музеена бардык. Ул музейны оештыручы - шул нигездә туып-үскән Мусина Бәдыя (хәзер Йосыпова) каршы алды. Музейга кергәч, иң башта бала бишеге күрдек. “Менә бу мин үскән бишек”, — диде музей хуҗабикәсе Бәдыя. Бу йортта ничә буын кеше яшәп, алар кулланган әйберләр, кигән киемнәр сакланган, без ул әйберләрнең пөхтә итеп саклануына таң калдык. Барыбыз исеменнән шушы музейны оештыручы, халыкка җиткерүче Бәдыя Йосыповага олы рәхмәтебезне белдәрәбез.

Минзилә МӨХӘМИТОВА, Люция ИБРАҺИМОВА, Гөлфия ВӘГЫЙЗОВА, Розалия КАЮМОВА, Роза СӘЛАХОВА, Рамилә ВАГАЗОВА, Зәрига ӘХМӘДУЛЛИНА, Румия, Сания ЙОСЫПОВАЛАР.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1812

Комментирование запрещено